Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тарихчы Юрий Дмитриевка гаепләү белдерелде


Юрий Дмитриев
Юрий Дмитриев

"Мемориал" хокук яклау оешмасының Карелия бүлеге җитәкчесе, тарихчы Юрий Дмитриевка асрамага алынган, балигъ булмаган кызына карата җенси көч куллану гаепләве белдерелгән.

Бу хакта Русия тикшерү комитетының матбугат хезмәтенә сылтанып Интерфакс хәбәр итә.

Юрий Дмитриевны узган атнада тоткарладылар. Мәхкәмә тарихчыны ике айга сак астына алу турында карар чыгарды. Яклау ягы "эш бернигә дә нигезләнмәгән", җенси гамәлләр кылуның дәлилләре юк дип белдерә.

Моңа кадәр Дмитриевка балигъ булмаган, асрамага алган кызына карата азгын гамәлләр кылуда, балалар порнографиясе әзерләүдә гаепләп җинаять эше ачылган иде. Прокуратура тарихчыга тугыз ел төрмә хөкеме сорады. Апрельдә беренче инстанция мәхкәмәсе Дмитриевны аклады. Прокуратура моның белән килешмәде һәм мәхкәмә карарын шикаять итте. Соңрак Карелия Югары мәхкәмәсе аклау карарын кире какты. Эшне яңадан карау августта башланачак, диелә.

"Мемориал" тарихчыга карата җинаять эше ялганга нигезләнеп ачылган дип саный.

XS
SM
MD
LG