Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган яңадан президентлыкка керешә, Төркиядә яңа идарә формасы башлана


Рәҗәп Эрдоган
Рәҗәп Эрдоган

9 июльдә яңадан президент вазифасына керешүче Рәҗәп Эрдоганның инаугурациясе уза. Шулай ук бу көнне ил идарәсе парламент формасыннан президент формасына күчә, Төркиядә гадәттән тыш хәл тәртибе гамәлдән чыгарылыр дип көтелә.

Эрдоганның инаугурациясе Казан вакыты белән сәгать кичке дүрттә башлана. Русиядән анда премьер-министр Дмитрий Медведев җитәкчелегендәге рәсмиләр барачак диелә. Президент Владимир Путинның баруы көтелми.

Бүген шулай ук Төркиядә Конституция реформасы гамәлгә керә. Хәзер бөтен хакимият президент кулында булачак, премьер-министр вазифасы бетерелә. Президент югары вазифалы затларны билгели, парламентны тарата һәм илдә гадәттән тыш хәл тәртибе кертү турында игълан итә алачак. Оппозиция бу реформа Төркиядә авторитар режимның көчәюенә китерә дип саный.

Моннан тыш, 9 июльдә илдә 2016 елда дәүләт түнтәрелеше омтылышыннан соң кертелгән гадәттән тыш хәл тәртибе дә гамәлдән чыгарылыр дип көтелә. Шул ук вакытта якшәмбе Төркиядә дәүләт хезмәткәрләре һәм хәрби вазифаларыннан 18 мең кешене алу турында карар чыкты. Алар арасында тугыз мең полиция хезмәткәре, алты мең хәрби бар. Шулай ук юстиция министрлыгының бер меңгә якын кешесе дә вазифаларыннан алынган.

Аларның барысы да террорчылык оешмалары һәм төркемнәре белән элемтәләрдә шикләнелә.

Шулай ук хөкүмәт карары белән өч газет һәм бер телеканал ябылды. Моңа кадәр гадәттән тыш хәл фәрманнары белән 110 мең хәрби һәм дәүләт хезмәткәре эшләреннән алынган иде.

Рәҗәп Эрдоган ике атна элек Төркиядә вакытыннан алда узган президент сайлауда җиңеп чыкты. Шулай ук вакытыннан алда узган парламент сайлавында да аның тарафдарлары җиңү яулады.

XS
SM
MD
LG