Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Удмурт Кенеш" оешмасын мәктәпләрдә ана телен укытуны саклап калу өчен көрәшергә чакыралар


Русча-удмуртча-татарча сүзлек

Мөрәҗәгатьне язучылар, "Мәгариф турында"гы канун өлгесе кабул ителсә, авыл мәктәпләрендә дә удмурт телен уку мәҗбүри булмаячак, аны сайлау кирәк булачак дип борчыла.

Удмуртларның "Вконтакте"дагы "За языки РФ" төркемендә "Удмурт Кенеш" гомумудмурт берлегенә мөрәҗәгать басылган. Анда удмурт халкының төп иҗтимагый оешмасы булган "Удмурт Кенеш"не активистлар белән берләшеп ана телләрен укытуны ихтыярига калдыру турында канун өлгесенә каршы чыгарга чакырыла.

Мөрәҗәгать удмурт телендә язылган. Постның авторы Артем Малых сүзләренчә, әгәр әлеге канун гамәлгә керсә, Удмуртиядәге удмурт авылы мәктәпләрендә инде удмурт телен укуны сайларга кирәк булачак.

Моннан тыш, активистлар change.org сәхифәсендәге петицияне имзаларга чакыра. Хәзерге вакытта аны 13 520 кеше имзалаган.

"Мәгариф турында"гы канун өлгесенә үзгәрешләр 10 май көнне каралачак.

XS
SM
MD
LG