Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Кремльдә милли телләрне укыту кануны өлгесе турында сөйләшәчәкләр


Русия президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр шурасы 13 июльдә туган телләрне ихтыярига калдыру кануны өлгесе турында фикер алышачак. Соңрак августта узачак киңәшмәдә моның нәтиҗәләре президентка җиткереләчәк.

Бу хакта президент идарәсендәге чыганакка сылтанып "Коммерсантъ" яза.

"Түрәләр канунның икенче укылышына туган телләрне мәҗбүри програмга кертү турындагы Дума вәгъдәсенә карата фикерләрне өйрәнә", дип яза басма.

Шурада әлегә бер фикергә килә алмыйлар диелә. Кемдер милли телләрне укытуның кирәге юк дип саный, кайберәүләр, киресенчә, әлеге канун киеренкелекне арттырачак, аны карауны кичектерергә кирәк дип белдерә.

Моңа кадәр милләтара мөнәсәбәтләр шурасы ана телләрен укыту мәсьәләсенә кагылмаган иде.

19 июнь Русия думасы "Мәгариф турындагы" канунга үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карады. Милли телләрне ихтыярига калдыруны күздә тоткан канун өлгесе беренче укылышта кабул ителде. Татарстаннан сайланган 16 депутатның 11е аны хуплап тавыш бирде. Башкортстан, Дагыстан һәм Чуашстаннан берничә депутат каршы булды.

Икенче укылышка депутатлар өлгене тулыландырырга вәгъдә итә. Туган тел уку планының мәҗбүри өлешендә калачак диелә, ләкин ул федераль дәүләт стандартларының бер генә вариантында булачак.

XS
SM
MD
LG