Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан кирмәнендә туган телләрне ихтыярига калдыручы канун өлгесенә үзгәрешләр әзерләмиләр


Казан кирмәне туган телләрне ихтыяри өйрәнү турында канун өлгесенә үзгәрешләр әзерләми диде брифингта республика президенты идарәсе сүзчесе Лилия Галимова.

Аның сүзләренчә, Русия думасындагы Татарстаннан сайланган депутатлар "икенче укылыш өлешендә катнаша". Ләкин әлегә конкрет үзгәрешләр юк. Шулай ук ул Русия мәгариф министрлыгында да бу мәсьәләне караучы эшче төркем эшләве турында әйтте. Төркемгә Татарстан мәгариф министрлыгыннан ике вәкил кергән. Алар "уку програмын төзү эшендә катнаша".

"Без әлегә фикер алышу, тәкъдимнәр этаплары турында гына сөйлибез. Ахыргы документ юк", ди Галимова.

19 июнь Русия думасы "Мәгариф турындагы" канунга үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карады. Милли телләрне ихтыярига калдыруны күздә тоткан канун өлгесе беренче укылышта кабул ителде. Татарстаннан сайланган 16 депутатның 11е аны хуплап тавыш бирде. Икенче укылышка депутатлар өлгене тулыландырырга вәгъдә итә. Туган тел уку планының мәҗбүри өлешендә калачак диелә, ләкин ул федераль дәүләт стандартларының бер генә вариантында булачак.

Берничә көн элек Русия мәгариф министрлыгының туган телне өйрәнүгә 1 сәгать калдыруны тәкъдим итүе билгеле булды.

XS
SM
MD
LG