Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Навальный штабы координаторы Лилия Чанышева тоткарланды


Полиция Уфадагы Навальный штабында

Уфадагы Навальный штабы координаторы Лилия Чанышева урам чарасын оештыру тәртибен кабат бозуда шикләнелә.

Уфада 5 май Русия президенты инаугурациясе алдыннан "Ул безгә патша түгел" чарасын оештыручы активистларның берсе, Навальный штабы координаторы Лилия Чанышеваны 8 май кичендә полиция бүлегенә алып китәләр. Ул урам чарасын оештыру тәртибен кабат бозуда шикләнелә. 48 сәгать эчендә мәхкәмә карар чыгарырга тиеш. Бу хакта Idel.Реалии яза.

Чанышеваны алып киткәнче штабта тентү була. Штабтагы башка активистлардан да сорау алалар. Чанышева 5 май чарасы видеосын Фейсбукка куйган иде.

Соңгы сигез ай эчендә Чанышева өченче тапкыр тоткарлана. 2017 елның октябрендә Путинның туган көненә туры китереп хакимиятләр белән килештерелмәгән протест йөрешендә катнашкан өчен аңа мәхкәмә 40 сәгать мәҗбүри эшләү карары чыгарган иде. Соңрак эшләү штрафка алыштырылды. 2018 елның гыйнварында Чанышева "сайлаучылар эш ташлавы"н оештырган өчен биш тәүлеккә сак астына алынды.

XS
SM
MD
LG