Әлеге ир белән хатын Русиянең элекке күзләү офицеры Сергей Скрипаль һәм аның кызы агуланган матдәдән зыян күргән диелде. Бу хакта Sky News хәбәр итә.
40 яшьләр тирәсендәге ир белән хатынны 30 июньдә Эймсберидагы йортта аңсыз килеш табыла. Телеканал аларның исемнәрен атый: 45 яшьлек Чарли Роули һәм 44 яшьлек Доун Стерджесс.
Скотланд-Ярд Эймсберидагы агулану һәм Скрипальләр эше арасында бәйләнеш күрми.
"Новичокны" уйлап табуда катнашкан галим Вил Мирзаянов моны "яңа һөҗүм" дип саный. Матдә дымлы һавада тиз таркала һәм Скрипальләрне агулаганнан соң дүрт ай эчендә ул инде тарткалып бетәргә тиеш ди галим.
Эймсбери Солсберидан 11 чакрым ераклыкта урнашкан. Солсберида март башында Русия күзләү идарәсенең элекке офицеры Сергей Скрипаль һәм аны кызы Юлия агуланды. Лондон ул һөҗүм артында Кремль тора дип раслый. Скрипальләрне Совет берлегендә уйлап табылган "Новичок" матдәсе белән агулаганнар диделәр. Мәскәү бу гаепләүне кире кага.
3 июльдә The Sun газеты Скотленд-Ярдтагы чыганакларына сылтанып, Скрипальләрне агулауга ике кеше катнашкан дип язды. Алар һөҗүмнән соң Британиядән чыгып киткән диелде. Шикләнелүчеләрнең исемнәре аталмый, әмма алар "Русия белән бәйле" булырга мөмкин диелә.