Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре республиканың суверенитет көнендә фестиваль уздырачак


Түгәрәк өстәлдә катнашучылар
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар

3 июньдә бер төркем татар яшьләре Казанның "Түбәтәй" кафесында очрашып татар мәдәниятен үстерү һәм татар яшьләре арасында иҗат чараларын киң җәелдерү мөмкинлекләре турында фикер алышты.

Очрашуны оештыручыларның берсе - музыкант, продюссер Ильяс Гафаров "Азатлык"ка белдерүенчә, татар яшьләре бу җәйдә үзләренә арт-лабаротория ясап яңа продукция чыгаруны һәм җәй ахырында шушы сәнгать продуктларыннан фестиваль оештырып аны кешегә күрсәтү максатын куюларын җиткерде.

30 августта татар яшьләре фестиваль уздырачак
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:15 0:00

Гафаров сүзләренчә, татар яшьләренең иҗат фестивале 30 августта Казан Кирмәне җирлегендә узачак. Фестивальдә яңа әсәрләр белән беррәттән "Әлиф", "Ку" кебек элеккегеләре дә тамашачы игътибарына тәкъдим ителәчәк.

Фестивалнең әлегә исеме билгесез. Аны халык белән бергә уйлап табачаклар. Фестивальдә музыка өчен өч сәхнә әзерләнәчәк, кино һәм театр өчен аерым, дизайн маркет, рестораннар өчен аерым сәхнәләр булдырылачак.

Чара "Тәмле Казан" белән "Печән Базары" берләшүеннән гыйбәрәт булачак, ди Гафаров.

Ул татар яшьләренең бу сәнгать әсәрләрен Русия һәм дөнья фестивальләренә дә тәкъдим итәчәкләрен җиткерде.

"Һәрбер юнәлешнең үз стратегиясе бар. Киноны бер төрле, музыкаль альбомнарны икенче бер төрле, ә спектакльләрне өченче төрле итеп әзерлисең. Шуңа күрә бу өлкәдә иң элек белгечләрне җыеп алар белән киңәшергә кирәк. Бүгенге очрашуда без кечкенә төркем белән җыелып фикерләштек, киләсе очрашуда бәлки күбрәк белгечләрне чакырырбыз", дип белдерде.
продюссер.

"Татар шәһәр мәдәнияте: бүген һәм иртәгә" исемле түгәрәк өстәлдә кинорежиссер Илшат Рәхимбай, музыкант Илнар Фатихов, режиссер Туфан Имаметдинов, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, журналист Рәдиф Кашапов һәм башкалар катнашты.

XS
SM
MD
LG