Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы комитеты интернетта "канунсыз мәгълүмат"ны бетермәгән өчен төрмә хөкеме тәкъдим итә


Русия думасының Дәүләт төзелеше һәм кануннар чыгару комитеты мәхкәмә кешенең абруен кимсетүче, экстремистик яки балалар өчен зыянлы дип таныган мәгълүматны интернеттан алып куюдан баш тартучыларга кырыс җәза кертергә тәкъдим итә.

Депутатлар мәхкәмә карарын үтәмәгән өчен елына ике тапкыр штраф салынган затларны бер елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү тәкъдиме белән чыкты дип яза "Известия".

Гамәлдәге кануннарга ярашлы, тыелган мәгълүматны алып куюдан баш тартучы физик затларга 2,5 мең сумга кадәр, юридик затларга 70 мең сумга кадәр штраф каралган.

Апрельдә Русия думасы "кешенең яки юридик затның намусын, абруен, эшлекле дәрәҗәсен пычратучы" мәгълүмат урнаштырылган сайтны томалау турында канун өлгесен өченче укуда кабул итте.

Яңа канун өлгесенә ярашлы, мыскыл итүче мәгълүмат мәхкәмә карары белән алып куелмый икән, мәхкәмә тәфтише бу хакта Роскомнадзорга җиткерә. Роскомнадзор сайтны бер эш көне эчендә томалаячак. Гамәлдәге кануннар нигезендә мәхкәмә яки тәфтишләр мондый мәгълүматны томаулауны таләп итә алмый. Алар мәхкәмә карарын үтәмәгән өчен штраф кына салырга мөмкин.

Коррупциягә каршы көрәш фонды чыгарган "Он вам не Димон" фильмында телгә алынган миллиардер Алишер Усманов былтыр фонд җитәкчесе Алексей Навальныйны мәхкәмәгә биреп җиңеп чыккан иде. Усманов үзенең абруен "пычратучы" мәгълүматны алып куюны таләп итте. Навальный карарны үтәүдән баш тарта.

XS
SM
MD
LG