Accessibility links

Кайнар хәбәр

Билгесез кешеләр тарафыннан урланган Асан Эгиз табылган


Асан Эгиз
Асан Эгиз

Чәршәмбе көнне билгесез кешеләр тарафыннан урланган Кырымтатар халкы корылтае әгъзасы Асан Эгиз кыйналган хәлдә Акмәчетнең 6нчы хастаханәсенә китерелгән. Бу хакта Асанның энесе Абдураман Эгиз Фейсбукта хәбәр итте.

Асан Эгиз Крым.Реалиига үзенең ничек урлануы турында сөйләде.

23 май көнне Акмәчет районының Джолман (Пионерское) авылы тирәсендә полиция киемендәге кешеләр Асан Эгизның машинасын туктатканнан соң, башына кара капчык кидереп, кулларын бәйләп, бите белән аска яткырып машинага утыртып алып киткәннәр. Бер сәгать йөрткәннән соң Бакчасарай юлында бер авыл янында җибәреп, "кайда телисең шунда бар" дигәннәр. Асан Акмәчеткә барып абыйсына шалтыраткан. Ул аны килеп алган.

Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров, Асанны бик нык кыйнаганнар, диде.

Кайбер гайре рәсми чыганаклар якын арада Кырымда кырымтатарларны күпләп тоткарлаулар булачак, 50ләп кеше тоткарлана ала дип белдерә.

Русия аннексиясеннән соң Кырымда бәйсез журналистларның, кырымтатар хәрәкәте активистларының, Русиядә тыелган Кырымтатар халкы мәҗлесе әгъзаларының, шулай ук "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнүче кешеләрнең йортларында даими тентүләр узып тора.

Җомга шулай ук Кырымда мәхкәмә "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда шикләнелеп дүшәмбе тоткарланган Сервер Мустафаев һәм Эдем Смаиловны сак астына алды.

XS
SM
MD
LG