Accessibility links

Кайнар хәбәр

Унике төбәк пенсия реформасына рәсми хуплау белдермәде


Чаллы шәһәрендә пенсия яшен күтәрүгә каршы урам чарасы, 22 июнь

Русиянең 12 төбәге пенсия яшен күтәрүне рәсми хуплаудан тыелып калды. Бу хакта "Петербургская политика" фонды хисабында белдерелә.

Мәскәү, Чечня, Дагыстан, Якутия, Камчатка, Владимир, Иркутски, Кемерово, Омски, Орел, Ярослав өлкәләре һәм Яһүд автоном өлкәсе - барлыгы 12 төбәк пенсия реформасына рәсми хуплау белдермәде. Белгечләр әлеге төбәкләрдә сентябрь аенда сайлау үтәчәгенә игътибар итте.

Мәскәү Кремле төбәкләрнең барысы да реформаны хупласын дигән таләп куймады дип сөйләгән РБК басмасына сәяси һәм икътисади реформалар үзәге мөдире Николай Миронов. Аның фикеренчә, президент идарәсенә күбрәк "Бердәм Русия"дә ачык протестлар булмавы мөһим. Хакимият рейтингы кимегән төбәкләргә исә бәхәсле теманы күтәрмәскә дә рөхсәт ителә.

Русия думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов сүзләренчә, 85 төбәкнең 77-се пенсия яшен күтәрү реформасына үз фикерләрен җибәргән, алар арасында бер тискәре фикер дә булмаган. Комитет реформаны 17 июньдә хуплады.

Русия думасы пенсиягә чыгу яшен күтәрү турында канун өлгесен беренче укылышта 19 июль көнне караячак, шуннан соң парламент көзгә кадәр ялга китәчәк. Канун тулысынча көзен кабул ителер дип көтелә.

Канун өлгесенә ярашлы, күчеш чоры 15 елга сузыла. Нәтиҗәдә ирләр 65, хатын-кызлар 63 яшьтә пенсиягә чыгачак. Әлеге инициатива җәмәгатьчелектә ризасызлык уятты. Төрле шәһәрләрдә реформага каршы пикетлар, митинглар уза.

XS
SM
MD
LG