Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ереван протестлары җитәкчесе Никола Пашинян премьер-министр итеп сайланды. Аны яклап 59 депутат тавыш биргән, 42се каршы булган. Сайлану өчен 53 тавыш җыю җитә.

Парламентта 1 майдагы тавыш бирүдә Пашинян намзәтен 45 депутат хуплаган, 55-е каршы булган иде. Шуннан соң 3 майда сәясәтче оппозициядәге "Елк", "Чәчәк атучы Әрмәнстан" һәм идарә коалициясенә кергән "Дашнакцутюн" тарафыннан тәкъдим ителде.

Оппозициянең каршылык чараларыннан соң Серж Саргсян Әрмәнстан премьер-министры вазифасыннан китте. Аннан соң хөкүмәт тә таратылды. Урам чаралары Әрмәнстанда апрель урталарыннан бирле барды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG