Бу хакта "Левада үзәге" һәм "Җәмәгатьчелек фикере" фонды сораштыруларына нигезләнеп "Ведомости" яза.
"Левада үзәге" мәгълүматына караганда, Медведевның янә премьер итеп билгеләнүенә сораштыруда катнашучыларның 51 проценты канәгатьсезлек белдергән. Тагын сигез проценты җавап бирүдән тыелып калган.
"Җәмәгатьчелек фикере" респондентлары арасында канәгатьсезләр 45 процент тәшкил иткән, тагын 16 проценты сорауга җавап бирмәгән.
Басма язуынча, Русиядә пенсия яшен арттыру кебек халыкта канәгатьсезлек тудырачак планнары белән уртаклашканнан соң илдә Медведевны хуплау дәрәҗәсе төшә башлаган. Сораштыруларга караганда, пенсия яшен арттыруны русияләрнең 6 проценты гына хуплый.
Владимир Путин май башында дүртенче мәртәбә президент вазифасына керешкәч Дмитрий Медведевны янә хөкүмәт башлыгы итеп билгеләде.