"Без бу канун өлгесенең Конституциягә каршы килүе турында күп тапкырлар әйттек. Аны гомумән карамаска чакырдык, әмма безне ишетмәделәр, ә канун өлгесенә үзгәрешләр кабул ителде. Моннан тыш әлеге канун өлгесе өчен думага Кабарда-Балкардан сайланган депутатлар тавыш бирде. Чарага җыелучыларның аларга карата дәгъвалары булды", диде Төньяк-Кавказ идарә академиясендә узган җәмәгать эшлеклеләре утырышында катнашучы хокук яклаучы Валерий Хатажуков.
Утырыш азагында кабул ителгән резолюциядә депутатлардан вәкаләтләреннән китү таләп ителә. Думада Кабарда-Балкарны дүрт депутат вәкиллек итә.
Элегрәк Татар ата-аналары төркеме Татарстаннан Думага сайланган депутатларны кире кайтаруны таләп иткән иде. Татар иҗтимагый үзәге шундый максат белән имза җыю эшен башларга чакырды.