Accessibility links

Сладковский: "Десерт урынына винегрет тәкъдим итмәгез"


Александр Сладковский матбугат очрашуында, 16 июнь 2018
Александр Сладковский матбугат очрашуында, 16 июнь 2018

Татарстан симфоник оркестры җитәкчесе Александр Сладковский белдерүе социаль челтәрләрдә кискен тәнкыйтькә дучар булды. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Азатлыкка Сладковский белән "винегрет" турында сөйләшәчәген вәгъдә итте.

Татарстан симфоник оркестры җитәкчесе Александр Сладковский урыс музыкасыннан гына торган концертны табында иң ахырда бирелә торган тәмле бәлеш – "десерт", ә татар көе кушылганны "винегрет" дип бәяләде. Бу хакта дирижер 16 июнь дөнья футбол чемпионаты вакытында оркестрның чыгышларына багышланган матбугат очрашуында әйтте.

Сладковскийдан Татар-информ хәбәрчесе: "Чемпионат вакытында милли республика башкаласында бер генә милли әсәр дә уйнамыйсыз. Ни сәбәпле?" дип сорады.

Сладковский: "Десерт урынына винегрет тәкъдим итмәгез"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:01 0:00

Сладковский: "Нигә сез чемпионат вакытында милли әсәр уйналырга тиеш дип саныйсыз? Безнең фестиваль – "Ак сирень" (“Белая сирень”). Без (чемпионат вакытында - ред.) "Мирас" фестивале үткәрә ала идек. Сез бик агрессив кәефтә һәм провокацияле сорау биреп, мине җәнҗалга тартасыз. Миңа татар композиторлары әсәрләренә багышланган "Мирас" фестивален үткәрегез дип (өстән - ред.) әйтә ала иделәр. Без аны "Ак сирень" урынына күчерә ала идек. Беләсезме, форматы башкарак.

Әйдәгез, алай булгач татлы ризык урынына винегрет ашыйк

Бу сорауны мин урынлы түгел дип саныйм. "Ак сирень" фестиваленең концепциясе, идеологиясе – рус классик музыкасы (чемпионатка - ред.) тәкъдим ителде. Аның кысаларында без Татарстан композиторлары әсәрләрен дә тәкъдим итәбез. Әйдәгез, алай булгач татлы ризык урынына винегрет ашыйк. Беләсезме, сез ни эшлисез? Десерт урынына винегрет тәкъдим итәсез", диде.

Азатлык Сладковскийны әлеге белдерүенә карата Татарстан мәдәният министры Ирада Әюповага шалтыратты. Әюпова дирижерның бу белдерүен ишетмәгән. Ул сүзнең симфоник оркестр чыгышы һәм аның җитәкчесенең белдерүе турында баруына карамастан, чемпионатта татар җырларыннан, биюләреннән торган концерт та булачак дип акланырга тырышты. Шулай да ахырда "Мин Сладковскийга шалтыратырмын, аның белән сөйләшермен", диде. Сөйләшү нәтиҗәсен Азатлыкка белдерергә вәгъдә итте.

Сладковскийның белдерүенә карата Фейсбукта фикерләр
Сладковскийның белдерүенә карата Фейсбукта фикерләр

Сладковскийның әлеге белдерүе интернетта социаль челтәрләрдә зур ризасызлык тудырды, хөкем ителде.

Тукай бүләге иясе, шагыйрь Ркаил Зәйдулла: "Менә кара йөрәкнең чын йөзе!" дип язды. Галим Илшат Сәетов Сладковский шикеллеләрнең өстә утырганнарга килешүен ассызыклады. "Татар җанлы җитәкчелек булса, куып чыгарырлар иде әллә кайчан", диде ул.

"Күбесенчә татар үзе татар туганнарының, татар талантларының кадерен белми. Югыйсә, 29 яшендә оркестр җитәкләгән Ильяс Абдуллин Кыпрыска (Кипр) чыгып китәр идемени? Юк, безнең морзаларга шимбә кадерле", ди Тукай бүләге иясе, язучы Вахит Имамов.

Бу бәндәне Казаннан куарга кирәк

Галим Вил Мирзаянов: "Кәлимуллинның бер дигән симфоник әсәрләре бар. Шулардан берсен генә булса да башкарырга булыр иде. Бу бәндәне Казаннан куарга кирәк берсүзсез", дип белдерде.

"Казан Нуры" оркестры җитәкчесе Рәсим Ильясов, Казанда үткән чараларда, чемпионат булсынмы ул, башкасымы – татар музыкасы яңгырарга тиеш дип саный. "Башкача кунакларга татар милләте турында ничек аңлатасың? Сладковский турында ни әйтим... Ул – килгән кеше. Аның "винегрет" дип әйтүе дә шуннан", диде Азатлыкка Ильясов.

Кайсы гына илнеке, республиканыкы булмасын, дәүләт исемен йөрткән симфоник оркестры аның йөзе булып тора. Халыкара чараларда, чит илләргә чыкканда шул дәүләтнең мәдәниятен дә таныта. Сладковский моңа кадәр дә татар музыкасына тел-теш тидерүдән тартынмады.

Оркестр узган ел февраль аенда Испаниянең биш шәһәрендә концерт куеп кайтканнан соң булган матбугат очрашуында дирижер чит илләрдә яңгыратырлык татар көе булмауны белдергән иде.

XS
SM
MD
LG