Accessibility links

Кайнар хәбәр

Артеменко Татарстан хакимиятләрен үзэшчәнлектә гаепләде


Түгәрәк өстәлдә Русия байрагы гына эленгән иде. Сулдан: Борис Бегаев, Михаил Щеглов, Марат Лотфуллин

4 ноябрь Казанда Рус мәдәнияте җәмгыяте тел проблемына багышланган чираттагы түгәрәк өстәл уздырды.

Түгәрәк өстәлне оештыручы, Рус мәдәнияте җәмгыяте башлыгы Михаил Щеглов чарага белгеч буларак татар активистларын да чакырган. Ләкин галим Дамир Исхаков килә алмаган, тарихчы һәм активист Айрат Фәйзрахманов принципиаль рәвештә килүдән баш тарткан. Президиумда Щегловтан кала Фәннәр академиясе тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Марат Лотфуллин бар иде.

Очрашуда элегрәк милләтара низаг чыгаруда гаепләнгән Михаил Шаров та күренде. Башлану алдыннан ул диварга зур Русия байрагын элеп куйды.

Михаил Щеглов чантасыннан өч икона чыгарып өстәлгә куйды, дога кыла башлады.

Очрашуның төп спикеры итеп игълан ителгән Русия мәгариф үстерү институтының этномәдәни мәгариф стратегиясе үзәге җитәкчесе Ольга Артеменко Мәскәүдән килә алмаган, шуңа күрә Щеглов аны телефон аша тоташтырды.

Рус мәдәнияте башлыгы түгәрәк өстәлне башлап, "Татарстанда хәзер барган этнолингвистик низаг республиканы губерниягә әверелдерә аламы?" дигән сорау куйды.

Ольга Артеменко
Ольга Артеменко

Артеменко сүзләренчә, этнолингвистик низаг проблемы хәзерге вакытта артык күпертелгән, ә аны чишү өчен иң элек республика һәм федерал кануннарга бер-берсенә туры килсен өчен төзәтмәләр кертергә кирәк.

Төгәл нинди төзәтмәләр икәнен белгеч үзе берничек тә ачыклый алмады, ә моны сораган журналистны профессионализмы җитмәүдә гаепләде.

Республиканы губерниягә әйләндерү мәсьәләсе исә тел проблемы контекстына бөтенләй керми, дип өстәде Артеменко.

Татарстанны губерниягә әйләндерү тел мәсьәләсе контекстына керми

Белгеч урыс телле ата-аналарга проблемнары белән турыдан-туры президент Путинга йә баш прокурор Чайкага мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде. Ә Татарстан хакимиятләренең мәсьәләне чишәргә тырышуын ул "үзэшчәнлек" дип атады.

Марат Лотфуллин үз чыгышында Артеменконың фикерләрен тәнкыйтьләде. "Аның карашлар системасы кануннарга туры килеп бетми", ди ул. Лотфуллин сүзләренчә, төбәкләрдә федерал кануннарның өстенрәк булуы беркайда да язылмаган. Ә татар һәм рус телләренең бер дәрәҗәдә өйрәтелүе – ул депутатлар кабул иткән компромисслы фикер иде.

Белгеч фикеренчә, прокуратураның мәктәпләргә карата чыгарган күрсәтмәләре дә күп сораулар тудыра, кайбер урыннарда канунга да туры килми.

"Мәктәпләрдә акча җыюга каршы" төркеме модераторы Екатерина Матвеева укыту планнарына кергән яңа төзәтмәләр турында хәбәр итте. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы аны район мәгариф идарәләренә җибәргән.

Социаль челтәрләрдә таралган укыту планы
Социаль челтәрләрдә таралган укыту планы

"Бу хатта туган тел һәм туган телдә әдәбият уку атнага ике сәгать була дигән. Шуңа әле Татарстанның дәүләт теле буларак татар теле дә өстәлә. Ягъни алар янә мәктәпләргә үзләренең укыту планнарын тагалар", диде Матвеева. Аның сүзләренчә, туган тел мәҗбүри дәрес булачак. "Димәк, атнага 4-5 сәгать аңлашылмаган дәрес кертелә. Министрлык янәдән кискенлек тудырамы?", дип ризасызлык белдерде ул.

Чарага кеше күп килмәгән иде. Журналистлар, урыс һәм татар активистлары белән барлыгы якынча 40-50 кеше. Берничә хәрби кием кигән кеше дә күренде.

Очрашу ахырында резолюция кабул ителде. Түгәрәк өстәлгә килүчеләр Татарстан дәүләт шурасында телләргә багышланган тыңлаулар уздыруны таләп итте.

Якшәмбе көнне исә Татарстан прокуратурасы Татарстан мәгариф министрлыгының яңа тәкъдим иткән укыту планын да канунсыз дип атап, аларны кире кагарга таләп итте. Ул планда татар телен дәүләт теле буларак мәҗбүри укытуны атнасына ни бары 2 сәгатькә калдыру тәкъдим ителгән иде.

Татар теленә басым. Соңгы тәрәккыят

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергәкүрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзсече Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларынбелдерде
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
  • 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
  • 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
  • 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды​
  • 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
  • 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды
  • 24 октябрь Казанда узган киңәшмә​дә "компромисс вариант" тәкъдим ителде: татар телен 1-9нчы сыйныфта мәҗбүри, 10-11дә ихтыяри итү​
  • 26 октябрь Татарстан ​Дәүләт шурасы утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде
  • 27 октябрь татар теле укытучыларын эштән алу турында хәбәрләр килә башлады
  • 5 ноябрь Татарстан прокуратурасы Татарстан мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән яңа укыту планын да ("компромисс вариант") канунсыз дип кире кагарга таләп итте

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG