Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Милли республикалар Мәскәүгә "баш өсте" дип торырга тиеш түгел"


Архив фотосы
Архив фотосы

Милли республикалар белән федераль үзәк арасында туган телләрне укыту мәсьәләсендә тарткалаш дәвам итә. Мәскәү көчле артиллерия буларак федераль каналларны эшкә җикте. Азатлык телләр турындагы канун өлгесе авторлары белән элемтәгә керергә тырышты.

Русиянең мәгариф канунына үзгәрешләр кертү турындагы канун өлгесен тикшерү көзгә калдырылган иде. Кешеләр җәйге ял, бакча эшләре белән мәш килгән арада, аннары балаларын мәктәпкә әзерләгәндә акча юнәлтү мәшәкатьләре белән тел мәсьәләсен онытырлар дип өметләнде булса кирәк. Әмма Мәскәүдә янә башка карар. Каникулга китеп өлгермәгән депутатлар туган телләрне мәктәпләрдә ихтыяри укыту турында канун өлгесен Русия думасында 19 июнь көнне караячак. Нәкъ футбол дөнья беренчелеге вакытында. Кешеләр туп типкәнне күзәткән, бәйрәм-сафа корганда депутатлар тимерне кызган чагында сугарга кирәк дигәндәй эш итәргә телиләр.

Телләр ихтыяри укытылырга тиеш дигән фикерне халык арасында популярлаштыру өчен федераль каналлар эшкә җигелде, Русия мөселманнары дини җыены башлыгы Әлбир Крганов авызыннан да бу канунның бер куркынычы да юк дигән сүзләрне ирештерделәр. Сюжетлар төрле каналларда чыкса да, алар барысы да игезәк кебек бер-берсенә охшаш. Барысын да бер төрле фикердә торган кешеләр сөйли, барысында да депутат Алена Аршинова бу канун өлгесенең кирәклеген аңлата, туган телләрне өйрәнү аркасында зыян күрүче корбаннар да бер-берсеннән аерылмый.

Шундый сюжетларның берсе Русиянең Беренче каналында чыкты. Төп ньюсмейкер - депутат Аршинова. Ул үзенең хәрби гаиләдән булганга күрә төрле урыннарга күчеп йөрергә, мәктәпләр алыштырырга туры килгәнлеген сөйли. Татарстанда һәм башка милли республикаларда туган, дәүләт телләрне укытырга мәҗбүр итәләр дип сөйлиләр. Кем тели, шул гаиләдә өйрәнә ала дигән фикерне җиткерәләр. Моны Чиләбе шәһәрендә яшәгән башкорт гаиләсе авызыннан әйттерәләр.

"Россия 1" каналы туган, республика телләрен өйрәнүдә төп авырлыклар күрүче төп корбаннар - әлеге дә баягы хәрбиләрнең балалары. Республика телләренә ихтыяҗ бармы соң дигән ишарәләр дә ясала.

Error rendering VK.

ТВЦ да артта калмый, аның журналистларын да туган телләрне мәктәптә укыту мәсьәләсе, дөресрәге, ничек укытмау проблемы борчый. Журналистлар барлык сюжетларны да бер клишелар нигезендә эшли. Телләрне уку-укымау һәр кешенең хокукы, бу Конституция белән яклана дигән фикерләр сеңдерелә.

Ә Русия Конституциясе нигезендә Русиянең федерация икәнен берсе дә искә төшерми. Һәр халык үз туган телен сакларга, үстерергә, белем алырга, һәрбер республика дәүләт телләрен укытырга, мәгариф системын булдырырга, шартлар тудырырга хокуклы икәне турында да - ләм-мим.

Җәмәгать эшлеклесе, журналист Максим Шевченко Азатлыкка федераль каналларда туган телләрне факультативка калдырган канун проектын яклаучы сюжетлар бер-бер артлы эфирга чыккан икән, димәк, Кремльдән күрсәтмә килгән дип белдерде. Федераль каналлардагы журналистларның берсе дә ирекле фикер йөртми, һәр сюжет Кремльдәге кабинетларда расланып методичка белән төшерелә, шуңа да алар бер-берсенә охшаш дип сөйләде.

Максим Шевченко
Максим Шевченко

"​Федераль каналларның берсе дә ирекле эш итми. Аларда төрле сюжетлар була алмый, чөнки каналларга күрсәтмә төшерелә. Бу – билгеле факт, каналларга сюжет ничек төшерелергә, нәрсә яктыртылырга тиешлеге Алексей Громов кабинетында хәл ителә. Алар барысы да бердәм пропаганда машинасы буларак эш итә.

Дума депутаты Алена Аршинова үзе хәрби гаиләсеннән булганга, бөтен җирдә туган телләрне үзләштерә алмаучыларның үрнәге итеп хәрбиләрнең балаларын күрсәтәләр. Аршиновага бу тема якын. Әмма Русия җәмгыяте хәрбиләрдән генә тормый бит. Аршинова – мөлаем хатын-кыз, йомшак матур итеп сөйли, шуңа да канун проекты турындагы мәгълүматны аның авызы аша әйттерәләр.

Каналларга сюжет ничек төшерелергә дигәне, нәрсә яктыртылырга тиешлеге Алексей Громов кабинетында хәл ителә

Туган телләр турындагы сюжетларның федераль канал эфирына чыгуы юкка түгел. Бу – Мәскәүдә узган түгәрәк өстәлгә, милли республикаларның үзара берләшеп милли хокуларын якларга тырышуына, рус булмаган халыкларның конгрессы оешуына җавап. Әмма бик зәгыйфь һәм ышандырмый торган җавап. Никадәр генә Алена Аршинова матур итеп сөйләмәсен, алар үз адымнарын дәлилли алмый. Бу бит Русия думасының Мәгариф комитеты хәл итәргә тиешле проблем түгел. Мәсьәлә бит киңрәк, аны Милли эшләр комитеты хәл итәргә тиеш инде. Халык моны милли сәясәт яссылыгындагы проблем буларак кабул итә", диде ул Азатлыкка.

Шевченко федераль каналлар бу теманы кешеләргә бутап күрсәтергә тырыша дип әйтә. Телләрне өйрәнүне сайлау кеше хокукы дип тәкъдим ителә, әмма шул ук вакытта Русиядә яшәүче рус булмаган милләтләрнең хокуклары турында искә алучы да юк. Шевченко федераль үзәкнең басымына каршы көрәш алып баруда уңай нәтиҗәләр дә булырга мөмкин дип исәпли.

"Әгәр дә милли республикалардагы җәмәгатьчелек аек акыл белән тыныч кына үзенең позициясен белдерсә, үз милли мәнфәгатьләрен якласа, бердәм булып ризасызлык күрсәтелсә - канун проекты кабул ителмәскә дә мөмкин. Ләкин бу очракта Мәскәүдә идән асты уеннары оештырылмавы, хакимият кешеләре белән вәсвәсә корылмавы кирәк.

Федераль үзәк бер документ чыккан икән, барысы да шуңа буйсынырга тиеш дип уйлый

Хакимият бронтозавр кебек берни ишетми, күрми, алга таба үзенекен сөрә. Аның төп ялгышлыгы да шунда. Кешеләр белән аралашу, аларның да фикерләренә колак салуны мыскыл буларак, йомшаклык күрсәтү дип кабул итә. Ул сөйләшергә, уртак фикергә килергә күнекмәгән. Әмма хакимият бу мәсьәләне белеп бетерми, аңламый, бутала. Югыйсә этнолог Валерий Тишков та һәр төбәккә аерым караш булырга тиеш, барысын да бер балта белән чабу дөрес түгел дип аңлатты. Чечня белән Татарстан аерыла, Якутия белән Чуашстанны чагыштырып булмый. Федераль үзәк бер документ чыккан икән, барысы да шуңа буйсынырга тиеш дип уйлый, төбәкләр "баш өсте, әфәндем" дип баш кагып тизрәк биремне үтәргә, канунны тормышка ашырырга тиеш дип саный. Федераль каналларда күрсәтелгән икән, бу хакыйкать кебек кабул ителергә дигәнне аңлатырга тырыша. Юк, халык аңгыра түгел, андый заманнар узды", диде ул.

Төбәкләр белән сугыш тел аша барганына ышанмыйм

Шевченко фикеренчә, тел мәсьәләсен милли республикаларга басым ясау, аларны юкка чыгаруның бер адымы итеп кабул итәргә кирәкми.

"Бу һөҗүм төбәкләргә басым түгел, бу күбрәк ватандашларның хокукларын бозуга керә. Төбәкләр белән сугыш тел аша барганына ышанмыйм. Бу – хакимият белән ватандашлар арасындагы хокуклар бәрелеше. Кешеләрнең бу дәүләт ватандашлары буларак, салым түләүчеләр, илне яклаучылар буларак дәүләт исәбенә балаларын үз телләрендә бакча-мәктәпләрдә укыту, белем бирү хокукына ия булу өчен көрәше. Русия Конституциясендә хакимият – Путин түгел, ә күпмилләтле халык дип язылган. Русия думасы рәисе Вячеслав Володин, "Путин – ул Русия" диде, әмма бу – Володин фикере. Халык – кол, аңа ничек әйтәләр, шуңа риза булырга тиеш дип фикер йөртәләр, шушы хакимияткә шатланып яшәсеннәр диләр. Ул шулай уйлый икән, бигайбә, ә безнең өчен төп канун – ул Русия Конституциясе", дип сөйләде Максим Шевченко Азатлыкка.

Азатлык Чуашстаннан Русия думасына сайланган һәм мәгариф турындагы канун өлгесе авторы булган Алена Аршинова белән элемтәгә керде. Ул безгә сорауларны юлларга тәкъдим итте. Сораулар юлланды, әмма соңыннан ул безнең шалтыратуларга җавап бирмәде.

Ул арада социаль челтәрләрдә милли телләрне ихтыярига калдыруны яклаган оста кампания башланды. Чибәр кыяфәтле кызлар, милли телләрне мәҗбүри укыту дөрес түгел, туган телгә мәхәббәт гаиләдә сеңдерелергә тиеш, Русиядә урыс телен белү дә бик җиткән дигән фикерләрне алга сөрә.

XS
SM
MD
LG