Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Страсбург мәхкәмәсенә Мәскәү имамы Мәхмүт Вәлитов шикаятен кире кагарга тәкъдим итә 


Мәхмүт Вәлитов
Мәхмүт Вәлитов

Русия Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә Мәскәүнең террорчылыкны аклауда гаепләнеп өч елга колониягә җибәрелгән "Ярдәм" мәчете имамы Мәхмүт Вәлитов эше мәхкәмәдә гаделсез каралу турында шикаятьне кире кагарга тәкъдим итә.

Хакимият фикерен Европа мәхкәмәсенә Русиянең вәкаләтле вәкиле, юстиция министры урынбасары Михаил Гальперин җиткергән дип яза Коммерсантъ. Гальперин сүзләренчә, Русия мәхкәмәләренең "имамның иреген чикләү өчен нигезләре җитәрлек". Вәлитов Русиядә террорчылар исемлегендәге дагыстанлы Абдулла Гаппаевның гамәлләре турында белгән һәм бу имамның гаепле булуының төп дәлиле ди Гальперин.

Февральдә Мәскәүнең "Ярдәм" мәчете имамы Мәхмүт Вәлитовның шикаятен Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе карый башлаган иде. Мәхкәмә Русиягә эшнең гадел алып барылуы турында сораулар бирде.

Мәхмүт Вәлитов 2016 елның 11 июлендә тоткарланды. 1917 елның 28 апрелендә аны 3 ел колониягә хөкем иттеләр. Вәлитов билгесез кешеләр тарафыннан атып үтерелгән дагыстанлы Абдулла Гаппаев рухына мәчеттә дога кылып чыгыш ясаган. Бу хәл 2013 елда булган. Русия куәт оешмалары Гаппаевны террорчылар исемлегенә керткән булган. Ул Русиядә тыелган Хизб ут-Тәхрир оешмасы вәкиле булган диелә.

XS
SM
MD
LG