Уфаның "Чайка" сәүдә үзәгенең берсендә тикшерү уздырганда прокуратура һәм Россельхознадзор хезмәткәрләре 15 килограмм сырның сатылуын ачыклаган. Нидерланд Русиягә санкцияләр кертү сәбәпле, аннан кайбер ризыкларны кертү тыелганы әйтелә. Шуңа прокуратура таләбе белән сыр юк ителгән. Хәзер оешма җитәкчесен административ җавапка тарту карала.
Әле күптән түгел генә Уфаның транспорт прокуратурасы Россельхознадзор белгечләре һәм таможня хезмәткәрләре белән берлектә 180 килограмм Польшадан кертелгән грушаны юк иткән иде.
Чикләүләр кертелгән азык-төлекне юк итү турындагы фәрманны Русия президенты Владимир Путин 2015 елның июлендә имзалаган иде. Җәмәгатьчелек вәкилләре һәм хокук яклаучылар әлеге карарны кискен тәнкыйть итеп чыкты. Алар юк ителергә тиешле азык-төлекне мохтаҗларга бирергә тәкъдим итте. Бу тыю 2018 нче елның 31 нче декабренә кадәр гамәлдә кала.
Чит илдән кертелгән азык-төлекне юк итүдә Татарстан да танылу алды. Апас районының элекке прокуроры Ришат Шакиров Путин хакимияте Европа берлегеннән Русиягә азык-төлек кертүне тыю фәрманын чыгаргач, Апасның бер китебетендә Маҗарстаннан кайтарылган өч каз түшкәсен табып, аларны бульдозер белән таптаттырган иде. Шул гамәл төшерелгән видеосы интернетта таралып, Татарстанны бөтен дөньяга хур иткән иде.