Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экспертлар исәпләвенчә Русиядә ирләрнең 17 проценты пенсия яшенә җитә алмаска мөмкин


Белгечләр исәпләвенчә, 65 һәм 63 яшьтә пенсиягә чыгарга тиешле беренче буын кешеләре пенсия яшенә җитә алмаска мөмкин. Ирләрнең 17, хатын-кызларның 6 проценты, пенсиягә кадәр үлеп китәргә мөмкин.

Бу хакта Югары икътисад мәктәбенең Демография институты хисабына сылтанып РБК яза.

Хисаптан күренүенчә, бүгенге көндә яшәүче потенциаль пенсионерларның пенсиягә чыгу яшенә җитү шанслары елдан-елдан кими барачак.

Июнь урталарында Русия хөкүмәте пенсиягә чыгу яшен 2019 елда арттыра башлаячагын игълан итте. Күчеш чоры 15 елга сузыла. Нәтиҗәдә ирләр 65, хатын-кызлар 63 яшьтә пенсиягә чыгачак.

Әлеге инициатива җәмәгатьчелектә ризасызлык уятты. Төрле шәһәрләрдә реформага каршы пикетлар, митинглар узды яки узачак. Казандагы каршылык чарасы 30 июнь Юдино бистәсендәне "Тимер юлчылар" мәдәният йорты каршында узачак.

Казан икътисадчысы Таһир Дәүләтшин Азатлыкка "хөкүмәт пенсия мәсьәләсен хәл итте, инде пенсиягә чыгарлык пенсионерлар калмаячак" дип белдерде. Аның фикеренчә, Русиядә пенсия яшен күтәрмичә дә, салымнарны арттырмыйча да халыкны яхшы шартларда яшәтеп була.

XS
SM
MD
LG