Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов вәкиле: Дәүләт телләрен ихтыяри укыту яклылар Русия Конституциясен белми


Лилия Галимова
Лилия Галимова

Татарстан президентының рәсми вәкиле Лилия Галимова республикаларның дәүләт телләрен укытуга каршы төрле фикер җиткерүче активистлар, блогерларга Русия Конституциясен укырга кушты. Бу хакта ул журналистлар белән Татарстан Хөкүмәт йортында булган очрашуда белдерде.

Галимова әйтүенчә, ниндидер аңлашылмаган кешеләр төрле медиаресурсларда, социаль челтәрләрдә бу мәсьәләдә үз ягын каера.

“Бу мәсьәләдә фикерләшүләр актив рәвештә бара һәм аңа башка республикаларның да кушылуын күрәбез. Ягъни төрле мәйданнарда киң рәвештә тикшерелә. Шундый диалог алып барганда ниндидер активистлар һәм сәясәт белгечләре барлыкка килә дә Русия Конституциясенә нигезләнеп бу теманы болгатырга тотына. Күрәсең алар ул Конституцияне беркайчан ачып та карамаганнардыр. Әгәр алар аны укыса мондый дәлилләр китермәс иде”, диде президентның рәсми вәкиле Конституциянең республикаларның дәүләт телләрен укуга бәйле маддәләрен дә укып.

"Безнең фикеребезчә, республикаларның дәүләт телләрен ихтыяри рәвештә укыту Русия Конституциясенә каршы килә. Русиядә кабул ителә торган кануннар Конституциягә каршы килергә тиеш түгел. Ниндидер активистлар тарафыннан бөтенләй туры килмәгән фикерләр яңгырый башлагач, аларга Конституцияне укырга киңәш итәсе килә", диде Галимова.

Президент сүзчесе активистларның исемнәрен атамады. "Без монда аның өчен җыелмадык. Төрле блогерлар, активистлар барлыкка килә. Аларның кайберләре үзләрен сәясәт белгечләре дип тә атый", диде Галимова.

Казандагы урыс мәдәнияте җәмгыяте активистлары һәм үзләрен Урыс телле ата-аналар һәм аларның балаларын яклау комитеты дип атаучы төркем җитәкчеләре татар телен мәҗбүри укытуга каршы чыгып, Татарстан президентыннан зарланып Мәскәүгә мөрәҗәгатьләр юллап тора.

Татарстанда татар теленә каршы чыгучыларның иң зур тавыш күтәргән өлеше ​– үзләре Татарстанда тумаганнар, читтә туып-үскәннәр.

XS
SM
MD
LG