Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Көнчыгыш экспресста үтерү". Агата Кристи


"Убийство в восточном экспрессе" Агаты Кристи – одно из самых известных произведений королевы мирового детектива. Азатлык, в рамках рубрики перевода, предложил отрывок произведения на татарском. Предлагаем вам адаптированный отрывок произведения. Аудио и перевод ключевых фраз прилагается.

"Көнчыгыш экспресста үтерү". Агата Кристи
please wait

No media source currently available

0:00 0:16:25 0:00
йөкләү

V бүлек

Җинаять

Ул тиз генә йоклый алмады. Беренчедән, поезд һаман кузгалмый иде, ул шуңа борчылды. Бу станция булса, нишләп перронда бик тыныч? Вагонда, киресенчә, шау-шу иде. Коридордан кемнеңдер атлавы ишетелде.

Пуаро купе түшәменә карап ятты, күзенә һич йокы кермәде. Нишләп бу станциядә шулай тын? Аның тамагы кипте, өстәвенә, ул бу юлы шифалы су сорарга да оныткан иде. Пуаро янә сәгатькә күз салды. Икенче унбиш минут. Вагон караучысына шалтыратырга һәм шифалы су сорарга кирәк. Ул инде төймәгә кулын сузган гына иде, ярты юлда туктап калды: кыңгырау тавышы яңгырады. Ярар, мәгънәсе юк: караучы берьюлы ике кыңгырауга җавап бирә алмый.

Зең-зең-зең. Карале, караучы кайда икән? Шалтыратучы кеше бик борчыла иде, ахрысы.

СЛОВА:

җинаять – преступление​
борчылды – беспокоился
киресенчә – наоборот
шау–шу – шум–гам
өстәвенә – к тому же
шифалы су – минералка
янә – снова
күз салды глаз положил
Икенче унбиш минут – пятнадцать минут второго
Вагон караучысына – смотрителю вагона
төймәгә – на кнопку
ярты юлда туктап калды – остановился на пол пути
кыңгырау – звонок

Зең...

Ниһаять, буш коридорда караучының адымнары ишетелде. Ул Пуароның купесыннан ерак түгел бер ишеккә шакыды. Тавышлар килде: караучының гафу үтенү сүзләре һәм ниндидер хатынның бик катгый һәм кискен таләпләре иде бу. Һе, әлбәттә, миссис Һаббард!

Пуаро елмайды. Тегеләрнең бәхәсе озак барды. Әлбәттә, күбрәк Һаббард ханым сөйләде, мескен караучы вакыт-вакыт бер сүз, ике сүз генә кыстыра алды. Пуаро: «Bonne nuit, мадам» («Тыныч төннәр»), – дигәннәрен һәм ишекнең ябылганын ишетте. Шуннан соң ул кыңгырау төймәсенә басты.

Караучы шунда ук килеп җитте. Аның кыяфәтеннән борчылганы аңлашыла иде.

– De l’eau minerale, s’il vous plait (Зинһар, минераль су китерегез)

– Bien, мсье. (Яхшы, мсье.)

Күрәсең, Пуароның елмаюын күргәч, караучы эчендәгесен сөйләргә булды:

– La dame americaine…(Теге американ хатыны)

– Нәрсә булды?

СЛОВА:

ниһаять – наконец–то
купесыннан ерак түгел – недалеко от купе
гафу үтенү сүзләре – слова извинения
катгый һәм кискен таләпләре – строгие и резкие требования
бәхәс – спор
ике сүз генә кыстыра алды – смог вставить лишь два слова
шунда ук – тут же
кыяфәтеннән борчылганы аңлашыла иде – по виду было понятно беспокойство
күрәсең здесь: видимо
эчендәгесен сөйләргә – рассказать то, что внутри (в душе)

Караучы маңгаендагы тирен сөртте:

Нәрсә генә ишетмәдем мин аннан! Купесында бер ир-ат яшеренгән дип саташа... Уйлап карагыз, мсье, шундый кечкенә генә купеда кая яшеренсен инде ул? Имеш, уянган да, купесында чит ирне күргән. Соң, мин әйтәм, алайса ничек купедан чыккан да, ишекне бикләп киткән ул, дим. Ишетергә дә теләми. Бу көртләр...

— Көртләр?

— Әйе. Сизмәдегезмени? Поезд күптән монда тора инде. Юлларны кар баскан (дороги заснежены). Әле тагын күпме торырбыз, бер Ходай белә! Бервакыт без бер атна тордык.

– Кайда соң без?

– Виньковци белән Брод арасында.

– La, la! – диде Пуаро кәефсез. Ә караучы шифалы су алып килде.

Тыныч төннәр, әфәндем.

СЛОВА:

Нәрсә генә ишетмәдем – что только не слышал​
саташа – бредит
имеш – якобы
көртләр – снежные заносы
Сизмәдегезмени? Разве вы не заметили?
Юлларны кар баскан – Дороги заснежены
бер Ходай белә – один Бог знает
арасында – между

Пуаро менә-менә йоклап китә иде, аны тагын уяттылар. Бу юлы ишеккә теге яктан ниндидер авыр нәрсә бәрелгән кебек булды.

Пуаро коридорга чыкты. Беркем дә юк. Коридорда уң яктан кызыл кимоно кигән хатын бара, ә сулда кечкенә урындыкта караучы нидер саный иде. Тып-тын.

«Нервларым бозылып беткән инде», – диде Пуаро һәм янә ятты. Бу юлы ул йокыга китте һәм иртәнгә кадәр тынычлап йоклады.

Поезд һаман урынында иде әле. Пуаро тәрәзә пәрдәсен күтәрде һәм урамга карады. Ул сәгатькә күз салды – унынчы киткән.

Ун тула унбиш минутта һәрвакыттагыча пөхтә һәм кәефле Пуаро ресторан вагонына керде. Монда төшенкелек хөкем сөрә иде. Поездда баручыларны уртак бәхетсезлек берләштерде. Миссис Һаббардның зарлануы иң көчлесе иде:

СЛОВА:

менә-менә – вот-вот​
теге яктан ниндидер авыр нәрсә бәрелгән кебек булды – показалось, будто с той стороны ударилось что-то тяжёлое
тып–тын – очень тихо
бу юлы – в этот раз
иртәнгә кадәр – до утра
тәрәзә пәрдәсен – шторку окна
унынчы киткән – пошёл десятый час
ун тула унбиш минуттан – без пятнадцати десять
һәрвакыттагыча пөхтә – как всегда опрятный
төшенкелек хөкем сөрә – царит подавленность
уртак бәхетсезлек – общее горе
зарлануы иң көчлесе – самая сильная жалоба

– Кызым бу юлны дөньяда иң тыныч юл дигән иде. Имеш, вагоныңа утырасың да, Парижда гына чыгасың. Ә хәзер нәрсә? Без монда көннәр буе ятабыз бит. Ә минем берсекөнгә пароход китә. Мин аңа ничек эләгәм хәзер? Мин хәтта билетымны кайтара алмыйм. Акылдан язарсың, валлаһи!

– Ә минем сеңлем? Аның балалары мине каршыларга барачак, – диде швед хатыны һәм елап җибәрде. – Мин аларга хәбәр итә алмыйм. Нәрсә уйларлар?

– Без монда күпме торачакбыз? – дип сорады Мэри Дебенһэм. – Кем дә булса җавап бирә аламы?

Һаббард ханым исә тагын сөйли башлады:

– Монда беркем бернәрсә белми. Һәм беркем бернәрсә эшләргә тырышмый.

СЛОВА:

дөньяда иң тыныч юл – самая спокойная дорога в мире​
Ә хәзер нәрсәгә? А сейчас зачем?
көннәр буе – целыми днями
эләгәм – здесь: попаду
Акылдан язарсың, валлаһи! – С ума сойдёшь, ей–богу!
каршыларга барачак – пойдёт встречать
Без монда күпме торачакбыз? – Сколько мы здесь будем стоять?
кем дә булса – кто–нибудь​
тырышмый – не старается

Арбатнот Пуарога борылды һәм француз сүзләрен инглиз акценты белән әйтеп, сөйли башлады:

– Vous etes un directeur de la ligne, je crois, monsieur. Vous pouvez nous dire…(Аңлавымча, сез ширкәтнең мөдире, әфәндем. Әйтә алмассыз микән...)

Пуаро, елмаеп, аны төзәтте.

– Юк, юк, – диде ул инглизчә, – сез ялгышасыз. Сез мине дустым мсье Бук белән бутыйсыз.

– Гафу итегез.

– Зыян юк. Аңлыйм. Мин ул элек яшәгән купеда урнаштым.

Мсье Бук ресторанда юк иде. Шулай ук принцесса Драгомирова һәм маҗар гаиләсе, шулай ук Рэтчетт белән аның лакее һәм алман хезмәтчесе юк иде.

Швед хатыны күз яшьләрен сөртте.

Җүләр мин, – диде ул. – Шулай еларга ярамый.

– Шәп, – диде Маккуин, – без монда күпме торырбыз соң!

– Кайда соң без, нинди илдә? – миссис Һаббард елар дәрәҗәгә җиткән иде.

СЛОВА:

ширкәтнең мөдире –​ руководитель компании​
төзәтте –​ поправил
урнаштым – расположился
маҗар гаиләсе – семья венгров
җүләр – дура
нинди илдә – в какой стране
елар дәрәҗәгә җиткән – была почти в заплаканном состоянии

Югославиядә булганын белгәч, ул:

– Аһ! Балкан нәрсәләре. Алардан тагын ни көтеп була инде? – дип сорады.

– Сез бердәнбер сабыр пассажир икән, мадемуазель, – диде Пуаро Мэри Дебенһэмга.

Ул җилкәләрен сикертте:

– Тагын нишләргә монда.

– Ә сез фәлсәфәче икән, мадемуазель!

– Юк, моның өчен читкә китеп карый белергә кирәк. Ә мин күбрәк үземә карыйм. Шулай да, мин хисләрне юкка-барга сарыф итмәскә өйрәндем.

Ул Пуаро белән түгел, ә үзе белән сөйләшә иде шикелле. Аңа ул карамый да иде кебек. Аның карашы тәрәзә артына, биек көртләргә омтылган иде.

СЛОВА:

тагын ни көтеп була – чего ещё ожидать​
җилкәләрен сикертте – подёргала плечами
читкә китеп карый белергә кирәк – надо уметь смотреть со стороны
хисләрне юкка–барга сарыф итмәскә өйрәндем – научился не растрачивать чувства по пустякам
шикелле – будто
тәрәзә артына – за окно напротив
карашы омтылган – взгляд направлен

– Сезнең характерыгыз көчле, мадемуазель, – диде Пуаро. – Миңа калса, монда утыручылар арасында иң көчле холык сездә.

– Юк инде. Миннән күпкә көчлерәк рухлы кешене беләм мин.

– Һәм ул...

Кинәт кенә Мэри аңга килде, ул бөтенләй таныш булмаган кеше, өстәвенә, чит ил кешесе белән, бүгенгә кадәр ун җөмлә дә әйтмәгән кеше белән сөйләшкәнен искә төшерде. Ул әдәпле, ләкин салкын итеп көлде:

– Мәсәлән, әнә теге карт леди. Бик ямьсез карчык, ләкин үзенә тарта. Бармагын бер селкетеп, әдәпле итеп сораса, бөтен поезд ул теләгәнне эшләячәк.

– Нәкъ шулай итеп дустым мсье Букның да теләкләрен үтиләр, – диде Пуаро. – Дөрес, аның холкы көчле булганга түгел, ул бу линиянең директоры булганга гына.

СЛОВА:

миңа калса – по–моему​
иң көчле холык – самый сильный характер
күпкә көчлерәк рухлы – с намного сильным духом
бөтенләй таныш булмаган – совсем незнакомый
өстәвенә – к тому же
бүгенгә кадәр – до сегодня
искә төшерде – вспомнил
бөтен поезд ул теләгәнне эшләячәк – весь поезд будет делать то, что она желает
дөрес здесь: правда

Мэри Дебенһэм елмайды.

Төш якынлашты. Берничә кеше, шул исәптән, Пуаро, ресторанда калдылар. Мондый хәлдә вакытны аралашып үткәрәсе килә иде. Пуаро Һаббард ханымның кызы турында яңа нәрсәләр белде. Мәрхүм Һаббард әфәнденең гадәтләре турында ишетте.

Пуаро швед хатыны белән сөйләшеп утырганда, вагонга караучы керде һәм өстәл янында туктады:

Мөрәҗәгать итәргә мөмкинме икән, әфәндем?

– Тыңлыйм сезне.

– Мсье Бук сезгә ихтирамын җиткерә (выражает почтение), сезнең берничә минутка гына янына керүегезне сорый.

Пуаро басты да, швед хатыныннан гафу үтенде һәм караучы артыннан чыкты.

СЛОВА:

шул исәптән – в том числе​
калдылар – остались
Мондый хәлдә вакытны аралашып үткәрәсе килә иде – В таокм состоянии время хотелось провести общаясь
кызы турында – о дочери
мәрхүм – покойный
гадәтләре – привычки
Мөрәҗәгать итәргә мөмкинме икән, әфәндем? – Можно ли обратиться, господин?
ихтирамын җиткерә –​ выражает почтение
караучы артыннан чыкты – вышел за смотрителем

Бу аларның вагонында эшләгән караучы түгел, ә башка – озын буйлы һәм зур гәүдәле сары чәчле егет иде.

Караучы Пуароны алга уздырды. Ләкин бу мсье Букның купесы түгел иде. Күрәсең, икенче класска караган бу купены мәйданы зур булган өчен сайлаганнар. Зур булса да, хәзер монда кыл сыярлык та түгел иде.

Иң ерак эскәмиядә мсье Бук утыра. Икенче почмакта, тәрәзә янында, кар көртенә карап, таза кара чәчле кеше утырган. Пуарога алга үтәргә комачаулаган кешеләр зәңгәр формалы бер ир-ат – поезд башлыгы һәм Истанбул-Кале вагоны караучысы иде.

– Аһ! Кадерле дустым! – дип кычкырып җибәрде мсье Бук. – Керегез, рәхим итегез, сез безгә бик кирәк.

Тәрәзә янындагы кеше читкәрәк күчте һәм Пуаро дустының каршына утырды.

Мсье Букның йөзе качкан иде. Һичшикез, ниндидер гадәттән тыш хәл булган, димәк.

– Ни булды? – дип сорады Пуаро.

– Сорагыз, җавап бирәм. Бердән, көрт аркасында поездны туктатырга мәҗбүр булдык. Ә хәзер тагын!..

– Нәрсә – хәзер?

– Ә хәзер бер пассажир үз купесында... Аңа пычак кадаганнар.

– Пассажир? Нинди пассажир?

– Американ. Аның исеме... – Ул каршында яткан кәгазьләргә күз салды.– Рэтчетт... Шулай бит... Рэтчетт?

– Әйе, әфәндем, – диде вагон караучысы һәм төкереген йотты.

СЛОВА:

алга уздырды – пропустил вперёд
мәйданы зур булган өчен сайлаганнар – выбрали за то, что площадь купе была большой
кыл сыярлык та түгел – яблоку негде упасть
поезд башлыгы – начальник поезда
читкәрәк күчте – отсел подальше
йөзе качкан – лица нет
гадәттән тыш хәл – чрзвычайная ситуация
мәҗбүр булдык – были вынуждены
Ә хәзер тагын!.. – А теперь опять!..
пычак кадаганнар – вонзили нож
төкереген йотты – проглотил слюну

Восточный экспресс, 1900 год.
Восточный экспресс, 1900 год.

Пуаро аңа карады. Ул ап-ак иде.

– Караучыга утырырга рөхсәт итегез, – диде Пуаро, – Югыйсә ул аңын югалтачак хәзер.

Поезд башлыгы бераз күчте һәм караучы утырды. Ул шунда ук йөзен куллары белән каплады.

– Брр! – диде Пуаро. – Җитди нәрсә бу!

– Әлбәттә, бу җитди эш. Бу үтерүдә гадәти булмаган хәлләр һәм шартлар да бар. Без монда күп сәгать кузгала алмыйча торырга мөмкинбез. Кая инде (Да где уж), сәгать түгел, көннәр буена! Тагын бер нәрсә: илләрнең күпчелеге үз җирләреннән уза торган поездларга полиция вәкилләрен җибәрәләр, әмма Югославиядә алай эшләмиләр. Төшенәсезме?

– Бу бик тә катлаулы вәзгыять икән, – дип җавап бирде Пуаро.

– Бу гына түгел әле. Доктор Константин, гафу итегез, таныштырырга оныттым. Доктор Константин, мсье Пуаро.

Кыска буйлы кара чәчле кеше белән Пуаро бер-берсенә баш иделәр.

– Доктор Константин фикеренчә, Рэтчеттны төнге бердә үтергәннәр.

– Мондый очракларда төп-төгәл әйтү авыр, – диде доктор. – Ләкин пассажир төнге унике белән ике арасында үлгән.

– Мистер Рэтчеттны исән килеш соңгы тапкыр кайчан күрделәр? – дип сорады Пуаро.

Бер туларга егерме минут кала аның исән булуы һәм караучы белән сөйләшкәне мәгълүм, – дип җавап бирде мсье Бук.

– Анысы дөрес, – диде Пуаро. – Мин үзем дә ишеттем аны. Рэтчетт турында мәгълүм булган соңгы нәрсә шушы, димәк?

– Әйе.

СЛОВА:

рөхсәт итегез – разрешите​
Югыйсә ул аңын югалтачак хәзер – Иначе он сейчас потеряет сознание
шартлар – условия
Кая инде... Да где уж...
вәкилләрен – представителей
Төшенәсезме? – Понимаете?
катлаулы вәзгыять – сложная ситуация
бер–берсенә – друг на друга
фикеренчә – по мнению
Мондый очракларда төп–төгәл әйтү авыр – В таких случаях точно говорить трудно
унике белән ике арасында үлгән – умер между двенадцатью и двумя часами
Бер туларга егерме минут кала – Без двадцати минут час
мәгълүм – известно
Рэтчетт турында мәгълүм булган соңгы нәрсә шушы, димәк? – Значит, последнее, что известно о Рэтчетт, – это?

Пуаро докторга карады, ул исә дәвам итте:

– Рэтчетт әфәнде яшәгән купеның тәрәзәсе киң итеп ачылган. Бу җинаятьче шуннан чыккан дигән фикер калсын өчен шулай эшләнгән. Әгәр ул тәрәздән чыккан булса, кар өстендә эзләр калыр иде. Бер эз дә табылмады.

Мәетне кайчан таптылар? – дип сорады Пуаро

– Мишель!

Вагон караучысы дерт итеп куйды. Аның агарынган йөзендә һаман да курку бар иде.

– Бу әфәндегә барын да сөйләсәгез иде, – дип боерды мсье Бук.

– Бу мистер Рэтчеттның хезмәтчесе иртән аның ишегенә берничә тапкыр шакыды. Җавап бирүче булмады. Аннары, ярты сәгать элек, рестораннан кеше килде һәм мсье иртәнге ашын ашар микән дип сорарга теләде. Аңлыйсызмы, сәгать унбер иде инде.

Мин үз ачкычым белән ишекне ачмакчы булдым. Әмма ачылмады. Ул эчтән чылбырга бикләнгән икән. Җавап бирүче юк, эчтән салкын өрә, тәрәзә ачылган. Мин бу әфәндене йөрәге тоткандыр дип уйладым да, поезд башлыгын чакырдым. Без чылбырны өздек һәм купега кердек. Ә ул инде... Ah, c’etait terrible...(Аһ, бу коточкыч иде).

СЛОВА:

Бу җинаятьче шуннан чыккан дигән фикер калсын өчен шулай эшләнгән – Это так сделано, чтобы осталось мнение, что преступник вышел оттуда​
мәетне – труп
дерт итеп куйды – вздрогнул
агарынган йөзендә – на ставшей бледном лице
үз ачкычым белән – своим ключом
ачмакчы булдым – пытался открыть
Ул эчтән чылбырга бикләнгән икән – Она была изнутри заперта цепью
салкын өрә – веет холод
йөрәге тоткандыр – наверно, сердце схватило
чылбырны өздек – порвали цепь

Ул янә куллары белән йөзен каплады.

– Димәк, ишек эчтән йозакка да, чылбырга да бикләнгән... – диде Пуаро уйланып. – Ә ул үзен үзе үтермәгәнме?

Грек елмайды.

– Үзен үтерергә җыенган кешенең үзенә кимендә унике тапкыр пычак белән кадаганын күргәнегез бармы? – дип сорады ул.

Пуароның күзе маңгаена менде.

Нинди коточкыч явызлык! – диде ул.

– Бу хатын-кыз эше, – дип телгә килде поезд башлыгы. – Әйтте диярсез, хатын-кыз эше. Мондыйга хатыннар гына бара ала.

Доктор Константин кашын җыерды.

– Димәк, бу бик көчле хатын булган, – диде ул. – Бер-ике чәнчү шулкадәр көчле булган. Пычак мускулларны кискән, сөяк аша үткән. Моның өчен бик көчле булырга кирәк.

– Димәк, җинаятьче профессионал түгел, – дип сорады Пуаро.

– Юк, һичшиксез юк, – дип раслады Доктор Константин. – Күрәсең, ул пычак белән теләсә ничек (как попало) кадаган. Кайбер яралар җиңел, алар зур зыян китермәгәннәр. Беләсезме, бу җинаятьче күзләрен йомып, котыра-котыра пычагын кадаган, ахрысы.

СЛОВА:

йөзен каплады – закрыл лицо​
уйланып – задумчиво
кимендә – по меньшей мере
күзе маңгаена менде – глаза на лоб полезли
Нинди коточкыч явызлык! – Какая ужасная жестокость!
кашын җыерды – нахмурил брови
Бер–ике чәнчү шулкадәр көчле булган. – Пара вонзаний были очень сильными.
сөяк аша үткән – прошло через кость
күрәсең здесь: видимо
теләсә ничек – как попало
җиңел – легко
зыян китермәгәннәр – не нанесли вреда
күзләрен йомып – закрыв глаза
котыра–котыра – в бешенстве

– C’est une femme (Бу хатын-кыз), – диде поезд башлыгы. – Алар барысы да шундый. Ачу аларга көч бирә.

Мөгаен, мин дә сез туплаган мәгълүматларга нәрсәдер өсти алыр идем, – диде Пуаро. – Рэтчетт әфәнде кичә минем белән сөйләшкән иде. Дөрес аңлаган булсам, ул гомеренә куркыныч яный дип шикләнә иде.

– Алайса, бу хатын-кыз түгел. Бу гангстер яки берәр бандиттыр, – диде мистер Бук.

– Әгәр җинаятьче гангстер булса да, – диде Пуаро. – Ул бер дә оста үтерүче түгел.

– Бу вагонда зур гәүдәле бер американ бара, – диде мсье Бук, үз теориясен дәвам итеп. – Коточкыч киенгән, бик ямьсез кыяфәтле кеше ул. Гел сагыз чәйни, зыялы җәмгыятьтә үзен тота белми. Беләсезме ул кешене?

СЛОВА:

Ачу аларга көч бирә – Злость даёт им силу​
мөгаен – вероятно
туплаган мәгълүматларга нәрсәдер өсти алыр идем – смог бы что–то дополнить к собранным данным
Дөрес аңлаган булсам, ул гомеренә куркыныч яный дип шикләнә иде – Если я правильно понял, у него были сомнения, что его жизни угрожает опасность
оста үтерүче – искусный убийца
дәвам итеп – продолжая
коточкыч – ужасно
сагыз чәйни – жуёт жевачку
зыялы җәмгыятьтә үзен тота белми – не умеет вести себя в знатном обществе

Караучы башын какты.

– Әйе, әфәндем, №16. Ләкин бу ул була алмый. Әгәр дә ул купега керсә яисә чыкса, мин аны, һичшиксез, күргән булыр идем.

– Бәлки, күрмәгәнсездер... Ярар, без моңа әйләнеп кайтырбыз әле. Хәзер безгә хәл итәргә кирәк: нишлибез?

Ул Пуарога карады.

Пуаро аңа карады.

– Йә инде, кадерле дустым, – диде мсье Бук. – Сездән нәрсә теләгәнемне аңладыгыз бит инде. Мин беләм: бу сезнең көчегездән килә. Зинһар, чишегез бу эшне. Юк, юк, зинһар, баш тартмагыз. Күрәсезме? Безнең өчен, ягъни халыкара йокы вагоннары ширкәте өчен, бу бик мөһим. Югославия полициясе килеп җиткәнче, без җинаятьчене табыйк. Югыйсә, безне күпме борчылу, соңга калу, тукталышлар көтә. Кем белә, бәлки, гаепсез кешеләргә дә авырлык килер?.. Ләкин сез ярдәм итсәгез, берни дә булмаячак! Без: «Менә җинаять, ә менә бу җинаятьче!», - дип әйтербез.

СЛОВА:

башын какты – кивнул​
Ярар, без моңа әйләнеп кайтырбыз әле – Хорошо, мы к этому ещё вернёмся
хәл итәргә кирәк – надо решить
кадерле – дорогой
көчегездән килә – в ваших силах
чишегезздесь: раскройте
баш тартмагыз – не отказывайтесь
йокы вагоннары ширкәте өчен – для компании спальных вагонов
югыйсә – иначе
берни дә булмаячак – ничего не случится

– Ә әгәр дә мин үтерүчене таба алмасам?

– Дустым минем! – мсье Букның тавышы хәзер җыр булып агылды. – Мин сезнең абруегызны һәм алымнарыгызны беләм. Бу кешеләрнең тарихларын өйрәнеп, алдашалармы-юкмы икәнен тикшерер өчен бик күп көч һәм вакыт кирәк. Ә бит сез гел: «Серне чишәр өчен миңа иркенләп утырырга һәм яхшылап уйларга гына кирәк», – дип әйтә идегез. Зинһар, нәкъ шулай эшләгез. Пассажирлардан сорашыгыз, мәетне карагыз, дәлилләрне өйрәнегез... Ә аннары... Кыскасы, мин сезгә ышанам! Сез буш сүз сөйләмисез дип уйлыйм мин. Иркенләп утырыгыз, уйлагыз һәм сез барысын да ачыклаячаксыз.

Ул дустына бик хисле карады.

– Сезнең ышанычыгыз минем күңелемә тиде, – диде Пуаро, дулкынланып. – Сез бу очрак авыр түгел дидегез. Үзем дә үткән төндә... Хәер, әлегә сөйләми торыйк. Дөресен әйткәндә, бу мәсьәлә мине кызыксындырды. Әле ярты сәгать элек бу көртләр арасында сәгатьләр буе нишләргә белмичә утырырмын дип уйлаган идем. Ә менә хәзер әзер табышмак туды.

СЛОВА:

җыр булып агылды – зазвучал, словно песня​
абруегызны – честь
алымнарыгызны – методы
иркенләп – свободно
сорашыгыз – распросите
дәлилләрне – доводы
хисле карады – посмотрел с чувством
күңелемә тиде – тронуло за душу
очрак случай
бу мәсьәлә мине кызыксындырды – это дело меня заинтересовало
табышмак туды – родилась загадка

– Димәк, тәкъдимемне кабул итәсез? – дип сорады мсье Бук.

– C’est entendu (Килештек). Мин бу эшкә алынам.

Искиткеч! Без барыбыз да булышырга әзер.

Башта миңа Истанбул-Кале вагонының планы кирәк. Кайсы пассажир кайсы купеда урнашкан, шул күрсәтелсен. Тагын миңа пассажирларның паспорт һәм билетлары кирәк булыр.

– Мишель сезгә китерер.

Караучы купедан чыкты.

– Поездда тагын кемнәр бара? – дип сорады Пуаро.

– Бу вагонда доктор Константин белән икебез генә. Бухарест вагонында – бер аксак карт. Гади вагоннар да бар, ләкин аларны санамасак та булса, чөнки алар кичке аштан соң бикләнгән иде. Истанбул-Кале вагоныннан алдарак ресторан вагоны гына бар.

– Димәк, – дип нәтиҗә ясады Пуаро. – Безгә җинаятьчене Истанбул-Кале вагонында эзләргә кирәк, – ул докторга карады. – Сез шулай димәкче идегез бит?

Грек башын какты:

– Төнге беренче яртыда кар ява башлады һәм поезд туктады. Шуннан соң беркем дә ул вагоннан чыга алмый иде.

– Алайса, – диде мсье Бук. – Җинаятьче һаман да поездда. Ул безнең арабызда!

СЛОВА:

тәкъдимемне кабул итәсез – принимаете предложение​
искиткеч – замечательно
булышырга әзер – готовы помочь
башта – вначале
кайсы – который
аксак – хромой
кичке аштан соң бикләнгән иде – после ужина был заперт
Истанбул–Кале вагоныннан алдарак ресторан вагоны гына бар – Впереди вагона Истанбул–Кале есть только вагон–ресторан
нәтиҗә ясады – сделал выводы
беренче яртыда – в половине первого
чыга алмый иде – не мог выйти
Ул безнең арабызда!Он среди нас

***

Достаточно интересная глава из не менее интересного детектива. К сожалению, на сегодняшний день, это единственный отрывок из произведений Агаты Кристи, доступный на татарском языке.

Ну а мы предлагаем вам проверить себя на усвоение лексики. Ну и, конечно же, мы припасли для вас несколько вопросов и по содержанию текста. Удачи!

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующем занятии, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG