Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада пенсия реформасына каршы урам җыены узды


Уфада пенсия реформасына каршы урам җыены узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:19 0:00

12 июль Уфада пенсиягә чыгу яшен арттыру турында канунга каршы оештырылган урам җыенына өч меңләп кеше җыелды.

Республиканың һөнәр берлекләре уздырган чара башкаланың Спорт сарае каршындагы мәйданда үтте. Оештыручылар каршылык чарасында ун меңгә якын кеше катнашачагын ышандырса да, килүчеләр өч меңнән артмады. Каршылык чарасы барган мәйданда канунга каршы имза җыю да оештырылды.

Кулларда: “Без халыкны якламаган реформаларга каршы!”,“Без пенсия яшен арттыруга каршы!”,”Пенсия реформасы – халыкны алдау!”, “Халыкны талауны туктатыгыз!”, “Пенсия реформасы турында референдум таләп итәбез!”, “Безнең көч бердәмлек һәм теләктәшлектә!” кебек шигарләр, Һөнәр берлекләре һәм “Яблоко” фиркасе байракларын күрергә була иде.

Чарада төп чыгышны Башкортстан һөнәр берлекләре рәисе Марат Хөсәенов ясады.

Марат Хөсәенов
Марат Хөсәенов

"Илнең төп байлыгын аның халкы тәшкил итә. Без бу турыда Русия җитәкчелегенең исенә төшерергә тиеш. Канун нигезендә, кеше хокуклары иң зур кыйммәткә ия. Кеше хокукларын һәм иреген саклау дәүләт бурычы булып тора. Башкортстан һөнәр берлекләре федераль һөнәр берлекләренең бу мәсьәләдәге карашын яклый. Пенсия реформаларына кадәр хөкүмәт аның кирәклеген нигезләргә тиеш. Яңа эш урыннары булдырырга, халык тикшерүенә чыгарырга тиеш. Хөкүмәт ил халкын арттыру турында уйламый, ә пенсионерларның саны күбәюе өчен борчыла. Хөкүмәт халыкның кереме турында уйламый, ул бары тик казнаны тутыру ягын гына карый. Русиянең төп хуҗасы – аның күпмилләтле халкы. Бүген бу халык ул канунны кире алуны таләп итә”, диде һөнәр берлекләре рәисе.

лександр Кляшторин
лександр Кляшторин

Мәскәүдән килгән "Союз труда" фиркасе рәисе урынбасары Александр Кляшторин җыенда катнашучыларны киләчәк сайлауларда уйлабрак тавыш бирергә өндәде.

"Мин сезне Русия думасының һәм үзегезнең парламент депутатларының бу канунга ничек тавыш бирүләрен күзәтергә чакырам. Әгәр ул депутат пенсия яшен арттыру яклы икән, димәк, гади хезмәт иясенә каршы дигән сүз. Шуңа карап депутатларның эшчәнлегенә бәя бирегез, алдагы сайлауларга ничек тавыш бирергә икәнлеген шуңа карап хәл итегез", диде Мәскәү кунагы.

Кляшторин пенсия турында канунны карауны хөкүмәтнең футбол ярышлары барган чакка махсус туры китерүен билгеләп, шуның белән каршылык чараларын уздыруны тыюларын да әйтте. Башкортстан һөнәр берлекләренә бу чараны уздырулары өчен рәхмәт белдерде.

Марат Дәүләтшин
Марат Дәүләтшин

Автотранспорт һөнәр берлекләре җитәкчесе Марат Дәүләтшин: "Бүгенге демографик вәзгыятькә караганда, өлкән яшьтәгеләрнең яртысы пенсия ала алмыйча дөньядан китеп барачак. Пенсия яшен арттырганчы, халыкның сәламәтлеген ныгыту, югары хезмәт хакына ирешү, югары технологиягә ия эш урыннары булдыру турында уйларга кирәк. Без үзгәртүләр яклы, ләкин хезмәт ияләре мәнфәгатендә үткәрелгән реформаларны гына яклыйбыз. Без пенсия яшен арттыру турындагы кануннан баш тартуны таләп итәбез", дип чыгыш ясады.

Яшьләр төркеме чыгыш ясый
Яшьләр төркеме чыгыш ясый

Чарада һөнәр берлегенең яшьләр төркеме һәм тагын берничә кеше чыгыш ясады. Чыгышлар кискен булмады. Моңа кадәр “кесә һөнәр ияләре берлеге” дип танылган оешма чараны исем өчен генә уздыра кебек тәэсир калдырды. Чарада оппозиция оешмалары катнашмады.

Урам җыены ахырында пенсия яшен арттыру турындагы канунга каршы Резолюция кабул ителде.

2 июль Стәрлетамак шәһәрендә пенсия реформасына каршы урам җыены узган иде. Уфада коммунистлар һәм Сул фронт хәрәкәте шундый ук чараны 28 июль уздырырга җыена. Мондый ризасызлык чаралары Русиянең башка шәһәрләрендә, шулай ук Чаллыда да узды һәм киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Владимир Путин дүртенче тапкыр президент вазифасына керешкәннән соң, яңа хөкүмәт берничә реформа турында игълан итте. Пенсиягә чыгу яшен арттыру 2019 елдан башланачак. Күчеш чоры 15 елга сузыла. Нәтиҗәдә ирләр 65, хатын-кызлар 63 яшьтә пенсиягә чыгачак.

6 июльдә Татарстан Дәүләт шурасының Cоциаль сәясәт комитеты утырышында Русиядә пенсия яшен арттыру кануны өлгесе хупланды.

XS
SM
MD
LG