Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Дәүләт шурасы милли телләрне ихтыяри укыту мәсьәләсен тикшерә


Дәүләт шурасы утырышы, 25 апрель 2016
Дәүләт шурасы утырышы, 25 апрель 2016

Дөнья татар конгрессы рәисе, депутат Ринат Закиров милли телләрне укытуны ихтыярига калдыру Русиянең Конститутцион нигезен җимерә дип әлеге мәсьәләне Дәүләт шурасы утырышында тикшерергә тәкъдим итте.

25 апрель Тататарстан Дәүләт шурасы утырышы көн тәртибенә Русиядә республикаларның милли телләрен мәктәпләрдә укытуны ихтыярига калдыру мәсьәләсе дә кертелде. Шура утырышында әлеге тәкъдим белән Дөнья татар конгрессы рәисе, депутат Ринат Закиров чыкты.

Ул: "Русиянең мәгариф канунына үзгәрешләр кабул ителсә, ил халыкларының туган телләре мәгариф системыннан кысрыклап чыгарылачак. Бу Татарстан өчен татар телененең дәүләт теле буларак юкка чыгуы дигән сүз. Ил күләмендә мондый гамәлләр туган телләрнең Конституция тарафыннан каралган нигезен җимерә" белдерде. Депутатлар хуплады. Утырышта 78 депутат катнаша.

10 апрель Русия думасындагы алты депутатның парламентка республикаларның милли телләрен ихтыяри укыту турында канун өлгесе кертүе билгеле булды. Белем бирү ата-аналары теләге белән генә булырга, милли телләрне укыту Русиянең дәүләт телен үзләштерүгә зыян салырга тиеш түгел диелә әлеге өлгедә.

Русия президенты Владимир Путиннан ана телләрен ихтыярига калдыру канунын кире кагуны сорап ата-аналар петициягә имза җыя. 25 апрель иртәсенә петецияне дүрт меңгә якын кеше имзалаган. Әлеге имзалар дәүләт оешмаларына мөрәҗәгатьләр юлларга нигез булып торачак.

Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә татар телен ихтыяри укытуга күчерү татарлар белән урыслар арасында каршылык чыгарды дип, Русия думасына кертелгән өлгене тәнкыйтьләгән иде.

Дөнья татар иҗтимагый үзәге Русия президенты Владимир Путинга ачык хат белән мөрәҗәгать итте. Активистлар милли телләрне ихтыяри укыту турындагы канун өлгесен тәнкыйтьләде. Дөнья татар конгрессы, Кабарда-Балкар республикасының фән һәм мәдәният эшлеклеләре федераль җитәкчелеккә мәктәпләрдә ана телләрен ихтыяри укыту турындагы канун өлгесен кире кагуны сорап мөрәҗәгать итте.

XS
SM
MD
LG