Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә төбәкләргә туган телләрне сакларга ярдәм итүче федераль фонд төзелергә мөмкин. Ул төбәкләргә дәреслекләр төзергә, туган телләрне сакларга ярдәм итәр диелә.

Бу хакта Русия думасының Милләтләр эшләре комитеты җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов "Татар-информга" сөйләгән. Әлеге мәсьәлә 24 майда Русия президенты идарәсендә узган сөйләшүдә күтәрелгән.

"Бүгенге көндә Русиянең мәгариф системында укытыла торган 30лап телнең җидесендә генә дәреслекләр федераль исемлеккә кертелгән, ягъни рәсми рөхсәт алган. Һәм, әйтергә кирәк, татар теленең генә I сыйныфтан башлап IX сыйныфка кадәр бөтен дәреслекләре дә бар. Башкаларда ул дәрәҗәдә түгел. Ә кайбер милләтләрнең телләрен укыту өчен дәреслекләре бөтенләй юк", ди Гыйльметдинов.

Аның сүзләренчә, әлеге фонд, төбәкләрдә ана телләрен саклауга, шул исәптән, дәреслекләр булдырып, аларны федераль реестрда теркәлүгә ярдәм итәргә тиеш.

Хәбәр ителүенчә, әлеге сөйләшүдә туган телләрне ихтыярига калдыру канун өлгесе авторлары яңа текст әзерләячәк дип тә килешенгән.

Пәнҗешәмбе Татарстан Дәүләт шурасы урта мәктәпләрдә милли телләрне укытуны ихтыярига калдыру турында канун өлгесен хөкем итеп, әлеге документ кире кагылырга тиеш дип тавыш бирде. Депутатлар бу мәсьәләдә Русия думасы һәм төбәкләр белән сөйләшүләр алып барырга чакырды.

10 апрель Русия думасының алты депутаты парламентка республикаларның дәүләт телләрен ихтыяри укыту турында канун өлгесен кертте. Анда республикаларның дәүләт телләрен бары тик укучылар һәм аларның ата-аналары теләге белән генә укыту тәкъдим ителә, милли телләрне укытуны факультатив итү карала.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG