Accessibility links

Урыс милләтчеләре Миңнеханов сәясәтеннән зарланып Путинны чаралар күрергә чакыра


2017 елның 22 апрелендә татар телен укытуга каршы узган чара

Мөрәҗәгатьне булдыручылар Миңнехановның соңгы вакытта алып барган сәясәтен җавапсыз дип атый һәм шушы вазгыятьтә Русия президентын кичекмәстән чаралар күрергә чакыра. Белгеч фикеренчә, мөрәҗәгатьне язучыларның артында аларны өйрәтүче, финанслаучы көчләр тора.

Татарстан парламенты утырышында республика президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрдә 1-9нчы сыйныфларда татар телен укыту мәҗбүри рәвештә ике сәгать калуын әйткәннән соң, Казандагы урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм үзләрен урыс телле ата-аналар һәм аларның балаларын яклау комитеты дип атаучы төркем җитәкчеләре Татарстан президентыннан зарланып Мәскәүгә чираттагы мөрәҗәгатен юллады. Мондый кәгазьләр инде язып остарган бу төркемнәрнең чираттагы мөрәҗәгатенә күз дә йомып булыр иде, әмма бу юлы анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка ачык һөҗүм бар. Алар Миңнехановның соңгы вакытта алып барган сәясәтен җавапсыз дип атый һәм шушы вазгыятьтә Русия президентын кичекмәстән чаралар күрергә чакыра.

Татариядә Русия президентының күрсәтмәләрен санга сукмыйлар

Мөрәҗәгатьнең эчтәлегенә килгәндә, Русия президенты Владимир Путин һәм баш прокурор Юрий Чайка исеменә язылган мөрәҗәгать "Татариядә Русия президентының күрсәтмәләрен санга сукмыйлар, төбәк җитәкчелеге ачыктан-ачык саботаж алып бара, әле ул гына да түгел провокация белән шөгыльләнә" дип башлана.

Михаил Щеглов
Михаил Щеглов

Мөрәҗәгатьне имзалаучы урыс мәдәнияте җәмгыяте җитәкчесе Михаил Щеглов һәм урыс телле ата-аналар һәм аларның балаларын яклау комитеты рәисе Эдуард Носов Татарстан президенты Миңнехановның Дәүләт шурасы утырышында татар теле мәҗбүри рәвештә мәктәпләрдә ике сәгать калуы, ә Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховның Русия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева белән бу компромисслы карарны килештерергә әзер булуы турында әйтүен яза.

Татарстандагы хәлләр төбәк һәм гомумән Русиядәге тынычлыкка куркыныч тудыра

"Төбәктәге барлык хөкүмәт тарафлы басмалар моны инде Мәскәү белән төбәк җитәкчелеге сөйләшеп барысын да хәл иткән дип бирде. Сезнең тарафтан төп-төгәл бирелгән күрсәтмәне үзләренчә үтәү өчен кайсы түрәгез белән төбәк җитәкчелеге "килешкән" икән Владимир Владимирович?", дигән сорау куела мөрәҗәгатьтә.

Иң кызыгы, шуннан соң башлана. Мөрәҗәгатьне имзалаучылар милләтара тынычлык мәсьәләсенә күчә, урысларга каршы котырту бара дигән мәгънә сала. "Татарстандагы хәлләр төбәк һәм гомумән Русиядәге тынычлыкка куркыныч тудыра" дип белдерә алар.

Эдуард Носов
Эдуард Носов

Аерым алганда Щеглов һәм Носов республика, хөкүмәт басмалары һәм татар милли сеператист интернет ресурслары татарларны “җәберләүче”ләргә (урысларга – ред.) каршы милләтара күрәлмаучанлык тудыручы мәгълүматлар тарата дип белдерә. Мисал буларак соңгы вакытта интернетта татар телен яклау чараларында кулланылган хештэглар һәм шигарләрне китерә.

Төбәк җитәкчелегенең Мәскәүгә буйсынучы куәт структураларын "санга сукмавы" да искә алына. Мисал итеп, төбәк башлыгы дип аталган Миңнехановның узган утырышта Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковка тәнкыйть белдерүе, аны "республика прокуроры" дип атавы, үзенә буйсынган хезмәткәр рәвешендә аңа күрсәтмәләр бирүенә игътибар итәргә чакыра.

Миңнехановның соңгы вакытта алып барган сәясәтен үтә дә җавапсыз дип саныйбыз

"Милләтара мөнәсәбәтләр өчен бөтен җаваплылык төбәк башлыгы өстендә. Республика башлыгы Миңнехановның соңгы вакытта алып барган сәясәтен үтә дә җавапсыз дип саныйбыз. Шул сәбәпле әлеге хәлләрне үз карамагына алуыгызны сорыйбыз”, диелә мөрәҗәгать азагында.

Чәршәмбе көнне Михаил Щеглов татар теле мәсьәләсендә видеомөрәҗәгать белән дә чыкты. Ул анда кабат Донбассны искә ала. Билгеле булганча, элегрәк ул 4 ноябрьдә узачак ата-аналар җыелышына Донбасс фетнәчеләрен чакырачагын язган иде.

Сәясәт белгече Руслан Айсин әлеге мөрәҗәгатьне булдыручыларның артында котыртучылар тора һәм аларның максаты - республикага һөҗүм дип саный.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

"Төрле чыганаклар әйтүенчә, Щеглов һәм аның хәрәкәтен, сәясәтен ЛДПР фиркасе финанслый. Искәртеп әйтергә кирәк, алар Казандагы түгел, федераль ЛДПР белән эшли. Аларның төп максаты - мәктәпләрдә татар телен укытуны бетерү генә түгел, ә гомумән республикага һөҗүм итү, Татарстанның сәяси статусын юкка чыгару, татар милли субъектлыгын, милли хәрәкәтен бетерү һәм гомумән миллилекне маргиналлык яки экстремистик тараф буларак күрсәтү.

Татар теле, мәдәниятенә булган нәфрәтләрен яшермиләр һәм безгә компромисс кирәкми диләр. Республиканы бетереп аның урынына Казан губерниясен булдыру, мондагы этнократияне бетерү, алар үзләре нәкъ этнократия дип атый.

Аларның төп максаты - мәктәпләрдә татар телен бетерү генә түгел, ә гомумән республикага һөҗүм итү

Деструктив сәясәт алып баралар. Аның стратегия, механизмнары билгеле: алар безне төрле-төрле яклап экстремистлар, террорчылар һәм башкалар дип гаепли, аннары без "андый түгелбез" дип акланырга тиеш булачакбыз. Психологик яктан акланган кеше инде нигездә гаепле дип санала. Монда да шул ук юл кулланыда.

Аннары Путин - безнең лидер, Миңнеханов - беркем дә түгел дигән карашларын чагылдыралар. Ачыктан-ачык Донбасс белән куркыталар. Берничә тапкыр Щеглованың Донбассны телгә алуы мәгълүм. Митингны оештырганда Донбассның ветераннарын чакырабыз дип әйтте, аңа рөхсәт итмәгәннәр. Соңгы видеомөрәҗәгатендә тагын бер тапкыр Донбассны искә алды. Димәк аларның үзаңында Татарстанны Донбасс җиренә әйләндерү, милләтара низаг булдыру, тел аркасында сугыш чыгару ята, чөнки алар шул низагтан файдаланып татар милли структураларны бетерергә телиләр.

Аларның үзаңында Татарстанны Донбасс җиренә әйләндерү, милләтара низаг булдыру, тел аркасында сугыш чыгару ята

Безнең прокуратура, куәт оешмалары аларга каршы бер нәрсә дә эшли алмый, чөнки алар артында Мәскәү тора. Мәскәүдә дә бит төрле төркемнәр бар. Шуларның берсе аларга методологик, мәгълүмати, матди ярдәм күрсәтә. Ничек эшләргә, кайсы җиргә басым ясарга, кемгә мөрәҗәгать итәргә өйрәтеп торалар. Аннары Щеглов хәрәкәтенә йөрүчеләрнең күпчелеге килмешәк. Алар Татарстанга төрле өлкәләрдән күченеп килгән. Шулай җыелышып чын рәвештә Татарстандагы традицияләрне белмичә барысын да болгатып яталар. Шуңа аның социаль базасы да бар", ди Айсин.

Татарстанда мәктәпләрдә татар теле белән килеп туган хәлне Русиянең башка төбәкләрендәге татарлар да борчылып күзәтә. 12 ноябрь көнне Костромада Татарстан көннәре кысаларында узачак "түгәрәк өстәл"дә бу мәсьәләне дә күтәрергә җыеналар. Бу хакта Азатлыкка адвокат Әлфия Хәкимова әйтте.

"Чечняга беркем бәйләнми. Нишләп Татарстанга бәйләнәләрдер? Татарстан Путин өчен тавыш бирмәсен өчен федераль үзәк барысын да эшләде дип саныйм. Бу әлбәттә минем фикер. Бәлкем әле Русиядә яшәүче татарлар да аның өчен тавыш бирмәс. Бу әлбәттә минем шәхси фикерем. Монда Путин гаеплеме, хөкүмәтме - билгесез. Әмма барлык түрәләр дә Путин тарафыннан куелганны искә алсаң, җаваплылык анда булып чыга.

Алар бит инде Русиядә төбәкләрне губернияләргә бүләргә телиләр. Бу нәрсә өчен эшләнә? Димәк, милли республикалар булмаячак. Анда Конституциягә үзгәрешләр кертеп дәүләт теле урыс теле генә дип язырга тиеш булачаклардыр. Аннары инде барлык мәдәниятләр юкка чыгачак, чөнки мәдәниятләр телдән башлана”, диде ул.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG