Accessibility links

Кайнар хәбәр

Продолжаем знакомиться с татарской классикой! Сегодня мы читаем "Рөстәм маҗаралары" (Приключения Рустема) – детскую фантастику Аделя Кутуя. Главный герой – мальчик Рустем съедает волшебный цветок и становится невидимым. Став невидимкой, Рустем отправляется на фронт, к партизанам.

Рөстәм маҗаралары
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:14:04 0:00
йөкләү

Әби әкияте

Берничә ай элек, кышкы салкын көндә Казанга Рөстәмнең әбисе килде. Аның килүен Рөстәм түземсезлек белән көтте. Календарьдә көннәрне санады.

– Тагын биш кенә көн калды, тагын дүрт кенә көн калды!

Әбисе аңа ап–ак җылы оеклар, ап–ак җылы киез итекләр, куян тиресеннән тегелгән ап–ак бүрек, ап–ак бияләй һәм күп чикләвекләр алып килде.

Элек әбисе белән Рөстәм сөйләшмиләр иде. Нәрсә турында сөйләшәсен белмиләр иде алар. Ә быел алай түгел! Рөстәм дәресләрен әзерләп бетерә дә, әбисе янына йөгерә. Ул оныгына җырлар җырлый. Моңлы җырлый ул!

Шундый күңелле әбине ничек яратмыйсың инде! Ярата, бик ярата Рөстәм аны! Ә әкиятләре нинди матур әбинең! Ничек матур сөйли ул аларны... Тыңлап туеп булмый! Андый әкиятләрне Рөстәмнең китапларда да укыганы юк.

СЛОВА:

түземсезлек белән көтте – ждал с нетерпением​
оеклар – чулки

киез итекләр – валенки
куян тиресеннән тегелгән – сшитый из заячьей шкуры
бүрек – шапка
бияләй – варежки
онык – внук
ничек яратмыйсың инде – как уж не любить
Тыңлап туеп булмый! – Невозможно наслушаться!

Кышкы кичләрнең берсе иде. Рөстәмнең әти–әнисе – Гайшә апа һәм Һашим абый – театрга киттеләр. Рөстәм белән әби икәү генә калдылар. Шул кичне Рөстәм яңа әкият тыңлады. Әкият мондый иде:

Абага – гап–гади үсемлек. Исе дә юк, яфрагы да әллә ни матур түгел. Ләкин шул абаганың искиткеч бер хикмәте бар. Абага чәчәк атмый, диләр. Ялганлыйлар! Ата икән. Мең төрле абагалар арасында берсе генә ата икән. Ул яз көне, җиде төн уртасында, ике–өч секундта чәчәк ата, ди. Шул вакытта яшен яшьни, күк күкри, җен–пәриләр чыга, урман яктыра, ди. Абага шундый матур була, ди! Чәчәге бөтен урманны яктырта, исеннән баш әйләнә, ди.

Абага чәчәген өзәргә һәм кабарга өлгергән кеше башка кешеләр күзенә күренми, ди. Шулай кеше күзенә күренмәскә теләүчеләр дөньяда бик күп булган икән. Ләкин андый абаганы табарга авыр икән. Кайбер кешеләр илдән илгә йөргәннәр, бөтен гомерләрен шулай уздырганнар. Әмма я тапмаганнар, я чәчәк атуын күрмәгәннәр, я яшен сугудан, я җен–пәриләрдән куркудан үлгәннәр икән.

СЛОВА:

Абага – гап–гади үсемлек. – Папоротник – самое обычное растение​
әллә ни матур түгел – не особо красивый

искиткеч бер хикмәте бар – есть одна удивительная премудрость
мең төрле абагалар арасында – среди тысяч разных папоротников
җиде төн уртасында – среди семи ночей
яшен яшьни – сверкает молния
күк күкри – гремит гром
җен–пәриләр – черти
исеннән баш әйләнә – от запаха голова кружится
кабарга өлгергән – успевший проглотить
күзенә күренми – становится невидимым глазам людей
кайбер – некоторый
чәчәк ату – цветение
яшен сугу – удар молнии
адәм үтерүче – убийца людей
күңелендә калды – осталось в душе

Шуннан соң кешеләр абага чәчәк атмый дип уйлаганнар. Әмма ул чәчәк ата икән. Бер генә кеше ул чәчәкне күргән һәм озак вакыт кеше күзенә күренмәгән, ди.

Эх, менә хәзер булсын иде ул кеше! Адәм үтерүче фашистларның үзләрен үтерсен иде ул.

Әби Рөстәмгә чәчәкне ашаган кеше турында әкият сөйләде. Айлар узды, һәм әби авылга китте. Ә абага турында әкият Рөстәмнең күңелендә калды.

Яз җиткәч

Абага турындагы әкият Рөстәмнең тормышын да, холкын да үзгәртте. Ул гел әкият турында гына уйлады. Малай шул чәчәкне өзеп алырга теләде. Ул элек китаплар бик күп укый иде, ә хәзер тагын да күбрәк укый башлады. Китапханәдә Рөстәм батырлар һәм табигать турында китаплар сорый иде. Робинзоннар, Юлбарыс тиресен кигән витязьлар, йөрәген факел иткән Данколар, Әбүгалисиналар, диңгез асларында йөзгән капитаннар, айга очкан инженерлар, кеше күзенә күренмәгән химиклар турында укымаган роман калмады. Әмма шундый кызыклы китаплар да абаганы оныттырмадылар. Рөстәм үзен фронтта кебек хис итте һәм язны көтте.

Яз җитте. Рөстәм бакчаларга, урманнарга, рус–татар каберлекләренә йөри башлады. Шул вакытта ул үзен курыкмаска өйрәтте. Әти–әнисе элек аны өйдә калдырмыйлар иде. Театрга я җыелышка барсалар, өйгә кеше чакыралар иде. Рөстәм үзе дә моны тели иде. Ә хәзер бөтенләй курыкмый башлады. Өйгә кеше чакырмаска сорады.

Ул өйдә күнегүләр ясады. Сәгатьләр буе караңгы бүлмәдә утырды.

Май башында әби кунакка килде. Рөстәм моңа бик бәхетле иде. Ай уртасында малай урманга китте. Ул анда яңа ямь–яшел үләннәргә карады, табигатьнең кыштан соң башкача сулавын тыңлады. Икенче көнне дә Рөстәм урманга барды. Яшел чирәмгә ятты һәм күккә карады, кояш баюын күзәтте. Караңгы төште, әмма Рөстәм өйгә кайтмады. Куркуын сынарга теләде һәм берни күренми башлаганчы урманда утырды.

СЛОВА:

тормышын да, холкын да үзгәртте – изменил и жизь, и характер​
оныттырмадылар – не сумели заставить забыть

хис итте – чувствовал
күнегүләр ясады – делал упражнения
сәгатьләр буе – часами
кояш баюын күзәтте – наблюдал за заходом солнца
караңгы төште – стемнело
куркуын сынарга теләде – решил испытать свой страх
берни күренми башлаганчы – пока не стало не видно ничего

Рөстәм абага турында еш хыяллана иде. Ул ялгызлыкны ярата башлады. Элеккечә яхшы укый иде, әмма дуслары белән сирәк очрашты. Уйнарга чакырсалар, ул олыларча:

Уен вакыты түгел! Күрәсең бит, сугыш... Муеннан эш. Юк, бармыйм, – дип җавап бирә иде.

Агачлар яфракларын ярдылар, дөньяга яз исе таралды. Шәһәрдә кошлар тавышы ишетелде.

– Ашыгырга кирәк! – диде Рөстәм үз–үзенә.

Рөстәм урманга төн уздырырга китте. Моңа ул берничә көн хәзерләнде. Аның кесәсендә кайраган пәке, чакма ташы, сохарилар һәм кружкасы бар иде.

СЛОВА:

элеккечә – как раньше​
сирәк очрашты – редко виделся

олыларча – по–взрослому
Уен вакыты түгел! – Не время для игр!
муеннан эш – дел по горло
яз исе таралды – распространился запах весны
кайраган пәке – наточенный перочинный ножик
чакма ташы – огниво
сохарилар – сухари
аяк очларына басып – на цыпочках
ягымлы – добрый
уйларын бүлде – прервал мысли

Малай таң атканда уянды, аяк очларына гына басып чыкты, битен юды, киенде һәм дәресләрен хәзерләргә утырды.

– Ник бик иртә тордың, улым?

Әнисенең ягымлы тавышы аның уйларын бүлде.

– Йокым туйды, әнкәй. Әткәйне уятыйммы? Сәгать җиде инде.

– Уят, улым, уят.

Рөстәм әтисен уятты, электр плитәгә чәйнек куйды. Әтисенә киенергә булышты, аны кочаклады, аннан әнисе янына китте. Рөстәм үзен саубуллашкан кебек тотты.

Гаишә апа:

– Авырыйсыңмы әллә, улым? Йөзең кызарган, – дип аны маңгаеннан үпте.

Рөстәм мәктәпкә әтисе белән бергә чыгып китте. Әбисенә:

– Әби, уңыш телә һәм үп мине! – диде.

Ул мәктәпкә бармады. Урманга китте.

Урманда

Рөстәм башта урманга ник килгәнен онытты. Сандугачлар сайравын тыңлады. Кичә рус теле укытучысы Брянск урманнары турында, партизаннар турында сөйләде. Гитлер сугыш башламаса, кешеләр урманга сокланырга гына барырлар иде. Ә хәзер нәрсә? Халык эштә. Урманда беркем юк... Сугыш шул, сугыш!

Рөстәм абага чәчәген исенә төшерде. Ул бик күп абага тапты. Ләкин кайсы чәчәк ата?.. Монысымы, тегесеме, анысымы? Рөстәм абагалар эзләде һәм кич җиткәнен сизми дә калды. Ул күп үләннәр, ботаклар җыйды һәм үзенә оя ясады.

– Менә шәп булды! – диде ул. – Елан да чакмый, бүре дә тими, абага чәчәк атканын да күздән ычкындырмам.

Якында салкын чишмә бар иде. Рөстәм шунда су эчте, сохари ашады. Көне буе йөреп арды малай һәм йокыга талды.

Ләкин ул бик тиз уянды. Урманда нәрсәдер ялтыраган кебек булды, әмма чәчәк күренмәде. Рөстәм өйгә кайтырга теләде, әмма абага аны тагын туктатты. Яфраклар аннар көләләр иде кебек. «Куркак ул, курыкты. Бар кайт, ә без төнлә чәчәк атабыз», – дигән шикелле иде.

Рөстәмнең күз алдына әнисе килде. «Кайт, улым! Ник кайтмыйсың? Без сине кичә дә көттек», – дип әйтә кебек. Рөстәм уйга калды. Ярый, кайтты ди өйгә. «Кайда кундың?» – дип сорарлар. Алдаргамы? Иптәшләремдә кундым дияргәме? Юк, Рөстәм ялганламый. Ә мәктәптә нәрсә әйтер? Юк, кала ул, тагын бер төнгә урманда кала.

СЛОВА:

сокланырга – восхищаться​
кич җиткәнен сизми дә калды – и не заметил, как наступил веер

оя ясады – сделал нору
күздән ычкындырмам – не упущу из виду
нәрсәдер ялтыраган кебек булды – будто что–то сверкнуло
уйга калды – задумался
Кайда кундың? – Где ночевал?

Рөстәм салкын чишмә янында учак якты, чәй кайнатты, ашарга утырды.

Эш шәптән түгел! – диде ул. – Туйганчы ашасам – бер ашауда бетерәм, әз ашасам – өч ашауга җитә...

Көн бик озын кебек тоелды. Мәктәбен сагынды ул. Төн тизрәк бетсен иде! Бүген дә абага чәчәк атмаса, ул урманга беркайчан да аяк басмаячак.

Төнлә малайның йокысы килмәде. Әтисе аңа ике йөзгә кадәр санарга куша иде. Рөстәм күзләрен йомды һәм саный башлады.

СЛОВА:

учак якты – разжёг огонь​
чәй кайнатты – вскипятил чай

Эшләр шәптән түгел! – Дела плохи!
туйганчы ашасам – если наемся вдоволь
аяк басмаячак – ногой не ступит
йокысы килмәде – спать не хотелось

Сихерле чәчәкләр

Урманга караңгылык төште. Әбисе абага җиде төн уртасында чәчәк ата диде. Җиде төн уртасы кайчан була икән ул?

Рөстәм шулай уйланып утырды. Кинәт аркасына салкын җил бәрде. Күктә каргалар очты. Күк күкрәде, яшен яшьнәде. Җәнлекләр чинавы ишетелде. Урман, янгын вакытындагы кебек, яктырды.

Рөстәм курыкты. Әмма бу курку кызыксыну белән кушылган иде. Шуңа күрә урманнан качу турында ул уйламады да. Шулвакыт берничә абагада бриллиант шикелле чәчәкләр күренде. Рөстәмнең күзләре дүрт булды. Чәчәкләр күз ачып йомганчы үстеләр. Малай аларны ашыга–ашыга җыя башлады. Чәчәкләрне ул тел астына гына куймады, учлап авызына тутырды. Аларны чәйнәргә кирәкми иде. Чәчәкләр авызда үзләре эределәр.

Шуннан соң нәрсә булганын Рөстәм хәтерләми. Аның башы әйләнде: ул җиргә егылды.

СЛОВА:

караңгылык төште – опустилась тьма​
салкын җил бәрде – ударил холодный ветер

Җәнлекләр чинавы ишетелде – Послышалсы визг животных
кызыксыну белән кушылган иде – был вперемешку с интересом
күзләре дүрт булды – глаза на лоб полезли
күз ачып йомганчы – моргнуть не успел
ашыга–ашыга – второпях
чәйнәргә кирәкми иде – жевать не нужно было
үзләре эределәр – сами таяли
башы әйләнде – голова закружилась

Кем сорый?

Рөстәм белән әллә нинди хәл булды. Ул үзе дә аңламады. Абага чәчәгенең тәэсире Рөстәмнең бөтен тәненә таралды. Малай бер көннән артык йоклады. Ул уянды һәм үзен бик җиңел, бик рәхәт хис итте. Ләкин өйгә ничек кайтырга? Укытучыга нәрсә әйтергә? Ялганнаргамы? Юк, ул бит пионер. Әби әкиятен тыңладым да, урманда яшәдем дияргәме? Көлерләр. "Үзең абага чәчәге ашадың, ә үзең күренәсең!" – диярләр. "Эх, әби! Сине тыңладым да, җүләргә калдым!", – дип уйлады Рөстәм.

Малай трамвай тукталышына килде. Анда бер кеше бар иде. Рөстәм аннан:

– Абый, сәгать ничә? – дип сорады.

Портфельле абый сискәнде. Як–якка карады, күзләрен уды.

– Сәгать сигез... Ә кем сорый – белмим... Колагыма ишетелде, күрәсең...

СЛОВА:

әллә нинди хәл булды – случилось непонятно что​
тәэсир здесь: реакция

бөтен тәненә таралды – рапространилось по всему телу
җүләргә калдым – остался в дураках
трамвай тукталышы – трамвайная остановка
Портфельле абый сискәнде. – Дядя с портфелем вздрогнул.
як–якка карады – посмотрел по сторонам
күзләрен уды – потёр глаза
Колагыма ишетелде, күрәсең... – Видимо, послышалось...

Рөстәм бик шатланды! Димәк, әби ялганламаган! Рөстәм чыннан да күренми.

Вагонда ике малай бар иде. Рөстәм зурысының борынына чиртте. Бу малай икенчесенә:

Кылый, син ник тик торганда борынга чиртәсең? – дип дустына кычкырды һәм яңагына сукты.

Димәк, дөрес! Малайлар да аны күрмәде. Рөстәм өйгә кайтты, әмма өй эчтән бикле иде.

– Кем бар? – дигән тавыш ишетелде.

Бу әби иде. Рөстәм тавышын үзгәртте һәм:

– Бу мин... Мәктәптән килдем. Рөстәм өйдәме?

– Юк, ул өйгә кайтмады. Исемең ничек?

Әби ишек ачты. Рөстәм тиз генә өйгә керде. Әби беркемне күрмәде һәм тагын кире керде. Рөстәм бүлмәдә иде, әмма әби аны күрмәде. Ул бүлмәгә керде, чыкты, тагын керде, тагын чыкты.

Малай ипигә май яга иде, кулыннан пычак идәнгә төште. Әби:

– Тычканнар бар ахры. Мәче алырга кирәк, – диде.

Рөстәм туйганчы ашады, эчте һәм дәресләрен карарга утырды.

Әнисе Гайшә апа кайтты. Рөстәм аны кочакларга, үбәргә теләде. Ул үзенең авыр хәлен хәзер генә аңлады. Димәк, әнисе аны беркайчан күрмәячәк.

Гайшә апа урамга чыкты һәм улын эзләде. Ә малай өйдән китәргә уйлады. Аны фронт көтә. Фашистларның башларын кисәргә кирәк.

Хәзер аны эзләрләр. Ләкин файда юк. Ул хәзер әти–әнисе өчен юк. Рөстәм бик җитдиләнде. Ул үзен олыларча тотарга кирәк икәнен аңлады һәм олыларча фикер йөртә башлады.

СЛОВА:

борынына чиртте – щёлкнул по носу​
кылый – косой

тик торганда – ну пустом месте
яңак – щека
өй эчтән бикле иде – дом был заперт изнутри
тавышын үзгәртте – изменил голос
дәресләрен карарга утырды – сел делать уроки
авыр хәл – тяжёлая ситуация
файда – польза
җитдиләнде – стал серьёзней
Ул үзен олыларча тотарга кирәк икәнен аңлады һәм олыларча фикер йөртә башлады. – Он осознал, что нужно вести себя по–взрослому, начал по–взрослому мыслить.

***

Интересно, не правда ли? Сейчас, как обычно, предлагаем вам проверить себя и пройти тест на понимание текста и лексику:

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующем занятии, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG