Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сергей Скрипаль Солсбери хастаханәсеннән чыккан


Русия күзләү идарәсенең элекке офицеры Сергей Скрипальне Солсбери хастаханәсеннән чыгарганнар. Бу хакта Британиянең сәламәтлек саклау дәүләт хезмәте хәбәр итә.

Скрипаль һәм аның 33 яшьлек кызы Юлия 4 март көнне авыр хәлдә Солсбери шәһәре үзәгендә табылган иде. 10 апрель Британия медиасы нерв-паралитик матдә белән агуланган Юлия Скрипаль хастаханәдән чыккан дип хәбәр итте. Әтисенең сәламәтлеге яхшыра баруы да белдерелде.

Лондон алар совет галимнәре уйлап чыгарган "Новичок" нерв-паралитик матдәсе белән агуланган дип белдерде. Британия агу Мәскәүдә җитешетергән дип фаразлый. Мәскәү моны кире кага.

Скрипальләргә һөҗүм Көнбатыш илләре һәм Русия арасындагы мөнәсәбәтләрне кискенләштерде. 30лап ил Русия дипломатларын илләреннән чыгару турында белдерде. Русия моңа җавап итеп көнбатыш дипломатик миссия хезмәткәрләрен илдән чыгара башлады.

XS
SM
MD
LG