Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинга өченче тапкыр президент булырга мөмкинлек бирәчәк канун өлгесе думага кертелде


Владимир Путин
Владимир Путин

Русия думасы сайтында Русия президенты булып рәттән өч мәртәбә сайлану мөмкинлеге турында канун өлгесе барлыкка килде. Документ белешмәсеннән күренүенчә, ул җомга кертелгән һәм дума рәисенә җибәрелгән.

Канун өлгесен Чечня парламенты керткән.

Документның аңлатмасында "илнең әлеге үсеш этабында дәүләт башлыгы вазифасында торуны рәттән өч мөддәткә кадәр озайту кирәклеге туды" диелә. Чечня депутатлары әлеге тәкъдимне илнең социаль-сәяси тотрыклылыкка ирешүе һәм аны сакларга кирәклеге белән аңлата.

"Әлеге төзәтмә дәүләтнең демократик нигезләренә зыян китерми һәм халыкның Русия киләчәген үзенә сайларга мөмкинлек бирә", диелә аңлатмада.

Моңа кадәр Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Владимир Путинның президентлык мөддәтен озайтырга кирәк дип чыгыш ясаган иде. Моннан соң Чечня парламенты Русия президенты вазифасына өч мәртәбә сайлану мөмкинлеге бирүче канун өлгесе әзерләде.

7 майда Путин дүртенче тапкыр президент вазифасына кереште.

2008 елда президент булып сайлангач Дмитрий Медведев Русиядә президент мөддәтен дүрт елдан алты елга кадәр озайтуны күздә тоткан канунны имзалады.

XS
SM
MD
LG