Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа мәхкәмәсе Pussy Riot төркеменә компенсация түләү карарын чыгарды


Pussy Riot төркеме, 2013 ел

Русия төркем вәкилләренә акчалата компенсация түләргә тиеш булачак.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиягә 2012 елда Коткаручы Гайсә чиркәвендә панк җырын башкарган Pussy Riot төркеме әгъзаларына компенсация түләргә карар итте.

Мария Алехина һәм Надежда Толоконниковага 16 мең евро күләмендә акча түләнергә тиеш, Екатерина Самуцевичка - биш мең евро. Моннан тыш, Русия хакимияте 11,7 мең евро күләмендәге мәхкәмә чыгымнарын да капларга тиеш.

Европа мәхкәмәсе карарында җинаять эшен карау вакытында Кеше хокуклары конвенциясенең алтынчы маддәсе (кешенең гадел мәхкәмәгә хокукы) бозылуы турында языла.

2012 елның фералендә Pussy Riot панк-төркеме Мәскәүнең Коткаручы Гайсә чиркәвендә "Изге ана, Путинны куып җибәр" дигән җыр җырлады. Бу чара нәтиҗәсендә төркем әгъзаларына "хулиганлык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды. Төркем әгъзалары Мария Алехина, Надежда Толоконникова һәм Екатерина Самуцевич ике ел төрмәгә хөкем ителде.

Соңрак Самуцевичка шартлы хөкем билгеләнде. 2013 елда Pussy Riot төркеме вәкилләре Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять юллады.

XS
SM
MD
LG