Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәгариф министрлыгы ана телләрен ихтыяри өйрәнү канунын караучы төркем төзегән


Русия мәгариф һәм фән министрлыгы
Русия мәгариф һәм фән министрлыгы

Русия мәгариф һәм фән министрлыгы милли телләрне ихтыяри өйрәнү турында канун өлгесенең икенче укылышына үзгәрешләр кертү бөлән шөгыльләнәчәк эшче төркем булдырган. Анда төбәк мәгариф министрлыклары вәкилләре, мәктәп укытучылары, галимнәр кергән.

Бу хакта Русия думасының Мәгариф һәм фән комитеты утырышында билгеле булды дип яза ТАСС.

Русия мәгариф министрлыгының департамент башлыгы Андрей Петров хәбәр итүенчә, эшче төркемгә төбәк мәгариф министрлыклары, контроль-күзәтү оешмалары вәкилләре, мәктәп укытучылары, галимнәр кергән. Пәнҗешәмбе төркемнең беренче утырышы узган, бүген икенче тапкыр җыелганнар.

"Чара бик эчтәлекле, кызыклы. Ул белем бирү стандартлары, уку програмнары, уку планнарына кертеләчәк тәкъдимнәргә багышланган", ди Петров. Җомга киңәшмәнең резолюциясе кабул ителәчәк, ул канун өлгесенең икенче укылышына тәкъдим ителергә тиеш.

Дума туган телләрне ихтыярига калдыру кануны өлгесен карауны көзге сессиядән 19 июньгә күчерде. Төбәкләрдә фикер алышуга вакыт калмады диярлек. Кайбер республикаларның парламентлары, шул исәптән Татарстан Дәүләт шурасы да документка тискәре бәя бирде, канун өлгесен кире кагуны сорады. Президент идарәсендә узган киңәшмәдән соң канун өлгесенең икенче укылышына, төбәкләр тәкъдимнәрен исәпкә алып, үзгәрешләр кертеләчәк диелде.

Кайбер хәбәрләргә караганда, туган телләрне өйрәнү уку програмының мәҗбүри өлешендә кала, ләкин алар рәтенә урыс теле дә керәчәк.

Пәнҗешәмбе Татарстан һәм Башкортстан активистлары Русия думасы һәм Русия президенты идарәсенең хатлар бүлегенә ана телләрен ихтыяри укыту турындагы канун өлгесенә каршы җыелган имзаларны тапшырды. Русиянең дүрт милли республикасында - Татарстан, Башкортстан, Кабарда-Балкар һәм Якутиядә милли активистлар барлыгы 20 меңләп имза җыйган.

XS
SM
MD
LG