Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакасия парламенты Татарстанның милли телләрне укытуны ихтыярига калдыруга каршы мөрәҗәгатен хуплады


Мәктәптә татар теле дәресе
Мәктәптә татар теле дәресе

Татарстан дәүләт шурасының туган телләрне мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны калдыруны яклап Русия думасы рәисе Вячеслав Володинга язган мөрәҗәгатен Хакасия республикасы парламенты да хуплады.

Хакасия парламенты рәисе Владимир Штыгашев кул куйган хатта "Хакасия республикасы Югары шурасы ​президиумы Татарстан Дәүләт шурасының Русия думасы рәисе Вячеслав Володинга Русиянең мәгариф канунына тәкъдим ителгән үзгәрешләр уңаеннан җибәргән мөрәҗәгатен хуплый" диелгән. Әлеге хат "Туган телләрне уку планнарының мәҗбүри өлешендә калдыру яклы" инициатив төркемгә җибәрелгән. Бу хакта Азатлыкка төркем вәкиле Айрат Фәйзрахманов хәбәр итте.

Элегрәк бу мөрәҗәгатьне Калмыкстан һәм Кабарда-Балкар республикалары парламентлары да хуплаган иде.

Коми республикасының иң зур милли оешмасы – "Коми войтыр" төбәкара иҗтимагый хәрәкәте дә Русия думасы рәисе Вячеслав Володинга мөрәҗәгать кабул итте. Оешма вәкилләре Русиягә кергән республикаларның дәүләт телләрен мәктәптә мәҗбүри укытуны тыючы канун өлгесен думада фикер алышуга куймаска чакырды.

25 апрель Татарстан Дәүләт шурасының 37нче утырышында депутатлар татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны калдыруны яклап Русия думасы рәисе Володинга мөрәҗәгать кабул итте.

21 май Мәскәүдә Русиянең күп кенә милли республикалары вәкилләре
катнашында түгәрәк өстәл узды. Чарада туган телләрне яклау максатыннан "Русия халыклары демократик конгрессы" иҗтимагый хәрәкәте булдыру турында карар кабул ителде.

XS
SM
MD
LG