Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия президент сайлавында Эрдоган җиңде


Төркиядә вакытыннан алда узган президент сайлавында Рәҗәп Тайип Эрдоган җиңде. Шулай ук вакытыннан алда узган парламент сайлавында да аның тарафдарлары җиңү яулады. Элегрәк узган референдумда президентка киң вәкаләтләр бирелгән иде.

24 июнь Төркиядә сайлаулар үтте. Алар чынында 2019 елда гына узарга тиешле иде. Гадәттән тыш хәл тәртибенә сылтап, президент һәм парламент сайлаулары 2018 елның июненә күчерелде.

Тавыш бирү кәгазьләренең 99 процентын санаудан соң Эрдоганның 52,4 процент тавыш җыеп яңадан президент булып сайлануы ачыкланды. Оппозиция вәкилләре 50 проценттан кимрәк тавыш җыюга өметләнде. Ул очракта икенче тур узарга тиеш иде. Әмма бу өметләр кысыр булып чыкты, Эрдоган беренче турда ук җиңүен игълан итте.

Оппозициянең иң көчле дип саналган вәкиле – Җөмһүрият халык фиркасе намзәте Мөхәррәм Инҗе 30,8 процент тавыш җыйган. Тынычлык һәм демократия дип аталган көрд фиркасе рәисе Сәлахетдин Дәмирташ 8,2 процент белән өченче урында.

Парламент сайлавында да Эрдоган тарафдарлары җиңү яулады, аның Гаделлек һәм үсеш фиркасе 42,3 процент тавыш җыя алган. Икенче урында Җөмһүрият халык фиркасе (22,8%), өченче урында Халыкларның демократик фиркасе (11,4%) бара.

"Халкыбыз миңа президент вазифасын ышанып тапшырды"

Рәҗәп Тайип Эрдоган
Рәҗәп Тайип Эрдоган

Тавыш процентларының 50 процентка бик якын булуына карамастан, Эрдоган, рәсми нәтиҗәләрне көтмичә, үзенең җиңүен игълан итте.

"Рәсми булмаган нәтиҗәләргә күрә, халкыбыз миңа ил президенты вазифасын, ә парламентта күпчелекне "Халык альянсы"на ышанып тапшырды", дип игълан итте ул халыкка мөрәҗәгать итеп. Аның сүзләренчә, сайлауга кешеләрнең актив килүе (90 процентка якын) алга таба беркемгә дә Төркиядәге сайлау системына шикләнмәскә сәбәп бирә. Эрдоган "илдәге демократияне ныгытуны дәвам итү"не һәм "ватандашларның хокукларын һәм ирекләрен яклау"ны вәгъдә итте.

Чит ил җитәкчеләре дә рәсми нәтиҗәләрне көтеп тормады, Эрдоганга кичен үк җиңү белән котлау сүзләрен яудыра башлады.

Оппозиция риза түгел

Шул ук вакытта оппозиция вәкилләре рәсми саннарны игълан иткән Anadolu агентлыгын ялган саннар китерүдә гаепли. Аерым алганда, Җөмһүрият халык фиркасе вәкиле Бүләнт Тезҗан башка саннарны атый. Ул алдан игълан ителгән саннарның дөрес булмавын, җәмгыять аңы белән манипуляцияләр булуын белдерә. Шул ук вакытта сайлау бүлгеләрендәге хәрәмләшүләр турында җитди гаепләүләр яңгырамый, алар турында хәбәрләр аерым урыннарда гына булган.

Белгечләр бу сайлауларда оппозициянең аеруча актив һәм көчле булуын әйтә. Әйтик, 23 июнь көнне оппозиция вәкиле Инҗе тарафдарлары Истанбулда киңкүләм урам җыены уздырды. Оппозиция белдерүенчә, анда биш миллионлап кеше катнашкан. Аңа кадәр Әнкара һәм Измирдә үткән җыеннарда да йөзләрчә мең кеше катнашкан иде.

Эрдоган хәзер нәрсә эшли ала?

Кайчандыр церемониаль саналган Төркия президенты вазифасы хәзер реаль көчкә һәм киң вәкаләткә ия. 2017 елның апрель аенда узган референдум нәтиҗәсендә Төркия президент республикасы булды. Хәзер илдә төп хакимият президент кулында, ул:

  • министрлар, вице-президентлар һ.б. барлык вазифаи затларны билгели ала;
  • мәхкәмәләр системына тәэсир итә ала;
  • илдә гадәттән тыш режим кертә ала.

Президентның вәкаләтләре моның белән генә чикләнми. 2016 елда булган түнтәрелеш омтылышыннан соң Төркиядә һаман гадәттән тыш хәл режимы гамәлдә. Әлеге вакыйга Эрдоганга илдәге сәяси ирекне нык киметергә мөмкинлек бирде. Төньяк Кародина университеты фәнни хезмәткәре, Русия-Төркия мөнәсәбәтләре белгече Димитр Бечев сүзләренчә, Төркиядә дәүләткә каршы булган барлык медиа чаралары юк ителгән, йөзләрчә журналист һәм иҗтимагый активист төрмәгә утыртылган, оппозиция җитәкчеләренең берсе төрмәдә.

"Эрдоганның чын оппозицияне юкка чыгарып, "иммитацион оппозиция" булдыру теләге​ тормышка ашмады"

Төркия белгече, Русия фәннәр академиясенең Шәркыят институты фәнни хезмәткәре Илшат Сәетов Төркиядә җәмгыятьнең икегә бүленү проблемы булуын әйтә. "Бу тарихтан шулай килә, Ататөрек вакытында мөселманнарны икенче сортлы кешеләр итеп санау булган, алга таба мөселманнар сәясәткә дә үтеп керә башлады", ди ул.

Илшат Сәетов
Илшат Сәетов

Икътисади проблемнар булса да, алар әле кризис дәрәҗәсенә җитмәгән, кризис булуга, сәяси вазгыять бөтенләй үзгәрәчәк дип саный Сәетов. "Эрдоганның җиңүе сәбәпләре арасында политтехнологияләрне атар идем. Медиа тулысынча хакимият кулында, оппозициягә административ киртәләр тудырылды", ди белгеч.

Медиа тулысынча хакимият кулында, оппозициягә административ киртәләр тудырылды

Хәрәмләшүләр булган булса да, аз булган, оппозиция санаган тавышлар рәсми нәтиҗәләргә охшаш. Шул ук вакытта административ басым хәрәмләшү саналмаса да, нәтиҗәгә нык тәэсир ясады. Мисал өчен, Сәләхетдин Дәмирташ кампаниясен төрмәдә утырган килеш алып барды. Ул ирекле шартларда ил буенча йөрсә, нәтиҗә башка булыр иде, дип саный Илшат Сәетов.

Белгеч Эрдоганның чын оппозицияне юкка чыгарып, "иммитацион оппозиция" булдыру теләген әйтә, ләкин аның бу теләге тормышка ашмады. Оппозиция парламентта урыннарның яртысын ала алмаса да, аларның тәэсире булачак. Аерым кануннарга квалификацион күпчелек тавышы кирәк булачак, димәк, оппозиция аларны уздырмый ала. Моннан тыш оппозициянең комиссияләр төзү, тикшерүләр алып бару мөмкинлеге бар.

Эрдоганның һәм аның фиркасенең вакыты уза

"Сайлау нәтиҗәсендә Төркиядә ниндидер радикаль үзгәрешләр булмас, иң зур үзгәреш 2016 елның җәендә, түнтәрелеш омтылышыннан соң булган. Гомумән әйткәндә, Эрдоганның һәм аның фиркасенең вакыты уза. Аларның беренчелектән китүләре - вакыт мәсьәләсе генә", ди Илшат Сәетов.

Көрдләр мәсьәләсе ничек хәл ителәчәк?

Якын Көнчыгыш белгече Тимур Әхмәтов фикеренчә, сайлауның иң көтелмәгән нәтиҗәсе – Эрдоган белән бергә коалициядә булган Милли хәрәкәт фиркасенең яхшы нәтиҗәсе: көтелгән 3-5 процент урынына уңчы милләтчеләр 11 процент җыйды. Моның сәбәпләре арасында белгеч сайлау алды чорында көрдләр мәсьәләсенең актив күтәрелүен атый. Төрек милләтчеләре оппозициянең һәм аның төп вәкиле Мөхәррәм Инҗенең көрд электораты белән уйнавын ошатмаган, шуңа аның бер өлеше милләтчеләр фиркасенә тавыш биргән дип саный ул.

Сайлау нәтиҗәләре көрд мәсьәләсен хәл итүдә дәүләт сәясәтенә нык тәэсир ясаячак

Сайлау нәтиҗәләре көрд мәсьәләсен хәл итүдә дәүләт сәясәтенә нык тәэсир ясаячак ди Тимур Әхмәтов. "Сайлау алды кампаниясе җәмгыятьтә бу мәсьәләне кискен хәл итү тарафдарлары күп булуын күрсәтте. Алга таба Көрдстан эшче фиркасе (ПКК) әгъзаларына каршы хәрби операцияләр күздә тотыла", ди ул.

Бүгенге көндә тыныч һәм сәяси диалогка кайту ихтималы бик түбән, сайлау нәтиҗәләре хөкүмәтнең көрдләр мәсьәләсендә кырыс позиция алу яклы булуына китерә. Бер яктан, Эрдоган яңа систем шартларында дәүләт аппаратына, шул исәптән иминлек көчләренә контролен арттырачак. Икенче яктан, ул уңчы милләтчеләр сүзләренә дә колак салырга тиеш булачак, чөнки алар ярдәме белән аның парламентта күпчелеге бар. Бу алдагы биш елда көрд мәсьәләсе кискен проблем һәм сәяси тотрыксызлык чыганагы булачагын аңлата дип саный Якын Көнчыгыш белгече Тимур Әхмәтов.

Рәҗәп Эрдоган башта премьер, ә 2014 елдан президент буларак илне инде 15 ел идарә итә.

XS
SM
MD
LG