Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белмәмеш маҗаралары (Приключения Незнайки)


Отрывок из мультфильма "Незнайка на Луне", 1997, FAF Entertainment, режиссёр Александр Люткевич

Кто не знает старой, доброй сказки о Незнайке и других коротышах? Предлагаем вам отрывок из хорошо известного рассказа Носова на татарском языке. Перевод ключевых фраз и аудио прилагается. После прочтения советуем пройти тест по содержанию и лексике.

Белмәмеш маҗаралары (Белмәмеш һәм аның дуслары)
Приключения Незнайки (Незнайка и его друзья)

Белмәмеш һәм аның дуслары
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:07:22 0:00
йөкләү

Нәнүсләр шәһәре

Нәнүсләр яши торган бер шәһәр бар. Бик күңелле бу шәһәр. Бөтен өйләр чәчәккә күмелгән. Анда урам исемнәре дә чәчәк исемен йөртә: Кыңгырау чәчәк урамы, Ромашка аллеясы, Күк чәчәк бульвары. Шәһәрнең үзен Чәчәкле дип атыйлар. Шәһәр халкына "нәнүс" дип әйтәләр, чөнки алар бик кечкенә.

Шәһәр янында бер чишмә ага. Нәнүсләр аны Кыярлы инеше дип атыйлар. Ул чишмә буенда кыяр бик яхшы үсә икән.

Кыярлы инешенең артында урман башлана. Халык каен кайрысыннан көймәләр ясый һәм шул урманга җиләк, гөмбә, чикләвек җыярга йөри. Ләкин нәнүсләр бик кечкенәләр. Алар чикләвекне җыяр өчен биек куакка менәләр һәм пычкы белән кисәләр. Гөмбәне дә пычкы белән кисәргә туры килә. Алар аны турыйлар һәм өйгә ташыйлар.

СЛОВА:

нәнүсләр – коротыши, от слова нәни – маленький
бөтен – весь
чәчәккә күмелгән – весь в цветах
исемен йөртә – носит название/имя
күк чәчәк – василёк
чишмә ага – течёт ручей
Кыярлы инеше – Огурцовая река
чишмә буенда – на берегу ручья
каен кайрысы – берёзовая кора
биек куакка менәләр – взбираются на высокий куст
пычкы белән кисәләр – пилят
кисәргә туры килә – приходится пилить
турыйлар – измельчают
өйгә ташыйлар – носят домой

Малайлар озын һәм кыска чалбар кия, ә кызлар аллы-гөлле күлмәкләр ярата. Малайлар чәч тарауның нәрсә икәнен белмиләр. Шуңа аларның чәчләре гел кыска була. Ә кызларның чәчләре озын. Алар ул чәчләрен әллә нишләтеп бетерәләр, толымнарына матур–матур тасмалар үрәләр, бантлар бәйлиләр. Күп малайлар үзләренең малай булулары белән бик горурланалар, кызлар белән дуслашмыйлар. Кызларның да аларга исе китми. Урамда берәр малай күрсәләр, юлның икенче ягына чыгалар. Чыкмыйча да булмый, чөнки кызларга алар я ямьсез сүз әйтәләр, я сугалар, я чәчләреннән тарталар. Бөтен малайлар да андый түгел, әлбәттә. Ләкин аларның нинди булулары маңгайларына язылмаган. Шуңа очрашмавың яхшырак. Алар бер–берсенә кушаматлар да тагалар: малайлар кызларны «кыланчык» дип йөртә, ә кызлар малайларны "бәйләнчек" дип.

СЛОВА:

аллы-гөлле – красочный​
Малайлар чәч тарауның нәрсә икәнен белмиләр. – Мальчики не знают, что значит расчёсываться.
гел кыска була – всегда короткие
тасмалар үрәләр – вплетают ленты
Күп малайлар үзләренең малай булулары белән бик горурланалар – Многие мальчики очень гордятся тем, что они мальчики
исе китми – не обращают внимания
Чыкмыйча да булмый – Не переходить тоже нельзя
маңгайларына язылмаган – на лбу не написано
очрашмавың яхшырак – лучше не встречаться

Кайбер укучылар болар барысы да ялган, дөньяда андый халык юк, дияр. Булмаса ни! Әкият шәһәрендә әллә ниләр була.

Кыңгырау чәчәк урамындагы бер өйдә уналты малай яши. Башлыклары да бар. Ул күпне белә, шуңа аңа Беләмән дип дәшәләр. Әйе, ул бик күпне белә, чөнки ул күп укый. Аның бүлмәсе китап белән тулы: өстәл өстендә дә, өстәл астында да, ятакта да, ятак астында да. Беләмән бик акыллы малай, шуңа аны һәркем тыңлый, һәркем ярата. Ул гел карадан киенә. Күзлеген борынына куя да, китап укырга утыра. Гел профессор инде!

Нәнүсләрне дәвалаучы Ачыташ та шул өйдә яши. Аның өстендә һәрвакыт ап-ак халат, башында чуклы калфак. Механик Һөнәрмән һәм аның ярдәмчесе Көйләрмән дә шул өйдә яшиләр. Баллы су яратучы Су-Ширбәт тә шунда яши. Аңа Ширбәт дип кенә эндәшәләр. Ләкин бу аңа ошамый, тулы исем белән эндәшүләрен тели. Шулай ук бу йортта Дарбай исемле аучы яши. Аның Сарбай исемле көчеге, бөке белән ата торган мылтыгы бар. Рәссам Рәсемҗан, музыкант Гөслә, башка малайлар: Тартай, Сыбызгы, Майкап, Кабартма, Таркаш, абыйлы-энеле Аптырый белән Каптырый яши. Әмма иң танылганы – Белмәмеш. Бернәрсә белмәгәнгә аны шулай атаганнар.

СЛОВА:

ялган – ложь​
Булмаса ни! – Ну и что, что нет!
башлык – глава
Беләмән – Знайка
бүлмәсе китап белән тулы – комната полна книгами
Ачыташ – квасцы (химические соединения, в т.ч. в медицине)
Гел профессор инде! – Вылитый профессор!
Һөнәрмән от слова һөнәр – профессия
ярдәмче – помощник
Көйләрмән от слова көйләү – здесь: чинить
Су-Ширбәт су – вода, ширбәт – щербет
Гөслә – гусля
Сыбызгы – свисток
Кабартма – пышка, пончик
аучы – охотник
бөке белән ата торган мылтыгы – ружьё, стреляющее пробками
рәссам – художник
Рәсемҗан от слова рәсем – рисунок, картина
Гөслә – Гусля
Белмәмеш – Незнайка

Белмәмеш башына гел зәңгәр эшләпә, өстенә сап-сары чалбар һәм әфлисун төсле күлмәк кия һәм яшел галстук тага. Ул җете төсләр ярата. Попугай кебек киенә дә, башына ни килсә, шуны сөйли. Кызларга бер дә тынгы бирми. Аның әфлисун төсле күлмәген күрсәләр, кызлар өйгә кереп качалар. Белмәмешнең Таз исемле дусты бар. Ул Маргариткалар урамында яши. Алар бик күп сөйләшәләр, хәтта көн үткәнен дә сизмиләр. Үзләре көнгә мең тапкыр әрләшәләр, мең тапкыр татулашалар.

Белмәмешнең данын бер вакыйга тагын күтәрде. Бер көнне ул нишләргә белми йөргән дә, басуга чыккан. Басуда беркем дә юк икән. Шул вакыт май кондызы очып бара икән. Ул Белмәмешнең башына килгән дә бәрелгән. Малай егылган. Ул арада кондыздан җилләр искән.

СЛОВА:

әфлисун төсле күлмәк кия – надевает рубашку цвета апельсина/лимона​
галстук тага – носит галстук
җете – яркий
башына ни килсә, шуны сөйли – что в голову придёт, то и рассказывает
тынгы бирми – не даёт покоя
Таз –​ здесь: лысый
хәтта көн үткәнен дә сизмиләр – не замечают даже то, как прошёл день
әрләшәләр – ругаются
татулашалар – мирятся
дан – слава, признание
вакыйга – событие
нишләргә белми йөргән – не знал, чем заняться
басуга чыккан – вышел на пашню
май кондызы – майский жук
килгән дә бәрелгән – взял да и врезался
ул арада – в это время
җилләр искән – и след простыл

"Кем сукты миңа? Әллә күктән нидер төштеме?", – дип уйлый икән малай.

Күккә карый, әмма анда берни юк. Кояш кына елмая.

"Минем өстемә кояшның бер кисәге төшкәндер", – дип уйлый Белмәмеш.

Малай өйгә кайтып китә. Аңа Пыялабай исемле танышы очрый. Ул шешә ватыкларыннан зурайткыч пыялалар ясый белә. Шулар аша карыйсың – бөтен нәрсә күренә икән. Пыялабай зурайткыч пыялалардан зур күзәтү торбасы ясаган. Хәзер айга, йолдызларга карый икән. Тырыш булгач, астроном булган.

– Пыялабай, син белмисеңдер әле. Кояшның бер чите минем башка төште бит, – ди аңа Белмәмеш.

Пыялабай көлә:

Юкны сөйләмә. Әгәр кояшның чите сиңа төшсә, ул сине изә бит! – ди ул.

Белмәмешнең исе китә:

– Булмас! Кояш бит ул тәлинкә кадәр генә! – ди.

– Ул бездән ерак, шуңа шулай күренә. Чынлыкта ул зур кызган шар. Торбадан карадым. Кояшның кечкенә бер чите төшсә, безнең шәһәрнең асты өскә килә.

– Кит аннан! – ди Белмәмеш. Кояш шундый зур дип уйламаган идем. Башкаларга сөйлим әле, алар да белсеннәр. Ә син торбаңнан кара, бәлки бер чите төшкәндер.

СЛОВА:

сукты – ударил​
Әллә күктән нидер төштеме? – С неба, что ли, что упало?
минем өстемә – на меня
кисәк – кусок
шешә ватыкларыннан зурайткыч пыялалар ясый белә – умеет из осколков стекла делать увеличительные стёкла
шулар аша – через них
Юкны сөйләмә – Не говори глупости
изә – раздавит
кызган шар – раскалённый шар
асты өскә килә – всё вверх дном перевернётся

Белмәмеш һәркемгә сөйли:

– Иптәшләр, беләсезме, кояш нинди зур? Җир шарыннан да зуррак! Хәзер шуның бер чите кителгән һәм безнең өскә төшә икән. Бетәбез! Ышанмыйсызмы? Әнә Пыялабайдан сорагыз.

Белмәмешнең акылсыз икәнен бөтенесе белә. Шуңа алар аннан көләләр.

– Нәрсә төшә? – дип сорыйлар.

– Кояшның бер чите кителгән. Ул хәзер безне изә. Кояш бит җирдән дә зуррак!

Нәнүсләр урамга чыгалар һәм кояшка карыйлар. Озак карый алар. Соңыннан чыннан да кояшның бер чите кителгән булып күренә. Белмәмеш:

Качыгыз тизрәк! Качыгыз! – дип кычкыра.

Нәнүсләр әйберләрен җыялар. Рәсемҗан буяуларын, каләмнәрен ала, Гөслә скрипкасын, балалайкасын, җиз торбасын аркасына аса. Ачыташ аптечкасын эзли. Ә Кабартма кулчатыр һәм калушын ала. Капкадан чыкканда ул Беләмәннең тавышын ишетә:

– Дуслар, борчылмагыз! Куркырлык берни юк. Белмәмешнең бер сүзе дә дөрес түгел икәнен белмисезме? Юкны сөйли ул!

– Минме юкны сөйлим? Минме? – ди Белмәмеш. – Барыгыз, Пыялабайдан сорагыз!

Барысы да Пыялабай янына баралар. Шунда Белмәмешнең юкны сөйләгәнен беләләр. И көләләр нәнүсләр!

– Ничек синең сүзеңә ышанганбыздыр инде! Исебез китә, – диләр.

Белмәмеш бер дә аптырамый:

– Сездән күбрәк үземнең исем китте әле. Мин бит үзем дә ышандым, – ди.

Менә нинди малай ул Белмәмеш.

СЛОВА:

Качыгыз тизрәк! – Быстрее прячтесь!​
Нәнүсләр әйберләрен җыялар. – Коротышки собирают вещи
буяуларын, каләмнәрен – краски, карандаши
җиз торбасын аркасына аса – вешает
Кабартма – пышка, лепёшка
кулчатыр – зонтик
капкадан чыкканда – выходя из ворот
борчылмагыз – не беспокойтесь

Белмәмеш - музыкант
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:28 0:00
йөкләү


Белмәмеш – музыкант

Белмәмеш бер эшне дә яхшы эшләми. Иҗекләп укый, басма хәрефләр белән генә яза. Нәнүсләр аның башында акыл юк, диләр. Әмма бу бик дөрес түгел. Чөнки, бөтенләй акылсыз булса, ул ишектән түгел, тәрәзәдән йөрер иде. Ә ул ишектән йөри.

Белмәмеш начар малай түгел ул. Өйрәнергә дә тели, әмма бер дә тырышмый. Аның тиз генә, тырышмыйча гына өйрәнәсе килә. Ә алай булмый. Иң акыллы нәнүс тә алай булдыра алмый.

Малайлар да, кызлар да музыканы бик яраталар. Ә Гөслә – бик яхшы музыкант. Аның төрле музыка кораллары бар. Аңа кызлар да, малайлар да сокланалар. Белмәмеш моңа бик көнләшә.

– Мине дә уйнарга өйрәт. Минем дә музыкант буласым килә, – ди ул Гөсләгә.

Гөслә ризалаша:

– Кайсы коралга өйрәтим? – ди.

Кайсы җиңелрәк?

– Балалайка.

– Әйдә, өйрәнеп карыйк.

Гөсле аңа балалайка бирә.

– Моның тавышы матур түгел икән. Башкасын бир.

Гөслә аңа скрипка бирә. Белмәмеш:

– Тагын катырак тавышлысы юкмы? – дип сораый Белмәмеш.

– Торба гына. – дие Гөслә.

– Менә монысы яхшы корал! Монысы әйбәт, – ди Белмәмеш.

– Ошаса, әйдә өйрәтәм.

Белмәмеш тагын үз сүзен әйтә:

– Нигә өйрәним? Болай да уйный беләм мин.

Ул трубага өрә башлый.

– Уйнамыйсың бит син, кычкыртасың гына, – ди аңа Гөслә.

Белмәмешнең кәефе бозылды:

– Нигә уйнамыйм? Бик яхшы уйныйм. Каты уйныйм, –ди.

– Каты уйнау кирәкми. Матур уйна син.

– Матур уйныйм бит.

– Матур түгел. Музыкага сәләт юк, ахры, синдә.

Моңа Белмәмеш түзмәде:

– Үзеңдә синең сәләт юк! Көнләшәсең син. Үзеңнең генә уйныйсың һәм үзеңне генә мактатасың килә! – дип кычкырды.

– Юк, алай түгел, – ди Гөслә. – Теләсәң, торбаны ал һәм үзеңчә уйна.

– Уйныйм шул!

Белмәмеш һаман торбага өрә. Коралдан ямьсез тавышлар чыга. Гөслә тыңлады–тыңлады да, чыгып китте.

Кич белән Белмәмеш тагын торбада уйнады. Бу тавышка халык җыелды.

– Бу нинди шау–шу? Нинди тавыш?

– Шау–шу түгел, мин уйныйм,– ди Белмәмеш.

– Колаклар авырта! Тукта инде!

Ияләшмәгән сез. Бераздан авыртмый ул.

– Туктыйсыңмы, юкмы?! – диләр малайлар.

– Кая барыйм соң мин?

– Әнә кырга бар! Шунда уйна!

– Кырда беркем ишетми!

– Урамга чык! Күршеләр тыңласын.

Белмәмеш урамга чыга һәм күршеләргә уйный. Алар да ачуланалар. Башка йортка бара – анда да шул хәл кабатлана. Өченче йортта да шулай ук. Шунда күршеләр чыктылар һәм малайны кудылар. Малай торбасын алды да качты.

Шул көннән уйнамый башлады.

– Минем музыканы аңламыйлар, – диде ул. Бер сорарлар әле, ә мин уйнамам. Соң булыр.

СЛОВА:

Белмәмеш бер эшне дә яхшы эшләми. – Незнайка ни одно дело не выполняет качественно.​
Иҗекләп укый, басма хәрефләр белән генә яза. – Читает по слогам, пишет только печатными буквами.
бөтенләй акылсыз булса – если бы был совсем глупым
сокланалар – восхищаются
көнләшә – ревнует
Кайсы җиңелрәк? – Который легче?
кәефе бозылды – настроение испортилось
сәләт юк – нет таланта
үзеңне генә мактатасың килә – хочешь, чтобы тебя только хвалили
шау–шу – шум–гам
ияләшмәгән сез – вы не привыкли
бераздан – вскоре
кырда – на поле
анда да шул хәл кабатлана – там повторяется та же ситуация

***

Вот так вот интересно сказка звучит на татарском. Сейчас, как обычно, предлагаем вам проверить себя и пройти тест на понимание текста и лексику:

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующем занятии, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG