Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә хәрби фетнә омтылышында катнашучы 72 кеше гомерлек төрмә җәзасы алды


Төркиядә 72 кешене Истанбулда 2016 елда фетнә омтылышында катнашулары өчен гомерлек төрмәгә хөкем иттеләр.

Тикшерү мәгълүматынча, алар Босфор күпере бәрелешләрендә катнашкан. Хөкем ителүчеләргә фетнәчеләргә каршы килгән кешеләрне "алдан планлаштырып үтерүдә" гаепләү белдерелгән.

2016 ел 16 июльгә каршы төндә Төркиядә хәрби фетнә омтылышы булды. Ул хакимият тарафыннан бастырылды. Ил президенты Рәҗәп Эрдоган төрек ватандашларын урамнарга чыгарга һәм фетнәчеләргә каршылык күрсәтергә чакырды. Бәрелешләр вакытында 230дан артык кеше һәлак булды, 2 меңнән артык кеше яраланды.

Фетнә омтылышы өчен хакимият АКШта сыену алган дин әһеле Фәтхулла Гүләнне гаепләде. Гүлән эше кысаларында тоткарлаулар башланды.

XS
SM
MD
LG