Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стәрлетамак хакимияте пенсия яшен арттыруга каршы митингка рөхсәт биргән


Чаллыда пенсия яшен арттыруга каршы пикет (22 июнь)

Башкортстанда пенсия яшен күтәрүгә каршы митинг узачак. Стәрлетамак шәһәре хакимияте республика һөнәр берлекләре федерациясе оештырырга җыенган чарага рөхсәт бирде.

Халык 2 июль кичке сәгать алтыда шәһәр базары каршында җыелачак.

Уфа шәһәре хакимияте республиканың Һөнәр берлекләре федерациясенә 1 июльдә Спорт сарае янында пенсия яшен арттыруга каршы митинг уздыруга рөхсәт бирмәгән иде. 1 июль көнне әлеге урында ярминкә була дигәннәр һәм чараны төшке вакытка Черниковкадагы Химиклар мәдәният сарае янына күчерергә тәкъдим иткәннәр.

Һөнәр берлекләре федерациясе әлеге тәкъдим белән килешмичә яңа белдерү хаты бирергә әзерләнә. Бу юлы алар чараны Спорт сарае янында 12 июльдә уздырырга җыена.

Июнь урталарында Русия хөкүмәте пенсиягә чыгу яшен 2019 елда арттыра башлаячагын игълан итте. Күчеш чоры 15 елга сузыла. Нәтиҗәдә ирләр 65, хатын-кызлар 63 яшьтә пенсиягә чыгачак.

Әлеге инициатива җәмәгатьчелектә ризасызлык уятты. Төрле шәһәрләрдә реформага каршы пикетлар, митинглар узды яки узачак. Казандагы каршылык чарасы 30 июнь Юдино бистәсендәне "Тимер юлчылар" мәдәният йорты каршында узачак.

22 июнь "Русия коммунистлары" фиркасенең Чаллыдагы бүлеге пенсия реформасына каршы пикет уздырды. Пикетта шулай ук бензин бәясе арту, 1 июльдән торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге субсидияләр бетерелү, салымнар арту темасы да күтәрелде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG