Accessibility links

Кайнар хәбәр

Солсбери хастаханәсе хезмәткәрләре Скрипальләрне коткару турында сөйләде


Британиянең Солсбери хастахәнәсе хезмәткәрләре Русиянең элекке күзләү офицеры, нерв-паралитик матдә белән агуланган Сергей Скрипальне һәм аның кызын ничек итеп коткарулары турында сөйләде.

Табиблар белән интервьюның кайбер өлешләре "Би-би-си" твиттерында чыкты. Тапшыру тулысы белән сишәмбе кич күрсәтеләчәк.

Реаниматолог Стивен Джус сөйләвенчә, табиблар Сергей һәм Юлия Скрипальләр исән калмас дип уйлаган.

Шәфкать туташлары бүлеге җитәкчесе Лорна Уилкинсон белдерүенчә, хастаханәгә өченче агуланучыны - полиция хзмәткәрен китергәннән соң әлеге хәл зур масштаб алыр дип борчылганнар.

Интенсив терапия бүлеге мөдире Данкан Мюррей сүзләренчә, төрле дарулар кулланыр алдыннан хастаханә хезмәткәрләре халыкара белгечләр, шул исәптән Портон-Даундагы хәрби лаборатория белгечләреннән киңәшләр алган.

Хастаханәнең баш табибы Скрипальләрнең киләчәк сәламәтлегенә кагылышлы сораулар кала ди. "Новичок" белән агуланган өч кешене дәвалау табиблар өчен яңа тәҗрибә булган. Алар әле дә белемнәрен арттыруны дәвам итә.

Скрипаль һәм аның 33 яшьлек кызы Юлия 4 март көнне авыр хәлдә Солсбери шәһәре үзәгендә табылган иде.

Лондон алар совет галимнәре уйлап чыгарган "Новичок" нерв-паралитик матдәсе белән агуланган дип белдерде. Британия агу Мәскәүдә җитештерелгән дип фаразлый. Мәскәү моны кире кага.

10 апрель Британия медиасы нерв-паралитик матдә белән агуланган Юлия Скрипаль хастаханәдән чыккан дип хәбәр итте. Аның әтисе май уртасында чыкты.

23 майда Юлия Скрипаль киләчәктә Русиягә кайтырга теләр идем дип белдерде. Ул шулай ук агуланудан соң тернәкләнү бик озак бара һәм авыртулар кичерәбез дип сөйләде.

XS
SM
MD
LG