Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда "Киләчәк Русия" фиркасенең бүлеге оешты


Фирканең Татарстандагы бүлеген оппозиционер Алексей Навальныйның Казандагы штабы координаторы Эльвира Дмитриева җитәкли.

2 июнь көнне Казанда "Киләчәк Русия" (Россия будущего) дигән фирканең республикадагы бүлеген оештыру җыелышы узды. Бу хакта "Idel.Реалии"га Навальныйның Казандагы штабы координаторы Эльвира Дмитриева белдергән. Ул хәзергә оешмага ун кеше керүен әйткән.

"Шулай ук өч кешедән торган шура оешты. Бу ялларда фирканең оештыру җыелышлары барлык төбәкләрдә узачак. Татарстан бүлеге җитәкчесе итеп мине сайладылар. Теркәлү турында документлар Русия юстиция министрлыгына тапшырылгач, без дә Татарстандагы министрлыкка мөрәҗәгать итәчәкбез", диде Дмитриева.

"Киләчәк Русия" фиркасе оештыру корылтае Мәскәүдә 19 майда үтте. Әлегә аның рәисе юк - корылтай көнендә Алексей Навальный административ сак астында булу сәбәпле, чарада катнаша алмады.

Навальный партияне 2012 елны ук теркәргә тырышты, әмма Юстиция министрлыгы аның үтенечен кире кагып килде. Мартта оппозиционер тарафдарлары шулай ук оештыру корылтаен уздырмакчы иде, әмма Прогресс партиясе исемен башка фирка үзенә алу сәбәпле, чараны үткәрмәделәр.

XS
SM
MD
LG