Accessibility links

Кайнар хәбәр

КПРФ Казанда пенсия реформасына каршы йөреш уздырмакчы


КПРФның Казан комитеты беренче секретаре Алексей Серов җомга көнне Казан мэриясенә 28 июльдә пенсия реформасына каршы митинг һәм демонстрация уздыру турында белдерү хаты керткән. Бу көнне фирка урам чараларын Русиянең башка шәһәрләрендә дә уздырырга җыена.

Казанда коммунистлар Камал театры алдындагы мәйданны сораган. Митингтан соң Пушкин урамы тротуары буйлап Мулланур Вахитов һәйкәле янына кадәр килергә җыеналар. Урам чарасының максатлары - пенсия, салым реформалары һәм бензин бәяләренең артуына каршы чыгыш ясау.

Җыенда 150 кеше катнашыр дип планлаштырыла.

Алексей Серов "Idel.Реалии"гә сөйләвенчә, митингта пенсия яшен арттыруга каршы имза җыю оештырылачак. Коммунистлар шулай ук һөнәр берлекләре вәкилләрен дә чакыра. Алар да пенсия реформасын хупламады.

6 июльдә Татарстан Дәүләт шурасының Cоциаль сәясәт комитеты утырышында Русиядә пенсия яшен арттыру кануны өлгесе хупланды.

1 июльдә КПРФ Казанда пенсия реформасына каршы бер митинг уздырды инде. Анда 200дән артык кеше катнашты.

XS
SM
MD
LG