Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ Думада Татарстан депутатларына ышаныч югалту турында имзалар җыя башлый


Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

Татар иҗтимагый үзәге башка милли республикалар иҗтимагый оешмаларын чарага кушылырга чакырды.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге (БТИҮ) туган телләрне ихтыяри укыту канунын хуплаган Татарстаннан сайланган Русия думасы депутатларына ышаныч югалтуы турында игълан итте һәм моңа бәйле имзалар җыю чарасын оештырылуы турында белдерде. Бу хакта Idel.Реалии яза.

"Депутатлар канун өлгесе икенче укылышка эшкәртеләчәк дип вәгъдә итте, Русия халыклары телләре ФГОСның мәҗбүри өлешендә сакланачак диелде. Ләкин депутат Сидякин соравына җавап биргән Думаның мәгариф һәм фән буенча комитет рәисе Вячеслав Никонов "туган тел" дәресенең бары тик бер ФГОС вариантында гына мәҗбүри булачагын әйтте", диелә мөрәҗәгатьтә.

БТИҮ шулай ук Вячеслав Володинга канун проектының "дорфа рәвештә Русия конституциясенең 1, 5, 68, 72 маддәләрен бозуы" турынңа искәртүләрен әйтә.

Мөрәҗәгать авторлары фикеренчә, Татарстаннан сайланган Русия думасы депутатлары "сайлаучылар алдында үз вазифасын үтәмәгән, татар теленең дәүләт теле статусын, Татарстан дәүләтчелеген якламаган". "Шуңа күрә без бу депутатларга ышанычсызлык белдерәбез һәм аларның сайлаучылар ышанычын югалтуы турында имзалар җыюны игълан итәбез", ди Татар иҗтимагый үзәге активистлары.

Элегрәк Татар ата-аналары да телне якламаган депутатларны думадан кайтарырга чакырды. 19 июнь Татарстаннан сайланган 16 депутатның 11е Русия думасында милли телләрне ихтыярига калдыруны күздә тоткан канун өлгесен хуплап тавыш бирде.

26 июнь Русия мәгариф министрлыгының эшче төркеме төзегән уку програмы тәкъдиме билгеле булды. Програмда туган телгә бер сәгать, әдәбиятка бер сәгать аерылган.

XS
SM
MD
LG