Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Салават күпере"ндә фатир көтүчеләр: "Миңнехановка ышаныч бетте"


"Салават күпере" торак комплексында фатир көтүчеләр
"Салават күпере" торак комплексында фатир көтүчеләр

"Салават күпере" торак комплексында фатирларын көтүчеләр хакимияткә ышаныч бетүдә, Миңнехановның теше үтмәүдә гаепләде. Ә зур дәүләт заказларын үтәүче "ПСО-Казань" төзүче оешмасына кешеләр түгел, җәнлекләр мөһимрәк булуын әйтте.

Фатир көтүчеләр кабат урамга чыкты. Узган шимбә йөздән артык кеше үз йортлары янына килеп, төзелеш территориясенә керергә теләде. Алар махсус эш киеменнән киенеп, төзелешне тизләтмәкче иде. "Үз йортыбызны үзебез төзик" акциясенең идеясе шундый. Янәсе, дәүләт йортларны төзерлек хәлдә түгел икән, без үзебез тотынабыз. Ләкин сак хезмәте аларны эчкә кертмәде. Чарасызлыктан акциядә катнашучылар төзелеш урынында уратып алган койма капкасына төзелеш кораллары белән суккалап игътибарны җәлеп итте.

"Салават күпере"ндә фатир көтүчеләр: "Миңнехановка ышаныч бетте"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:14 0:00

"Үзебез белән төзелеш кораллары, эш киемнәре алып килдек. Кешеләр үз фатирларын инде 6-7 ел көтәләр. Һаман билгесезлек. Йорт май аенда әзер булырга тиеш иде, инде хәзер яңа срок - август аена билгеләнде. Əмма без ышанмыйбыз аңа, чөнки инде ничә тапкыр йортны төзеп бетерү вакыты күчерелде. Бүген без үз ихтыярыбыз белән жыелдык, чарасызлыктан", дип сөйләде Лидия Йосыпова Азатлыкка.

Лидия Йосыпова үз фатирын инде алты ел көтә. Гаиләдә алар дүрт кеше. Кая гына мөрәҗәгать итмәгән. Төзелеш министрлыгына да, дәүләт торак фондына да.

"Түрәләргә бер дә ышанмыйбыз, чөнки инде 2015 елда тапшырылырга тиеш өч йорт һаман әзер түгел. 2018 елның гыйнварыннан бирле төзелеш бармый, йорт бик начар хәлдә. Дәүләт торак фонды сүзләренчә, бу йортта 12 кеше эшли. Адәм көлкесе бит бу. Ә эш бик күп, төзелеш тик тора", ди Лидия Йосыпова.

"Түрәләргә ышанмыйбыз"

"Без фатирны 10 елдан артык көтәбез. Өч балабыз бар. Кызларыбызның икесен мәктәпкә, берсен балалар бакчасына бирер идек. Уку елы башланырга да күп вакыт калмады. Бөтенесен бер вакытта эшләп, тормышны яңа биттән ачасы килә. Инде без аптырашта - бөтен йортларда кеше яши, ә бу йорт һаман төзелеп бетә алмый. Безне төзелеш территориясенә кертсәләр, без әзме-күпме булышыр идек", дип сөйләде акциягә килгән Евгений Савкин Азатлык хәбәрчесенә.

Ике бүлмәле "хрущевка"да яшибез, җиде кеше яшибез

"Без минем әни һәм әти белән ике бүлмәле "хрущевка"да яшибез, без биш кеше, әниләр белән барлыгы җиде кеше. Шуңа күрә без бу фатирны зарыгып көтәбез", ди Евгенийның тормыш иптәше Эльвира Савкина.

"Бик көтәм, ике бала белән. Берсе өченче сыйныфта, икенчесе беренчедә укый. "Салават күпере"ндәге мәктәпкә бирәсе бар балаларны, монда теркәлү булмаса, кабул итмиләр. Җәй эчендә йорт тапшырылмаса, өлгермәм дип куркам", ди Илһам Зиннәтов Азатлыкка.

"Миңнехановның күрсәтмәсе үтәлми"

"Салават күпере" торак комплексының беренче чиратында әле өч йортта һаман төзелеш тәмамланмаган. Гәрчә объектның паспортына күрә йорт 2015 елда ук тапшырылырга тиеш булган. Ел башында Татарстан төзелеш министры Илшат Гыймаев бу йортлар март аенда төзелеп бетеп, май аенда тапшырылачагын вәгъдә иткән иде. Хәзер август ахырына күчерелде, ди фатир көтүчеләр. Объектларның барысы да зур дәүләт заказларын үтәүче "ПСО-Казань" төзүче оешма тарафыннан төзелә.

Аларга кешеләр түгел, җәнлекләр мөһимрәк

"Миңнеханов биргән күрсәтмә үтәлми дигән сүз бит бу. Генераль төзүче оешма - "ПСО-Казань" үз вазифаларын үтәми. 18 катлы биш подъездлы бу йортта инде ярты ел берни эшләнми. Алар ("ПСО-Казань") Мордовиядә стадион төзи, хәзер зоопаркны яңарталар. Зоопарктагы җәнлекләр безгә караганда үз йортларына тизрәк кереп урнашыр, ахры. Җәнлекләр алар өчен мөһимрәк, күрәмсең. Аннан "Космодром"да төзелеш башламакчы. Монда бюджет ипотекасы бит, ә тегендә акча эшләп була, шуңа мөнәсәбәт тә шундый. Төзүчеләрен монда юлламыйлар. Əйтәм бит, Миңнехановның әмере үтәлми", дип сөйләде Азатлыкка Фәрит Гарифуллин.

Фатир көтүчеләр янына бер түрә дә, төзелеш оешмасы вәкиле дә килмәде. Бары ахырдан ике полиция хезмәткәре активистларның исемнәрен һәм гозерләрен язып китте. Куркуданмы, шуннан соң озак вакыт үтмәде, фатир көтүчеләр өметсезлек белән таралышты.

XS
SM
MD
LG