Министрлык бу хакта Дөнья татар яшьләре форумы активистына җавап хатында әйткән. Форум рәисе Тәбрис Яруллин әлеге җавапны "сенсация" дип бәяләгән.
"Сенсация! Бар мәгълүматны дәүләт телләрендә кабатлап була икән. Республика һәм шәһәр хакимиятләре һәрвакыт "стандартлар бар, юл һәм башка күрсәткечләргә акча Мәскәүдән килә, шуңа бер телдә генә язабыз" дип аклана иде. Транспорт һәм экология министрлыклары гел шулай әйтеп килделәр. Чынбарлыкта алар моны эшләргә иренә генә" ди Яруллин.
Бу атнада "Мин татарча сөйләшәм!" чарасын оештыручылар "Тяжело с татарским" дигән еллык антипремияне Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгына тапшырды.
Әлеге тискәре "бүләк" министрлыкка Татарстанда су саклау зоналары күрсәткечләрен бары тик урыс телендә генә урнаштырган өчен бирелде. Оештыручылар сүзләренчә, Татарстан Конституциясе һәм Дәүләт телләре турындагы канун нигезендә күрсәткечләр ике дәүләт телендә дә башкарылырга тиеш. Экология министрлыгы җавап итеп, су саклау зоналары күрсәткечләренең тышкы күренешен федераль кагыйдәләргә бәйләп, "татар телендә мәгълүмат урнаштыру күздә тотылмый", дип белдергән иде.