Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алмачуар (вторая часть)


Предлагаем вам вторую часть известного произведения Ибрагимова "Алмачуар". Текст даётся в адаптированном виде, с аудиосопровождением. Первую часть произведению можно прочитать здесь.

Алмачуар
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:10:41 0:00
йөкләү

VIII

Колын көчсез нечкә аяклары белән саклана-саклана басып йөри иде.

Бичара, бик ач туган ахры: әнкәсенең сөт белән тулы имчәкләрен суыра.

Колын гаҗәеп матур иде. Аның ботлары җиңел атлыйлар. Бәкәлләре озын, нечкә, мондыйлар чабышкы атларда гына була. Койрыгы һәм ялы кыска, әмма ефәк кебек дулкынлы.

Төсе кара түгел, күк дип тә әйтеп булмый. Анасы кебек саф бурлы да түгел ничектер, күгелҗем ак чәчәк төсле.

СЛОВА:

нечкә – тонкий​
саклана-саклана –​ осторожно​
бичара –​ бедняга​
ач – голодный
ахры – вроде, кажется
сөт белән тулы имчәкләрен суыра – сосёт полное молока вымя
ботлары җиңел атлыйлар – бёдра шагают легко
чабышкы атларда гына була – бывают только у скакунов
ял – грива
дулкынлы – волнистый
күк –​ здесь: голубой
күгелҗем –​ с просинью

Бераздан йортка бала чага җыела башлады.

Әти кайчандыр кечкенә көмеш кыңгырау алган икән. Әни кызыл тасма бирде.

Сафа бабай әтигә:

– Беләсеңме, Хафиз, моның төсе дә тиз арада алмачуарга әйләнер... Бия бу йортка бәрәкәт китерде. Бу улың да абый-апасыннан тәртипле булыр, – диде.

Әти дә:

–​ Бар өмет бу кечкенәсендә, – дип кушты.

Сафа бабай миңа да дәште:

– Закир, бәхетең зур: башкортның биясе әтиеңне аякка бастырды, сиңа колын бирде, бу колын ике да чабышкы булыр... – диде.

Мин бик бәхетле идем!

СЛОВА:

бераздан – вскоре​
көмеш кыңгырау – серебряный колокольчик
тасма – лента
бәрәкәт – благополучие
бар өмет –​ вся надежда
кушты –​ здесь: добавил
дәште - обратился
аякка бастырды - поставил на ноги

IX

Шул көннән алып Алмачуар минем тормышымның үзәге булды. Шатлыкларым, кайгыларым шуңа бәйле. Төшемдә дә күрәм. Иртән торам, киенмим дә, юынмыйм да, абзарга йөгерәм.

Колын һәркөн үсә, матурлана. Авылда аның кебек бер колын да юк иде.

X

Җәй, аннары көз үтеп китте. Әллә нинди карлы, яңгырлы, болытлы көннәр килде.

Бер көн уяндым һәм тормый гына ята идем. Кайдадыр, кемнәрдер ашыгыч-ашыгыч сөйләшәләр.

Нидәндер курыктым.

Әткәй белән әнкәй чаршау артында сөйләшәләр. Тавышларында курку, кайгыру бар, нәрсәнедер яшерергә телиләрме? Бернәрсә белмим.

–​ Син аңа белдермәскә тырыш! Ишетмәсен! – диде дә әткәй тиз генә чыкты.

СЛОВА:

шул көннән алып – с этого дня​
тормышымның үзәге –​ основное в жизни
тормый гына ята идем – лежал не вставая
ашыгыч-ашыгыч – торопясь
чаршау артында –​ за занавесом
яшерергә –​ скрыть
Син аңа белдермәскә тырыш! – Постарайся ему не выдать!

Мин тагын курыктым.

– Ни булды, әнкәй, ни булды?.. – дип сорадым.

– Юк, балам, булмады... Иртә әле, бар, ят... Менә мин белен пешерәм... Самовар кайнагач, уятырмын, – диде.

Мин киендем дә урамга чыктым. Каршыма Апуш килә:

– Их, малай, бәхетең бар икән... Исән калган бит, – ди.

– Ни бар?.. Ни булган? Кем исән?

Апушның күзләре дүрт булды:

– Әй, тавык баш! Шуны белмисеңме?.. Бүген тауга бер көтү бүре килгән. Дүрт колынның канын эчкәннәр, үтергәннәр... Синең Алмачуарың үлмәгән, яраланган гына... – ди.

Башыма нидер сукты, телем тотлыкты, сүз әйтә алмадым.

Безнең колынның арткы ботыннан тешләнгән.

СЛОВА:

ят – чужой​
белен пешерәм – блины пеку
уятырмын – разбужу
Исән калган бит – Выжил ведь
күзләре дүрт булды –​ глаза на лоб полезли
тавык баш – куриная голова
Бүген тауга бер көтү бүре килгән – Сегодня на гору пришло стадо волков
арткы ботыннан –​ укусил за заднее бедро

XI

Яра тирән түгел иде. Бер атнадан колын элекке хәленә кайтты.

Алмачуарым белән бергә мин дә авырдым йокымны, ашау-эчүемне югалттым. Ул терелде, уйный башлады мин дә терелдем. Кыш шулай үтте.

XII

Колынымның ялына чуклар, тасмалар тактым. Койрыгын да матур итеп кистем.

Әти:

– Их, балам, көенечкә генә булмаса ярар иде синең бу кылануларың, – диде.

Алдагы елларда башкалар да колын койрыкларын шулай ясадылар.

СЛОВА:

элекке хәленә кайтты – вернулся в прежнее состояние
бергә – вместе
ялына чуклар, тасмалар тактым – повесил на гриву бахрому и ленты
кистем –​ здесь: остриг
көенечкә генә булмаса ярар иде синең бу кылануларың –​ только б не были к несчастью эти твои причуды
алдагы елларда –​ в последующие годы
койрыкларын шулай ясадылар – так стали украшать хвосты

XIII

Җәй, көз, кыш үтте. Яз килде.

Минем Алмачуарга өч яшь булды. Авылда бу яшьтәге колыннарны җигә башлыйлар.

Мин үзем моңа рөхсәт бирмәдем.

Безнең тагын ике атыбыз бар иде. Бия үзе биш атның эшен эшли ала. Әмма авыр бер йөкне тартырга ике ат көче җитмәде. Өченчегә Алмачуарны җиктек. Мин еладым. Әтигә:

– Ник минем Алмачуарны җигәсез? - дидем.

Минем тавышка әнкәй дә керде.

– Я, Аллам, – ди. – Нинди кайгы килгән, дим... Бер тай өчен кеше шулай акырамы? –​ ди. –​ Әллә аны гомер буе җикми асрар идеңме? Менә тилергән нәрсә!.. – ди.

Ашарга чакырдылар – кермәдем. "Самовар кайнаган", – диделәр – аңа да карамадым. Туктаусыз еладым да еладым; шулай бакчадагы такта өстендә йокладым.

Сикереп тордым да абзарга йөгердем.

Ахрысы, сагынгандыр, мине күрүгә кешнәп җибәрде.

Телләребез сөйләми, әмма без бер-беребезне бик яхшы аңлыйбыз. Ул да миңа шатланды.

Бүген әни яныннан китмәдем. Бар сүзен тыңладым.

Утын керт, диде аны керттем. Каз бәбкәләрен Өзән елгага илт, диде аларны илттем. Тавыклар йомырка салгандыр, кара, диде аңа йөгердем.

Яланда мине Апуш каршы алды.

– Ну, малай, җиңдең бит, Алмачуарны җиктермәделәр, – ди. – Әйдә, бирешмә, Закир, ул чабышкы булачак, – ди.

Бу юлга җиңүен җиңдем...

Әмма бу җиңүләр миңа бик кыйбат булган чаклар да булды.

Берәр сүзләрен тыңламасам, Алмачуарны җигәбез дип куркыттылар.

Моңа җавап бирә алмыйм. Үземне җиксеннәр, риза, минем Алмачуарыма гына тимәсеннәр.

Минем атым чабышкы булачак. Җиктермим, чабарга өйрәтәм, иң яхшы чабышкы ясыйм!

СЛОВА:

рөхсәт бирмәдем – не дал разрешения​
йөк – груз
минем тавышка – на мой голос
Әллә аны гомер буе җикми асрар идеңме? – Неужели его всю жизнь держал бы не запрягая?
Менә тилергән нәрсә! –​ Вот сумасшедший!
акырамы –​ разве орёт
туктаусыз – безостановочно
кешнәп җибәрде – заржал
телләребез сөйләми – языки не говорят
утын керт –​ принеси дрова
илт – отнеси
йомырка салгандыр – наверно, снесла яйца
каршы алды – встретил
бирешмә – не сдавайся
чаклар – времена
тимәсеннәр – пусть не трогают

XIV

Менә күптән көтелгән җәй килеп җитте.

Бүген сабан туе!

Данлыклы чабышкылар, атаклы көрәшчеләр киләләр. Алмачуар белән минем өчен дә бүгенге көн, бәлки, гомергә бер генә булачак иң зур көндер. Авылыбызда үзара ат ярышлары күп булды. Һичкемнең аты минем Алмачуарны узмады.

Күрше авылларның атлары белән дә ярыштым. Алар арасында күп сабан туйларында беренче, икенче килгәннәре дә бар иде. Алмачуар боларны бик җиңел уза иде.

Әмма бу сабан туе башка. Бик ерактан данлыклы атлар килгән диделәр. Бер башкортның биясе иң көчлесе ди. Менә шул бия мине куркыта да инде.

Сабан туена бер атна калды. Печәннең корысын гына бирдек, солы ашаттык, су эчердек... Алмачуарым бик матурланды.

Әткәй белән Сафа бабай, шаяртыпмы, чынлапмы, кайбер вакыт башка малайны чаптырыйк диләр. Минем шунда ук күзләрем яшьләнә. Сафа бабай мине юата:

– Ярар, балам, ярар, узсаң да – үзең, уздырсаң да – үзең! – ди.

СЛОВА:

күптән көтелгән –​ долгожданный
атаклы – известный
гомергә бер генә булачак иң зур көндер – наверно, это такой день, который за всю жизнь будет однажды
үзара – между собой
алар арасында – среди них
башка здесь: другой
корысын – сухую
солы – солы овёс
юата – утешает
узсаң – если обгонишь
уздырсаң – если позволишь обогнать

XV

Сабан туе җитте. Авылда бәйрәм иде.

Мин атымны бизәдем, үзем матур күлмәгемне кидем. Минем ат иң матуры, аңа атланган малай да матур булсын, дим.

Өйгә Сафа бабай килде:

– Вакыт җитә, әйдәгез, мәйданга барыйк, – ди.

Йөрәгем каты тибә, тәнем бераз калтырый.

Алмачуар миннән дә көчлерәк тынычсызлана.

Әти, Алмачуар һәм мин мәйданга киттек.

Бер якта ирлəр җыелганнар. Монда көрәш барадыр. Читтә балачага, картлар, сатучылар...

Еракта атлар йөри. Болар чабышкылар.

Мине Алмачуарга утырттылар, башыма яулык бәйләделәр, кәләпүшне әткәйгә бирдем.

Башка сүз әйтмәделәр. Сафа бабай гына:

– Башта бик кума, аннан кызганма, нык сук! – дип әйтте.

СЛОВА:

бизәдем – украсил
атланган – севший (на коня)
тибә – пинает
калтырый – трясётся
тынычсызлана – беспокоится
читтә – в сторонке
сатучылар – продавцы
кәләпүш – ермолка
кызганма, нык сук – не жалей, бей сильно

XVI

Безгә ялгыз каен яныннан кузгалырга кирәк иде. Ялгыз каен бездән унбиш чакрым.

Анда ничек килеп җиткәнне белмим. Бу бик зур газап булды. Мин барып җиткәндә, атларның күбесе шунда иде инде.

Болар бит берсе дә Алмачуардан ким түгел!

Теге данлыклы башкорт биясе дә килде. Аннан күзләремне алмадым. Гәүдәсе, ялы, аяклары, күзләре – барысы да искиткеч матур иделәр. Чабышкылар арасында иң тынычы шул бия иде.

Атлар барысы да килде. Садыйк абый безне тезде һәм чабарга сигнал бирде.

Атлар чапмадылар, алар кош кебек очтылар.

Елгага җиттек, монда өч кенә ат иде. Шунда берсе батып калды.

Инде икәү ким түгел...

Көчләр бик тигез: бер ул, бер мин алга чыгам.

Инде авылның манаралары күренде кебек.

Әткәй дә күренә.

– Закир, тагын бер сук! Тагын бер! Тагын!

– Әйдә, Алмачуар! Әйдә, бия! Әйдә, Алмачуар! Әйдә, бия!..

Халык кычкыра, шаулый.

Ләкин Алмачуар белән бия янәшә баралар.

Мин тагын бер бөтен көчем белән каты итеп уңнан–сулдан сугам...

Старостаның бер кулында яшел чапан – бу беренче килгәнгә, икенче кулында зур сөлге – бусы икенче килгәнгә бирелә.

Староста, ялгышмы, чапанны биягә сузды, минем Алмачуарның муенына сөлгене ташлады:

– Син икенче килдең, бугай, – ди.

СЛОВА:

кузгалырга кирәк иде – надо было тронуться
чакрым – километр
ким түгел – не хуже
күзләремне алмадым – не отрывал глаз
шаулый – шумит
чапан – верхняя одежда в виде халата
узды – обскакал
ташлады – бросил
бугай – вроде

Күз алдым караңгыланды, камчы белән старостаның йөзенә селтәдем дә, ачу белән биядән чапанны тартып алдым. Камчы тигәндерме, юкмы, белмәдем...

Сафа бабай, әткәй, күршеләр мине кочакладылар, мактадылар, рәхмәт әйттеләр. Сафа бабай башымнан сыйпады:

Йөзне хур итмәдең, – ди.

Малайлар мине куркыттылар:

– Камчы белән старостаның битен яргансың, – диделәр.

Старостаның бер күзе яулык белән бәйләнгән иде.

Мин аңардан курыкмадым. Ул да ачуланмады, мине кочаклады, башымнан сыйпады да:

– Мин бала чакта үзем дә атта күп чаптым... Мин сиңа ачуланмыйм, аргансың, бар кайт, – диде һәм миңа егерме тиен көмеш бирде.

Мин бик бәхетле идем!

СЛОВА:

күз алдым караңгыланды – в глазах потемнело
камчы – плеть
тартып алдым здесь: стянул
йөзне хур итмәдең – имя не опозорил
яргансың – рассёк​
яулык белән бәйләнгән – привязан платком

XVII

Ләкин бу бәхет тиз генә бик зур бәхетсезлеккә әйләнде. Белмим, нәрсә булгандыр, сабан туеның икенче көнендә Алмачуар аякларына баса алмады, ашамады, эчмәде. Бер атна шулай ятты да колыным, үлде.

Алмачуар киткәдә, мин аның баш очында идем. Еламадым, йөрәгем таш булып катты.

Шуннан соң дөньяда һичбер нәрсәне сөя алмадым.

Алмачуар минем йөрәгемдә: җиргә, күккә, кешеләргә, бөтен нәрсәләргә булган мәхәббәтемне үзе белән алып китте.

СЛОВА:

аякларына баса алмады – не смог встать на ноги​
баш очында – изголовья
таш булып катты – окаменело
үзе белән алып китте – унёс с собой

***

Вот такой рассказ написал классик татарской литературы Галимджан Ибрагимов. Надеемся, что он вам понравился. Будем рады отзыву, который вы можете отправить на наш электронный адрес eydetat@gmail.com или написать в нашей группе в Вконтакте.

Сейчас же, проверим, как вы поняли текст и запомнили слова. Небольшой тест:

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующем занятии, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG