Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Каравон – татарны сөрү бәйрәме ул"


Каравон фестивале, 21 май 2017

ТИҮ әгъзасы Гөлфәния Җәләлова Явыз Иван явыннан соң Карагай авылына китереп утыртылган урыслар татарларны куып чыгаргач, Каравонны бәйрәм итә башлаган дип әйтә. Галимә Фәнзилә Җәүһәрова Каравон "хоровод" дигән сүздән алынган, ул чиркәү бәйрәме дип белдерә.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов фәрманы белән 26 май Лаеш районы Никольское авылында рус фольклоры фестивале – Каравон бәйрәме үтәчәк. Быел ул 26нчы тапкыр уза.

Озак еллар Казанның Совет районы мәгариф идарәсендә җитәкчелек иткән, хәзер милли хәрәкәт активисты Гөлфәния Җәләлова Каравонны Татарстанның Никольское авылыннан кала Русиянең башка бер генә җирендә дә үткәрмиләр ди. Гөлфәния ханым фикеренчә, бу бәйрәмнең нигезендә Карагай авылыннан татарларны куып чыгарганнан соң тантана итү ята.

"Безнеңчә "кара" дигән сүз "черный"ны аңлата. Кара, вон! Черные, идите от сюда! - дип безнең татарларны куып чыгаргач, руслар бәйрәм итә башлаган. Бу бәйрәмнең килеп чыгышы фәкать шуннан гына. Аны берничек тә үткәрергә ярамый, ул безне бик кыерсыта һәм рәнҗетә торган бәйрәм.

Элек шул авыл тирәсендә кара аяклы үрдәкләр йөри торган булган. Руслар үрдәк кебек итеп бии башлаганнар. "Кара, вон! Сез моннан чыгып китегез, без монда хуҗа инде. Сез чыгып киттегез, без хәзер бәйрәм итәбез", дигән сыман. Бу бәйрәм Русия күләмендә бер генә җирдә дә үткәрелми. Хәзер аны үткәрү өчен бөтен Русия төбәкләреннән киләләр. Карагай авылыннан татарларны сөреп чыгаргач, анда хуҗа булып утырып, шуны бәйрәм итә башлаганнар. Анда элек татар авылы, татар зираты, каберләрендә ташлар булган. Хәзер берсен дә калдырмаганнар бит. 1552 елда Казан яулангач та җиде меңләп урысны китереп утыртканнар", ди Җәләлова.

Гөлфәния Җәләлова (у) Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәриповага (с) Каравон бәйрәмен үткәрергә ярамый дип сөйли
Гөлфәния Җәләлова (у) Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәриповага (с) Каравон бәйрәмен үткәрергә ярамый дип сөйли

Гөлфәния ханым сүзләренчә, ире белән бергә энцеклопедияләр актаргач, мәгълүмат туплагач әнә шундый нәтиҗә ясаганнар. "Бу урыс бәйрәме булса, аны башка регионнарда да үткәрерләр иде", ди Җәләлова. Бу бәйрәмне үткәрергә ярамый дип моннан дистә ел чамасы элек Татарстан мәдәният министрлыгына хат та язган булганнар. "Шау-шуын чыгарырга теләмәделәр, куркалар, алар урыс кушканны гына эшлиләр", ди ул.

Яңа килгән министр бәйрәмнең асылын өйрәнеп, ни дә булса үзгәртә алыр дип тә өметләнә. "Без бу бәйрәмгә юл куярга тиеш түгел. Миңа милләтем алдында хурлык! Бу хакта Татарстан президенты Миңнехановка да язу кирәк", ди Гөлфәния ханым.

"Каравон – хоровод сүзеннән"

Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова Никольское авылындагы Каравон бәйрәменең нигезендә авыл тормышына бәрәкәт сорау салынган дип белдерә.

Фәнзилә Җәүһәрова
Фәнзилә Җәүһәрова

"Никольскоеда бәйрәм элек-электән үткәрелгән. Аларның чиркәүләре Николай Чудотворецныкы (Храм святителя Николая Чудотворца). Бу бәйрәм чиркәү бәйрәме, төбендә Николайны зурлау ята. Аның икенче Исеме Никола Вешний. Ул христиан динендә билгеле шәхесләрнең берсе.

Новгородтан күчереп утыртылган руслар авылында, аларның традицияләренә күрә, өч көн буе, 22-24 майларда яшь кызлар сәгать икедән соң хоровод (түгәрәк ясап әйләнү) үткәргәннәр. Алар "хоровод" дигән сүзне җирле сөйләштә "каравон" дип әйтәләр. Асылында җир эшкәртү, җирне уңдырышлы итү, язны хөрмәтләү, игеннәр уңсын, болыннарда үләннәр үссен, шушы каравонда (хороводта) йөргән кызлар кияүгә чыксыннар, гаиләләре нык булсын дип теләү ята. Әнә шул теләкләр белән алар Никола Вешнийны зурлыйлар. Бәйрәм асылында христианнарның крестьян тормышын зурлау, аңа бәрәкәт сорау тора.

Хоровод – ул кояш йөреше уңаенда түгәрәк ясап әйләнү, аның йөрәк тибеше кебек хәрәкәте дә бар. Хәзер исә бу бәйрәм фольклор фестивале форматында үтә. Аны чиста фольклор дип карау ярамый. Анда урыс җыры, урыс мәдәниятенә мөнәсәбәте булган коллективлар җыела", ди Җәүһәрова.

Лаешта "Каравон" фестивале
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:15 0:00

Азатлык Фәнзилә ханымнан нигә бу бәйрәм Русиянең башка бер генә җирендә дә үткәрелми соң дип тә сорады.

"Бердән, рус мәдәниятендә Каравон дигән бәйрәм юк. Әйткәнемчә, рус әдәби телендәге "хоровод"ның җирле сөйләштәге атамасы гына ул. Авылда "Каравон" дигән ансамбль төзелгәннән соң фестиваль форматы башланып китә", ди Җәүһәрова. Ул фольклор экспедицияләре вакытында да, башка чыганаклардан да бу урында кайчандыр татар авылы булган дигән сүзләрне ишетмәгән.

"Халык авылны яндырып китәргә мәҗбүр була"

Татарстан хөкүмәт порталында Лаеш районы сайтында әлеге төбәктәге авыллар топонимикасы куелган.

"XVI гасырның 30нчы елларына кадәр Никольское урынында татар авылы була. Ул вакытта ваба (моровая язва) сәбәпле терлекләр үлеп беткәнгә халык авылны яндырып китәргә мәҗбүр була. 1879 елда авыл уртасындагы күлне чистарткан вакытта анда татар савыт-сабасын: көмеш комган, поднос, чынаяк табалар. 1734 елда "Караево" авылында Николай Чудотворец чиркәве төзелә, авыл исеме акрынлап "Никольское"га әйләнә", дип язылган.

Рөстәм Миңнеханов Каравон фестивалендә туку станогында, 21 май 2017
Рөстәм Миңнеханов Каравон фестивалендә туку станогында, 21 май 2017

1993 елдан бирле Никольское авылында Каравон фестивале үткәрелеп килә. 2003 елда Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев Каравонны ел да үткәрелә торган дәүләт бәйрәме итү турында фәрман имзалый. Бәйрәмнең 25 еллыгына Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. "Бу фольклор фестивале республикабызның әһәмияткә ия уңышларының берсе", диде ул. 2017 елгы Каравонда Русиянең төрле төбәкләреннән килгән 150 коллектив, барлыгы 20 мең кунак катнашты дип белдерелде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG