Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан урмансыз калмасмы?


Мамадыш районы Бөрсет Сукачы авылы янындагы урманда киселгән агачлар
Мамадыш районы Бөрсет Сукачы авылы янындагы урманда киселгән агачлар

Татарстанда урман киселеп "Kastamonu" ширкәтенә күпләп агач ташылуга халык борчылу белдерә. Урманнарны дөрес итеп саклауга Русиянең "Урман кодексы" комачаулый, ди белгеч.

Балык Бистәсе, Мамадыш якларында халык урмандагы агачларны кисеп, машиналар белән күпләп читкә ташуга борчыла. "Урмансыз калдыралар икән безне", дигән сүзләр дә таралган. "Хәзер мунча салу, йортта ни дә булса кору өчен урманнан агач алам дисәң, бу бер бәла, бирмәскә тырышалар", дип сөйләде Мамадыш районында яшәүче бер ир Азатлыкка. Агачка бәяләр дә үскән.

Тарихчы Нурулла Гариф та халыкның борчылуын ишеткән. Төркиянең Алабугадагы "Kastamonu" ширкәтенә бу тизлек белән урманнарны кисеп агач ташысалар, биш-алты ел эчендә кырда утырып калабыз дип тә сөйләнүчеләр бар, ди ул.

Мамадыш районы Түбән Әрнәш авылы тирәсендә киселгән агачлар
Мамадыш районы Түбән Әрнәш авылы тирәсендә киселгән агачлар

"Сөйләүләренә караганда, агач эшкәртү заводына тәүлегенә 1500 кубометр агач кирәк. Завод төзелгәндә эшкә ярамаган карт агачлар һәм урман кискәннән соң калган ботакларны гына файдалану күз алдында тотылган булган. Ә хәзер, имеш, анда агачларның корысын да алмыйлар, корымаган, сагызлы агачларны гына файдаланалар. Чөнки коры агачка келәй күп сарыф ителә, материал кыйммәткә чыга икән.

Балык Бистәсе районында безнең тирәдәге урманнарда кыш көне 18 КамАЗ машинасы атна буе агач ташыды. Бер машина прицеп белән бер юлы кимендә 40 кубометр агач төйи. Моның өчен күпме урманны юкка чыгарганнарын исәпләү кыен түгел. Әзер тауарның зур өлеше Төркиягә китә дип сөйлиләр. Завод шушы темпта эшләсә 5-6 елда Татарстанда урманнар калмаячак диләр", дип белдерде Азатлыкка Нурулла Гариф.

Харис Мусин
Харис Мусин

Казан дәүләт аграр университеты галиме, элек Татарстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары булып эшләгән Харис Мусин Татарстан Русиядә "урманы аз" (малолесный) булган төбәккә керә, ди. Бүген республикада 1 млн 200 мең гектар урман бар.

"Бездә, Татарстанда урман белән капланган территория 17,8 процент тәшкил итә. Бу аз. Кешегә яшәргә һәм әйләнә-тирә мохитка йогынтысы да әйбәт булсын өчен урманнар белән капланган җирләр 25 процент булырга тиеш", ди Мусин.

Харис әфәнде Татарстандагы урманнарның хәлен "алай ук начар түгел, канәгатьләнерлек, әмма кисүләр ешайды" дип бәяләде.

"Халык моның мәгънәсен аңлап бетерми. Русча "расчетная лесосека" дигән төшенчә бар. Ул озак итеп, дәвамлы рәвештә урманнан файдалану дигән сүз. Аны өлгергән, өлгермәгән агач белән бәйләп саныйлар. Без соңгы 15 ел эчендә үзебезнең "расчетная лесосека"дан файдалана алмадык. Үзгәртеп коруга кадәр актив киселгән урманнар соңгы чорда киселмәде. Моңа халык куанды.

Мамадыш районы Түбән Әрнәш авылы тирәсендә 'Kastamonu" заводы өчен кисеп әзерләп куелган агачлар
Мамадыш районы Түбән Әрнәш авылы тирәсендә 'Kastamonu" заводы өчен кисеп әзерләп куелган агачлар

Соңгы вакытта "Kastamonu" барлыкка килде. Без акрын гына кисә башладык. Халык шуны ошатып бетерми. Аның өстенә бу районнарда урман бозып кисүләр (канунсыз рәвештә - ред.) дә ешайды. Әнә шуңа күрә, халык канәгатьсезлек белдерә", ди Харис әфәнде.

Шул ук вакытта галим "Kastamonu" өчен агач кисү урманнарга зур зыян салмаска да мөмкин дип тә әйтә.

"Һәр ел саен бер гектар урман өчтән дүрткә кадәр кубометр артым, яңа үскән агач бирә. Без 1 млн 200 меңне өчкә тапкырлыйбыз икән, елга 3 млн 600 мең кубометр агач кисә алабыз. Бүген республикада 2 млн 400 мең кубометр агач киселә. Төрекләр әгәр бу агачны эшкәртә алалар икән, куанырга гына кирәк. Урман белгечләр күзәтүендә булырга, өлгереп җиткән агачлар гына киселергә тиеш", ди Мусин.

Ул үзе соңгы ике елда Мамадыш һәм Балык Бистәсе районнарында булмаган. Шуңа күрә "бу урманнар дөрес киселми дип өздереп әйтә алмыйм", ди. Шулай да Харис әфәнде сүзләренчә, халык канәгатьсезлеге урман өлкәсе белгечләренә дә барып җиткән.

Мусин урманнарга аек, акыллы караш, урман белән идарә итү дә белгечләр кулында булырга тиеш, ди. Русиянең "Урман кодексы"ның да дөрес итеп урман үстерү, кисү, куллануга күпмедер киртә булып торуын да әйтә.

Мамадыш районы Түбән Әрнәш авылы тирәсендә әзерләп куелган агачлар
Мамадыш районы Түбән Әрнәш авылы тирәсендә әзерләп куелган агачлар

"2006 елда Русиядә яңа "Урман кодексы" барлыкка килде. Аның нигезендә урман каравылчылары бетерелде. Шуңа күрә урманчылар китеп бетте, алар урынына урман мастерлары гына калды. Урман системы какшады. Урманның бүген хуҗасы юк шикелле. Халык бит гомер буе фәлән гектар җир урман каравылчысыныкы (лесник) дип ияләнгән. Урман кодексына үзгәрешләр кертелер һәм урман сакчылары белгечлеге дә кире кайтарылыр дип уйлыйбыз.

Без Калининградтан Владивостокка кадәр бер "Урман кодексы" белән эшлибез. Мин Германиядә дә, башка җирләрдә дә булдым. Һәр өлкәнең үзенең халкы, үзенең яшәүгә, табигатенә карашы бар. Ул меңнәрчә еллар буе формалашкан.

"Урман кодексы"нда 83нче маддә бар. Анда вәкаләтләр турында әйтелә. Әнә шул маддәдә субъектларга күбрәк вәкаләтләр биреп, Татарстанда урман аз булган җирләрдә бу өлкәдә комплекслы хуҗалык булырга тиеш. Бер үк кеше урманны саклый, тәрбияли, үстерә дигән сүз. Әгәр без шушы системны кире кайтармыйбыз икән, хәлләр уңайга үзгәрмәячәк. Бу урманнарның экологик әһәмияте дигән төшенчә дә бар. Әле аны күреп бетергән кеше юк. Аңа игътибар бирү кирәк. Шуңа күрә бер хуҗа булып, урманнарны бер кулга бирмәсәк, әз урманлы төбәкләрдә зур алга китеш күрмим", ди Харис әфәнде.

Хәйдәр Нигъмәтҗанов
Хәйдәр Нигъмәтҗанов

Озак еллар Мамадыш районындагы Кама леспромхозында эшләгән, хәзер ялга чыккан Хәйдәр Нигъмәтҗанов та урман хуҗалыкларында белгечләр санын киметү ялгыш гамәл булды дип исәпли.

"Урман каравылчылары кирәк. Аларны бетерделәр. Хәзер ун урман каравылчысы урынына ике урман мастеры калды. Алар урманны карарга да, сакларга да җитешми. Бу мәсьәләне Татарстан үзе генә хәл итә алмый", ди ул.

Нигъмәтҗанов сүзләренчә, хәзер урманнар күп киселә дип әйтү дөреслеккә туры килми, "элекке елларда без күбрәк кисә идек", ди ул.

Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән эшләнә

Хәйдәр әфәнде Мамадыш районындагы урманнарда киселгән агачларның күп өлеше Алабуга махсус икътисад зонасындагы "Kastamonu" төрек ширкәтенә китүен әйтә.

"Мамадыш, Саба урман хуҗалыкларыннан һәм Алабуга тирәсендәгеләрдән дә шунда ташыйлар. Рөстәм Миңнеханов (Татарстан президенты - ред.) күрсәтмәсе белән эшләнә. Аның кызыксынуында ул. Урман хуҗалыгы министрлыгына бөтен агачны шунда ташыгыз дип кушкан ул", ди Нигъмәтҗанов.

Тарихчы Нурулла Гариф "Kastamonu" заводы турында азмы-күпме хәбәрдәр булган кешеләр, шунда эшләүчеләр завод биләмәсендәге агачларның бер өлеше кулланмау сәбәпле череп яту турында да сөйлиләр дип әйтә.

XS
SM
MD
LG