Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә Русиянең дүрт хәрбие һәлак булган


Сүриянең Дейр-эз-Зор төбәгендә Русиянең хәрби техникасы, архив фотосы
Сүриянең Дейр-эз-Зор төбәгендә Русиянең хәрби техникасы, архив фотосы

Сүриянең Дейр-эз-Зор төбәгендә Русиянең дүрт хәрбие һәлак булган. Бу турыда Русиянең саклану министрлыгы хәбәр итте.

Русиянең саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, һөҗүм вакытында ике хәрби киңәшче һәлак булган, тагын ике хәрби хастаханәдә үлгән.

Белдерүдә әйтелгәнчә, хәрбиләр берничә төркем һөҗүменә каршы торырга тырышканда ут астына эләккән. Нинди төркемнәр турында сүз барганын Русиянең хәрби җитәкчеләре ачыкламый, бары тик 43 сугышчының юк ителүен хәбәр итә.

Русиянең һәлак булган хәрбиләренә дәүләт бүләкләре биреләчәк диелә.

8 май Cүриядә Русиянең Ка-52 хәрби боралагы казага очрап ике очучы һәлак булган иде.

2015 елның сентябреннән бирле Русия Сүриядә хәрби операция үткәрә. 2017 елның декабрь ахырында саклану министры Сергей Шойгу гаскәрләрнең төп өлешен чыгаруны белдерде. Сүриядә Русиянең күпме хәрбие булу һәм күпме хәрбинең һәлак булы турында рәсми әйтелми. Медиа хәбәр итүенчә, 2017 елда Сүриядә Русиянең 40 хәрбие һәлак булган.

XS
SM
MD
LG