Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда пенсия реформасына һәм ана телләрен укытуны киметүгә каршы "почта митингы"на чакыралар


Башкортстанда активистлар пенсия яшен арттыруга, өстәмә кыйммәт салымын күтәрүгә һәм ана телләренең дәрәҗәсен төшерүгә каршы "почта митингы" дип аталган чарага кушылырга чакыра.

Активистлар Русия президенты Владимир Путинга бик күп хат җибәрергә тәкъдим итә.

Путинга мөрәҗәгатьләрдә алар "пенсия яшен арттыру халыкның социаль һәм финанс хәлен начарайта, Конституция белән якланган лаеклы тормышка хокукларын юкка чыгара" дип язарга куша.

Активистлар шулай ук Путиннан өстәмә кыйммәт салымын арттырмауны да таләп итә. Бу бәяләрне күтәрүгә китерәчәк дип саный алар.

Моннан тыш хат авторлары Путиннан "Русия халыклары телләрен юкка чыгаруга юнәлтелгән "Мәгариф турындагы" канунга үзгәрешләрне кире кагуны таләп итә.

Путин дүртенче тапкыр президент вазифаларына керешкәннән соң, яңа хөкүмәт берничә реформа турында игълан итте. Пенсиягә чыгу яшен арттыру 2019 елдан башланачак. Күчеш чоры 15 елга сузыла. Нәтиҗәдә ирләр 65, хатын-кызлар 63 яшьтә пенсиягә чыгачак.

Шулай ук өстәмә кыйммәт салымын 18 проценттан 20 процентка җиткерү дә карала. Бу хактагы канун өлгесе Русия думасында инде беренче укылышта кабул ителде.

19 июнь Русия думасы "Мәгариф турындагы" канунга үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карады. Милли телләрне ихтыярига калдыруны күздә тоткан канун өлгесе беренче укылышта кабул ителде.

XS
SM
MD
LG