Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә "Азатлык" яшьләр берлеге активистына штраф салды


30 май көнне Фәнил Гыйләҗев үткәргән ялгыз пикет
30 май көнне Фәнил Гыйләҗев үткәргән ялгыз пикет

18 июль Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Азатлык" татар яшьләре берлеге җитәкчесе Фәнил Гыйләҗевне 5 мең сум күләмендә штрафка тартты. Штраф аңа 30 май көнне Татарстан диния нәзарәте каршында үткәргән ялгыз пикет өчен салынды.

30 май көнне үткәргән ялгыз пикетта Гыйләҗев Мәскәү һәм Чуашстан мөфтие Әлбир Кргановны аның татар телен ихтыяри укытуны хуплавы өчен Татарстанда "персона нон грата" (теләнмәгән кеше) дип игълан итәргә өндәде. Мөрәҗәгать Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинга юнәлде. Плакатта "Татар теленнән баш тарткан мөфти Әлбир Кргановның татар илендә эзе дә булмасын!" дип язылган иде.

Тәртип саклау оешмалары протоколда Казанда Дөнья беренчелеген үткәрү вакытында урам чаралары үткәрү тыелуны күрсәттеләр. Чынбарлыкта, документта ялгыз пикетларны тыю турында бер сүз дә юк.

Мәхкәмә Гыйләҗев Русиянең административ канун бозулар турында кодексының 1нче маддәсе, 20.2 пунктын бозды дигән карар чыгарды һәм аңа 5 мең сум күләмендә штраф салды.

"Азатлык" берлеге безгә әлеге гаепләү белән риза булмавын, аны гадел түгел һәм канунсыз дип санавын белдерде. Активистлар карарны Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять итәргә җыена.

Казан башкарма комитеты карары нигезендә, 25 майдан 25 июльгә кадәр Казанда дөнья чемпионатына бәйле булмаган митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетлар 9:00-14:00 аралыгында гына уздырыла ала, катнашучылар саны исә 150дән артмаска тиеш. Документта ялгыз пикетлар турында сүз юк.

Июнь башында ялгыз пикетка чыккан "Азатлык" берлеге әгъзасы Рәфыйк Кәримуллинга карата да административ эш ачылды.

XS
SM
MD
LG