Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рабит Батулланың юбилеенда Разил Вәлиев шигырь укыганда, күз яшьләрем чәчрәп чыга язды. Күңел нечкәреп түгел – ачудан, гарьлектән.

Рабит Батулланың 80 яшьлек юбилееннан кайткан тәэсирләр узармы дигән идем, кая ул?! Чүпрәсен чамасыз салган камыр сыман – торган саен арта гына. Инде хис-кичерешләрдә яки уйларда гына калмыйча, бөтен организмны тутырып, читкә ташый башлады...

Сәхнәдән бик аһәңле һәм батыр сүзләр сөйләнде ул көнне. Бөтен милли митинглардан да миллиерәк тамаша булды ул. Әллә бер-бер нәрсә ашап чыктылармы, хәтта Фәрит Мөхәммәтшин белән Разил Вәлиев тә сәхнәдә азау ярган милләтчеләргә әйләнеп куйды. Фәрит Мөхәммәтшинга Батулла кебек депутатлар кирәк булган икән заманында... Бик күп эш эшлисе булган икән ул... Өметсез!

Ә Разил Вәлиев шигырь укыганда, күз яшьләрем чәчрәп чыга язды. Күңел нечкәреп түгел – ачудан, гарьлектән. Әле өйгә кайткач та, юбилей кичәсе язмасындагы шушы өлешне кат-кат карадым:

"Күптән инде, күптән елаган юк,
Зиратларда яшьләр сыккан юк.
Йодрык төйнәп, нәфрәт сүзе сөйләп,
Урамнарга ярсып чыккан юк"
, дип сөйләде депутатыбыз Разил абый уфтангандай кыяфәт чыгарып.

Беләсезме, Разил абый, ә без бу арада гел елыйбыз бит. Нүжәли күрмисез? Хәлләр хәзер уфтанырлык кына түгел, кәфенлек өстендә утырып еларлык инде. Югарыдан күренмиме соң әллә ул? Нәрсә өчен елаганны да аңламыйсыздыр, бәлки. Аңлатыйммы?

Мин үзем – 80нче елларда туган буын вәкиле. Яшьтәшләрем ачлык мәйданы ачып биргән мәктәпләрдә татарча укыды. Рус, инглиз теленнән кала бар фәннәрне дә ана телендә укыдык без. Университетта да татарча белем алдык. Ул чакта Казан дәүләт университетында Татар журналистикасы кафедрасы белән Татар теле һәм әдәбияты факультеты да бар иде. Башка факультетларда да татар теле дәресләре укытылуын хәтерлим. Алай гына да түгел, ул чакта әле ТАТАР ДӘҮЛӘТ һуманитар-педагогика университеты бар иде. Юк, Бауман урамы тирәсендә динозаврлар йөргән мезозой эрасы түгел иде ул, ә нибары унбиш-егерме ел элек иде! Бүген боларның берсе дә юк!

Боларның барысы да сез эшләгән елларда юкка чыкты

Разил абый, ә бит сез 2000 елдан бирле Татарстан Дәүләт шурасының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе булып торасыз. 1990 елдан бирле депутат кәнәфиендә утырасыз! Сез боларны күреп, белеп тордыгыз һәм боларның барысы да сез эшләгән елларда юкка чыкты.

Авылларда оптимизация үткәргәндә, мәктәпләрне кушканда, 2007 елның декабрендә милли региональ компонентны мәгариф системыннан чыгарып атканда, без әле бала булганбыздыр. Әмма сез ир уртасы кеше идегез бит. Әнә хәзер, туган тел дәресләрен генә түгел, туган телдә төрле фәннәрне уку да кысрыклана. Бары тик рус телендә генә уку рөхсәт.

Нинди намус белән сез бүген сәхнәдән тел, дәүләт, байраклар турында авыз чайкый аласыз?

Шушыларны күрә торып, нинди йөз, нинди намус белән сез бүген сәхнәдән тел, дәүләт, байраклар турында авыз чайкый аласыз? Ачлык мәйданнарындагы сез сокланган батырлык, гаярьлек кая китте? 23 ел дәвамында халык депутаты булып, милләткә файдалы ни генә эшләдегез соң сез?

Урамнарга ярсып чыккан юк, имеш. Чыккан бар, Разил абый. Сез тел язмышын хәл иткән утырыш алдыннан, иртә баштан Дәүләт шурасы каршына чыгып басып, каршыгызда "Туган тел"не җырлаган бар. Кулларыгызга Әлифба тоттырып, зур ышаныч белән, сезне шул сессиягә озаткан бар. Бәлки, без нәрсәнедер дөрес эшләмибездер? Әйдәгез, Разил абый, алып чыгыгыз безне урамга! Чакырыгыз халыкны үз артыгыздан! Йодрык төйнәп, нәфрәт сүзе сөйләп чыгыйк!

Минем яшьтәшләрнең күпмесе биш ел укып татар теле һәм әдәбияты укытучысы дипломы алды да, хәзер беркемгә кирәк түгел. Әллә сез чакырсагыз, алар чыкмас дисезме? Чыгабыз, Разил абый!

"Күптән инде, күптән обком да юк,
Дәүләт тә юк, көткән ил дә юк.
Ядкәр булып калды татлы хыял
Узды еллар, сорап-теләнеп"
, дидегез сәхнәдән.

Нинди ил, нинди дәүләт, Разил абый? Бүген Казанда бер(!) чын татар балалар бакчасы эшли. Анда ике-өч ел чират торып та баласын бирә алмаган танышларым буа буарлык! Алар – минем яшьтәшләр. Милли рухта тәрбияләнгән буын без!

Бүген татар бакчасына, мәктәпләренә ихтыяҗ зур. Мәгариф министрлыгындагы кәгазьләрдә күптер алар, әмма чынлыкта... Татар дигән төркемнәргә бер урыс баласын тыгып куялар да бөтен төркем урысча сөйләшергә мәҗбүр була. Татар бакчаларындагы тәрбиячеләр татарча белми, адәм хурлыгы! Ә сез ил, дәүләт дигән буласыз. Борын төбендәге вак кына мәсьәләне хәл итеп, татар бакчаларын һәм мәктәпләрен урыстан арындыра алмыйсыз.

Кан-яшь түгеп язган хатына да сезнең имза белән "барысы да әйбәт" дигән җавап килде

Хәер, бу сезгә кирәк тә түгел! Әле ел башында гына, минем яшьтәшем, ике бала атасының Фәрит Мөхәммәтшин исеменә кан-яшь түгеп язган хатына да сезнең имза белән "барысы да әйбәт" дигән җавап килде, Разил абый. Кемгә ышанырга соң: бездә барысы да яхшы дип имза салган комитет рәисенәме, әллә Батулла кичәсендә уфтанган шагыйрьгәме?

"Күптән инде, күптән, ирек даулап,
Чатырларга байрак элгән юк.
Тукай әйткән татар йоклагандыр,
Уянырмы берчак белгән юк"
, дигәнегезгә җавап бирә алам, Разил абый. Татар йокламаган ул! Татар, сезнең кебек депутатларның кыланмышларын күреп, якты киләчәктән өмет өзгән ул! Уятыр өчен, сезнең бер сүзегез җитә иде. Теге сессиядә торып басып: "Туктагыз! Милләт язмышы хәл ителә бит, уйлагыз!" дип бер акыруыгыз җитә иде.Татарстанның үз законнары эшләве дә җитәр иде безгә. Эшләмәслек булгач, ник кабул иттегез соң аларны? Ник эшләүләрен таләп итмәдегез?

Мин бүген бала табарга куркам, Разил абый. Урыс үрчетәсе килми

Икмәк тотып ант итәм: мин бүген бала табарга куркам, Разил абый. Урыс үрчетәсе килми, аңлыйсызмы? Ә Татарстанда башкача була алмый. Оныкларның "бабуля" дигәнен ишетергә теләмим мин, "әника" яисә "әбика" да буласы килми! Татар җирендә һәр кибеттә үз телемдә сөйләшәсе, табибларга туган телемдә зарымны сөйлисе, дәүләтле халык булып яшисе килә бит минем, Разил абый! Бу гаепмени? Минем кебекләр тагын бар ул, бар!

Бу хатны юктан гына сезгә язмадым. Миңтимер Шәймиевкә, аның балаларына, әлегә президент дип аталып, тел язмышы хәл ителгәндә чит илләрдә йөрүче Рөстәм Миңнехановка яки "Батуллалар булса күп эш эшлисе" булган Фәрит Мөхәммәтшинга да яза ала идем. Әмма аңлы халык аларның кемлеген болай да күрә һәм тарих аларга да үз бәясен бирер. Беребез дә мәңгелек түгел.

Әмма сез безнең Туфан абыйдан соңгы өметебез идегез. Шырпының күкертле очы кадәр генә булса да өметебез! Милләт дип шигырьләр язып, Тукай бүләге алган кеше бит сез, Разил абый...

Төп гаеплеләргә бармак төртеп күрсәтер вакыт җитте

Упкын алдында басып торганда, югалтыр кыйммәтләр калмаганда, теш кысып түзүнең бер мәгънәсе дә юк. Гомуми гаепләүләрдән качып, төп гаеплеләргә бармак төртеп күрсәтер вакыт җитте. Шуңа да, яшьтәшләрем һәм милләттәшләрем әйтәсе сүзне сезгә үзем әйтим: милләтне бетерүгә керткән өлешегез өчен "зур рәхмәт" сезгә!

Эльвира Фатыйхова
журналист

Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG