Accessibility links

Кайнар хәбәр

Инициатив төркем Русия парламентының милли республикалар вәкилләренә мөрәҗәгать итте


"Туган телләргә каршы канунга юл юк!" дип аталган инициатив төркем Русия Думасы һәм Федерация шурасында милли республикалар вәкилләренә мөрәҗәгать урнаштырган. Депутатлар канунга каршы чыкмаса, аларны парламенттан чакырту мәсьәләсе күтәреләчәк диелә мөрәҗәгатьтә.

Мөрәҗәгатьтә инициатив төркем милли республикалар вәкилләрендә Русия халыклары хокукларын һәм иреген яклау вазифасы булуын, ләкин аларның бу вазифаны үтәмәү хисе булуы әйтелә. Шуннан соң 10 апрель көнне Думага республикаларның милли телләрен ихтыяри укыту турында канун өлгесе кертелүе хәбәр ителә, әлеге канунның милли телләргә нинди зыян сала алуы искәртелә.

Аерым алганда, мөрәҗәгатьтә әлеге канунның Русия мәктәпләрендә милли телләрне укыту системын юк итүгә, туган телләрне укытучыларны киметүгә китерәчәк диелә. Моннан тыш факультатив укыту сыйныфларда балаларны милләтләргә бүлүгә китерәчәк, бу милләтара низагларга китерә ала дип кисәтә хат авторлары.

"Сез Русиянең милли төбәкләренең вәкилләре. Без сездән парламентта уйланылмаган канун проектларына киртә оештырырга һәм "Мәгариф турында" канунга үзгәрешләрне керттермәүне сорыйбыз. Башка очракта, инициатив төркем сезнең Дәүләт Думасыннан кире чакырту мәсьәләсен күтәрәчәк, чөнки сез сайланган халыкларны вәкиллек итмәссез булып чыга", диелә мөрәҗәгатьтә.

10 апрель көнне Русия думасының алты депутаты парламентка республикаларның милли телләрен ихтыяри укыту турында канун өлгесен кертте. Анда республикаларның милли телләрен бары тик укучылар һәм аларның ата-аналары теләге белән генә укыту тәкъдим ителә, милли телләрне укытуны факультатив итү карала.

Әлеге канун проектына каршы "Туган телләргә каршы канунга юл юк!" дигән инициатив төркем оешты. Аларның change.org петицияләр сайтындагы мөрәҗәгатенә инде 15 меңнән артык кеше кушылган. Инициатив төркемнән тыш төрле халыкларның оешмалары канун өлгесенә каршы чыгып, аны кабул итмәскә чакыра.

25 апрель көнне Татарстан Дәүләт шурасы да милли телләрне мәктәпләрдә укытуны ихтыярига калдыру турында канун өлгесенә каршы Русия Думасына, аның җитәкчесе Вячеслав Володин исеменә мөрәҗәгать кабул итте.

XS
SM
MD
LG